Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артистлар ничә сум пенсия ала?

Артистлар ничә сум пенсия ала?

news_top_970_100
Артистлар ничә сум пенсия ала?
Иң зур пенсияне РСФСРның атказанган артисты Светлана Светличная ала. 79 яшьлек актрисаның пенсиясе СССРның халык артисты исеме өчен өстәмә акча белән 50 мең сум. 

70 яшьлек Алла Пугачеваның пенсиясе бераз гына азрак – 47 мең сум. Бу хакта Федеральное агентство новостей яза.

57 яшьлек җырчы Алена Свиридованың пенсиясе Россиянең атказанган артисты исеме өчен өстәмә акча белән бергә 41 мең сум. 

82 яшьлек галим һәм телевидение алып баручысы Николай Дроздов 30 мең сум пенсия ала. 

Популяр җырчы, 55 яшьлек Лолитаның пенсиясе 21 мең сум. Җырчы әйтүенчә, ул әле “бу акчаларга яшәп карамаган”.

Телевидение алып баручысы, 57 яшьлек Роза Сябитова 14 мең сум пенсия ала. 45 яшьлек педагог һәм балет артисты Николай Цискаридзеның хезмәт пенсиясе нибары 12 мең. Ләкин пенсия яше җиткәч ул Мәскәүдә түләнә торган һәм Россиянең Халык артисты исеме өчен өстәмә акчаларга өмет итә ала. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100