Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 февральдән социаль түләүләр ничә сумга артты?

1 февральдән социаль түләүләр ничә сумга артты?

news_top_970_100
1 февральдән социаль түләүләр ничә сумга артты?

Россиядә социаль пособиеләрне һәм компенсацияләрне 4,3 процентка индексацияләделәр. Әлеге карарны Дмитрий Медведев имзалады, дип хәбәр итә РИА Новости.

Ай саен түләнә торган акча (ЕДВ) күләме артты. Аны 15,2 миллион льготник ала.

Алар арасында: инвалидлар, сугыш ветераннары, радиация корбаны булган гражданнар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм башка гражданнар.

Шулай ук ЕДВ составына керүче социаль хезмәтләр дә индексацияләнәчәк. Алар натуралата яки акчалата алына.

Әлеге акча айга 1121,42 сум булачак. Моның буенча дарулар (863,75 сум), санаторийга юллама (133,62 сум), дәвалану урынына бару һәм кайту өчен электричка яки шәһәрара транспортта бушлай йөрү (124,05 сум) тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, җирләү өчен түләнә торган пособие суммасы 5946,47 сум булды. Бу акчаны Пенсия фонды вафат булган пенсионерның (эшләмәүче) гаиләсенә түли.

Индексация 2018 инфляция күләменә тәңгәл. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100