Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

35 яшьтән соң күкрәк яман шешеннән ничек сакланырга?

35 яшьтән соң күкрәк яман шешеннән ничек сакланырга?

news_top_970_100
35 яшьтән соң күкрәк яман шешеннән ничек сакланырга?

Британия табиблары статистикасы күрсәткәнчә, бүгенге көндә 34-35 яшьлек хатын-кызлар үлеменең төп сәбәбе - күкрәк яман шеше. Белгечләр бу мәкерле чирдән саклануның өч ысулын атады.

Әлеге чир барлыкка килүнең генетик факторларына каршы тору авыр. Ләкин табиблар әйтүенчә, онкология китереп чыгаручы башка сәбәпләр дә җитәрлек. Алар хатын-кызларга гади генә кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә. Болар күкрәк яман шеше барлыкка килү куркынычын киметә.

Беренче кагыйдә буенча, алкогольдән баш тартырга, сәламәт һәм баланслы туклануга күчәргә кирәк. Рационда яшелчәләр, җиләк-җимешләр, балык, кузаклылар, зәйтүн һәм җитен мае, су һәм майсыз ит булырга тиеш. Әгәр һәрдаим мондый туклану булса, әллә нигә бер булса да кызган, баллы һәм башка файдалы булмаган ризыклар да ашап алырга була.

Икенчедән, белгечләр 35 яшьтән узган хатын-кызларга балага узудан саклый торган дарулар эчмәскә киңәш итә. Аның урынына саклануның башка ысулларын кулланырга була. Моның буенча консультация алу өчен табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шулай ук Британия табиблары хатын-кызларга экологик чиста урыннарда ешрак булырга киңәш итә. Ә мөмкинлеге булган кешеләргә диңгез, таулар, яшеллек янында яшәргә кирәк.

Белгечләр күкрәк яман шешенең төп билгеләрен дә искәртте. Болар: күкрәк өлешенең тыгызланып торуы, тиренең текстурасы үзгәрү, имчәктән бүлендекләр чыгу, култык асты шешенеп тору.

Сәламәтлек белән проблемалар булганда һичшиксез табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзлектән дәвалану белән шөгыльләнергә ярамый!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100