Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

АКШта мәетләрдән ашлама ясарга уйлыйлар

АКШта мәетләрдән ашлама ясарга уйлыйлар

news_top_970_100
АКШта мәетләрдән ашлама ясарга уйлыйлар
АКШта кеше җәсәденнән ашлама ясауны рөхсәт итә торган канун кабул итәргә уйлыйлар. Бу ысул беренче итеп илнең башкаласы Вашингтонда кулланылырга мөмкин, дип хәбәр итә nbcnews.com сайты.

Сүз, биологик технологияләр кулланып, мәетне ашламага әйләндерү турында сүз бара. Ашламага әйләндерелгән җәсәд аның туганнарына бирелергә мөмкин. Бу закон проектын сенатор Джейми Педерсен хуплаган. Сәясәтче әйтүенчә, кешеләр үлгәннән соң "агач булып үсеп чыгарга ярдәм итүне" сорыйлар икән.

АКШта, җир аз булу сәбәпле, җирләү 7 мең доллар тирәсе тора. Ә "ашламага әйләнү" 5,5 мең доллар гына торачак. 

Галимнәр җәсәдне ашламага әйләндерү ысулын инде өйрәнгән. Ул гадәти компост ясаудан аерылмый диярлек - организм тизрәк таркалсын өчен биологик ысуллар кулланыла. Мәет камерага урнаштырыла, тиешле күләмдә кислород бирелә, микроорганизмнар өчен уңай шартлар тудырыла. Бер айдан соң кеше мәете 1,5 кубометр компостка әйләнә.

АКШта бу ысулны "табигатьне зарарланудан саклый" дип, уңай бәяләгәннәр. Дин әһелләренең моңа карашы хакында әлегә билгеле түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100