Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аллергияне салкын тиюдән ничек аерырга?

Үсемлек серкәләренә булган аллергия - поллинозны салкын тиюдән ничек аерырга? Сезонлы аллергияне ничек дәваларга? Бу хакта медицина-профилактика технологияләре федераль үзәгенең балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы бүлеге мөдире, медицина фәннәре кандидаты Светлана Валина сөйләде дип хәбәр итә “aif.ru” сайты.

news_top_970_100
Аллергияне салкын тиюдән ничек аерырга?

Поллиноз яз, җәй һәм көз көне барлыкка килергә мөмкин. Апрель-май айларында аллергиклар каен, зирек, клен, чикләвек агачы чәчәк атуга, июнь-июль - кыяклы үләннәргә, август-сентябрь - чүп үләннәренә сизгер була. 

“Поллиноз авыруының пигы шактый киң яшь төркеменә туры килә - 10 яшьтән 40 яшькә кадәр, - диде Валина. - Әлеге категорядән яшьрәк яки олырак кешеләрдә сезонлы аллергия сирәгрәк очрый. Шулай да без дүрт яшьлек балаларда поллинозның аерым очракларын теркибез. Бу экологик хәл начараюга, һаваның химик матдәләр белән пычрануына бәйле. Алар серкәләрнең аллергия тарату сәләтен, аның тормыш циклын арттыра, сулыш юлларының аллергеннарга сизгерлеген үстерә".

Валина әйтеп үтүенчә, полинозны салкын тию белән бутыйсы җиңел, әмма аларны бер берсеннән аерырга ярдәм итә торган билгеләр дә бар. Сезонлы аллергия очракларының 95% ы бертөрле күренә: аның өчен күзләр кызару һәм кисү, күз кабаклары шешү, күз яше агу, авыз эче һәм колаклар кызышу, тамак төбе кытыклану, ютәл, рәттән берничә тапкыр төчкерү, борын тыгылу, борыннан төссез су агу күзәтелә. Һәм бу вакытта тән температурасы күтәрелергә тиеш түгел. Поллиноз вакытында атопик дерматит, бронхиаль астма кискенләшергә мөмкин.

Әлеге симптомнар барлыкка килгән очракта кичекмәстән аллергологка мөрәҗәгать итергә кирәк. Табиб махсус анализлар ярдәмендә авыруның килеп чыгышын ачыклаячак, организмга тәэсир итә торган аллергенны билгеләячәк.

“Яз һәм җәй көне, бәтен үсемлекләр чәчәк атканда, аллергенспецифик иммуноглобулиннар билгеләү өчен анализ үткәрәләр. Бу актив аллергенны ачыкларга ярдәм итә. Башка алым да бар - тире пробалары, әмма аны чәчәк ату сезоны булмаган вакытты - көз һәм кыш көне эшлиләр. Аллергенны ачыклагач, дәвалау билгеләнә. Ул һәрвакыт үз эченә антигистаминлы, йогышлы авыруларга каршы, кан тамырларын тарайтучы даруларны, сорбентларны ала. Үзенең диагнозын белүчеләр, гадәттә, дәвалануны иртәрәк, кыш көне үк башлыйлар”, - дип сөйләде Валина.

Поллиноз булганда кайбер профилактика чаралары да хәлне җиңеләйтергә мөмкин. Серкәләрнең концентрациясе иртән һәм коры, җилле вакытларда аеруча югары. Шуңа күрә, бу чорда иртә таңнан өйдән чыкмаска тырышырга кирәк. Урамда кояштан саклаучы күзлек һәм баш киеме кияргә, ә өйгә кайтканнансоң душ кабул итәргә һәм кием-салымны алыштырырга кирәк; шулай ук даими рәвештә өйне юеш чүпрәк белән җыештырырга кирәк.

Табиб дөрес туклану турында да кайгыртырга киңәш итте, чөнки “перекрестная аллергия” дигән күренеш бар, ә кайбер яшелчә, җиләк-җимеш, ярмалар куллану аны көчәйтергә мөмкин.

“Аллергия кайчан баш калкытуга карап, кайбер продуктлардан баш тартырга туры киләчәк. Әгәр апрель-майда икән, алма, кишер, төшле җимешләр (чия, персик, абрикос һ.б.), помидор, бәрәңгедән тыелып торырга, июнь-июль - икмәк эшләнмәләре, ярмалар, сыра, квас, кофе, казылык куллануны туктатып торырга, август-сентябрь - карбыз, кавын, кабачки, баклажан, көнбагыш, хәлвә, цитруслылыр, бал ашамаска кирәк булачак”,- дип ассызыклап үтте Валина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100