Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 сентябрьдән мәктәп укучыларын нинди үзгәрешләр көтә?

1 сентябрьдән мәктәпләрдә нәрсә үзгәрергә мөмкин булуын "Российская газета" язып чыккан.

news_top_970_100
1 сентябрьдән мәктәп укучыларын нинди үзгәрешләр көтә?
1 сентябрьдән - соңгы кыңгырау?

Россиянең барлык регионнары мәктәпләрдә смартфоннар куллану буенча киңәшләр алачак. Балаларга да, укытучыларга да смартфоннарын тавышсыз режимга көйләргә киңәш ителәчәк. Укучыларга дәресләрдә мобиль гаджетлар куллануны тыярга мөмкиннәр. Мәктәпләрдә смартфоннарны саклый торган махсус урыннар барлыкка килер дип көтелә, ә бала әти-әнисе белән элемтәдә булсын өчен махсус система булдырылачак дип фаразлана. Мәсәлән, укытучы өстәлендә дежур телефон торырга мөмкин.

Әмма бу әлегә киңәшләр генә. Соңгы карарны һәр мәктәп үзе чыгарачак.

Тәлинкәдә ни?

Мәктәптә иртәнге һәм төшке ашлар тәмлерәк булырга тиеш: мәгариф министрлыгы укучыларны тукландыруда бердәм стандартлар әзерли. Аның нигезендә илнең төрле почмакларында кулланылган иң яхшы практикалар булачак. Ниндиләр? Монысын көз көне тәмамланачак бөтенроссия мониторингы нәтиҗәләре күрсәтер. 

Кием

Россиядә мәктәп формасы стандарты эшләнә. Сүз беренче чиратта мәктәп укучыларның кием сыйфаты турында бара. Балалар бу киемнән тәүлегенә 4-8 сәгать үткәрә, дип искәртелә. 

Стандартларны булдыру Россия сәүдә һәм сәнәгать министрлыгына йөкләнгән. Мәсәлән, киемдә синтетик подкладтан баш тартулары мөмкин, чөнки андый тукыма яхшы костюмнардан да "скафандр" ясый, ягъни тән андый киемдә суламый.

Бердәм стандарт 2020 елда кертелер дип көтелә.

Тагын нинди яңалыклар?

  1. Тугызынчы сыйныфлар өчен бердәм имтихан практик калыпка күчәчәк. Укучылар белемнәрен практикада кулланып күрсәтәчәкләр. Мәсәлән, информатикада балаларга берәр программа язып күрсәтергә яки ворд документын форматлаштырырга тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Химия имтиханында лаборатор эшләр башкарылачак. 
  2. Түбән һәм урта сыйныфларда укучы балаларга "Мәдәни норматив" кертеләчәк. Татарстанда андый программа күптән эшли инде, бездә һәр укучының мәдәни көндәлеге бар. Балалар концертлар, күргәзмәләр, спектакльләр, кинотеатрларга барып, алар кичерешләрен махсус көндәлектә язып бара. Әдәбияттан да норматив кертелер дип көтелә, балалар тәкъдим ителгән әсәрләрне укып, тәэсирләрен язып барырга тиеш булачак.
  3. Мәктәптә студентлар да эшли алачак, моның өчен аларга хезмәт хакы түләнәчәк. Бу вузларда өченче курстан югары булган студентлар өчен һәм колледжларда дүртенче курстан югарырак укучылар өчен һөнәргә тиз арада кереп китү мөмкинлеге бирәчәк. 
  4. Дәреслекләр саны кимиячәк дип көтелә. Аларның федераль исемлеге яңа кагыйдәләр буенча төзеләчәк. Теләсә нинди басмага уңай бәяләмә бары биш елга биреләчәк. Яхшы дип табылган һәр дәреслек өчен экспертлар шәхси җаваплылык алачак.
  5. Җиденче сыйныфтан наркотикларга тест биреп булачак. Ул ил буенча 15 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр үткәрелер дип көтелә. Тест теләге булган укучылар өчен генә үткәрелә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100