Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 июльдән Татарстанда утка, суга, җылылыкка бәя күпмегә арта?

Россия Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә, Татарстанда 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен түләү индексы 4,2 процентка арта.

news_top_970_100
1 июльдән Татарстанда утка, суга, җылылыкка бәя күпмегә арта?
Бу хакта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Электр энергиясе өчен түләү 3,7 процентка – 1 кВт⋅сәгать өчен 3 сум 69 тиенгә кадәр арта. Стационар электр плитәләре һәм (яки) электр җылыткыч җайланмалар кулланучы авыл һәм шәһәр халкы өчен максималь киметү коэффициенты 0,7  булачак.
  • Бәяләр өстәлгән кыйммәткә салым (НДС) белән күрсәтелгән.
Җылылык энергиясенә бәя катнаш режимда булмаганда, 3 процентка артып, 1 Гкал өчен 1862 сум 01 тиен булачак. Катнаш режимда эшләгәндә, 4,2 процентка артып, 1 Гкал өчен 1628 сум 87 тиенгә күтәрелә.

Су белән тәэмин итүгә тарифлар 3,5 процентка күтәрелә. Шулай итеп, эчә торган (салкын) суның 1 кубометры өчен 24 сум 45 тиен түлисе була. Кайнар су һәм китә торган су 3,7 процентка кыйммәтләнә. 1 кубометр кайнар су өчен 139 сум 73 тиен һәм чыгып китүче суның 1 кубометры өчен 17 сум 93 тиен түлисе була.

Моннан тыш, табигый газга бәяләр арта. 1 июльдән газның 1 кубометры өчен 5 сум 57 тиен түлисе була. Моңа кадәр ул 5 сум 48 тиен иде.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110  Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100