Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аерылышкан сөйгән ярыңны ничек кире кайтарырга?

Кешене тынычлыкта калдырыгыз, теләге булса — ул җавап бирер.

news_top_970_100
Аерылышкан сөйгән ярыңны ничек кире кайтарырга?

Ир белән хатын, егет белән кыз аерылышкач, төрле хисләр туа. Әгәр мөнәсәбәтләр хисси яктан начар, физик көчләү белән бәйле булмаса, бәлки вак-төяк аркасында гына талашып аерылышкан булсагыз, сөйгәнеңне кире кайтару турында уйлап карарга да була. «Психология» журналы бу уңайдан дүрт киңәш бирә.

Үз тормышыгыз белән яшәгез

Аның турында белешмәгез, аның проблемаларын чишеп йөрмәгез. Үзегез башлап дәшеп, хәл белешеп ялыктырмагыз. Дусларыгыз белән очрашыгыз, карьера төзегез, укыгыз. Әгәр элеккеге ярыгыз сезнең белән тулысынча араны өзеп бетерергә җыенмаган булса, ул һичшиксез сезнең хәлләрегезне күрер. Сезнең нинди акыллы, кызыклы кеше икәнегезне исенә төшерер.

Аның кире кайтканын көтеп ятмагыз

Сез бик теләсәгез дә, алдагы киңәшне үтәп яшәсәгез дә, ул кире кайтмаска мөмкин. Шуны белегез. Шулай яши торгач, үзегез дә элеккеге ярыгызның кайтуын телмәгәнегезне аңларга мөмкин. Гадәттә, бу шулай булып чыга да. Бераз тукталып, көтеп торыгыз. Әгәр ул сезгә язып, хәл белешсә, сөенерсез. Ләкин котырып сөенергә кирәкми. Әйтерсең, сез төннәр буена телефонга карап аның язганын көтеп чыккан! Шундый хис тудырмагыз. Әгәр аңа үзегез беренче язарга карар кылсагыз, ә ул җавап бирмәсә, баш бәреп елыйсы түгел. Ник җавап язмыйсың дип тагын аңа язарга да кирәкми. Бу кешене тынычлыкта калдырыгыз, теләге булса — ул җавап бирер.

Сабыр булыгыз

Аерылышкан кешегезне виртуаль челтәрдә дә, реаль тормышта да эзәрлекләмәгез. Шул очракта сез үз тормышыгызның да яхшы булуын аңлатасыз. Сез төшенкелеккә бирелмәгез. Сөйгәнегезгә дә сезне сагынырга ирек бирегез. Әгәр сез аңа шалтыратып, элемтәгә чыгарга тырышып интектермәсәгез, бу кеше сездән башка тормышны күз алдына китерер. Бәлки сезне кирәксенә башлар.

Ник аерылышканыгызны аңларга тырышыгыз

Сезнең арада ни булды, аерылышу сәбәбе нидә? Шул хакта уйланып алыгыз. Сез бу мөнәсәбәтләрдән берәр акыл алып калдыгызмы? Нәрсә булды бу? Аерылышуның сәбәпләрен, аңлагач, бу кеше сезгә кирәкме әллә юкмы икәнен дә аңларсыз.

Бәхетле булыгыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100