Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөрәк авыртуның алты билгесе

Йөрәк авыртуның классик симптомы - иңбашы авырту.  Ләкин моны күпләр белми.

news_top_970_100
Йөрәк авыртуның алты билгесе

Кешедә йөрәк өянәге сирәк очракта кисәк кенә килеп чыга. Күпчелек очракта кешенең «моторы» проблемалар турында алдан хәбәр бирә. Кешеләр исә башка органнарын дәвалап йөри, йөрәк икәнен аңламый. Нинди очракта кичекмәстән кардиологка мөрәҗәгать итәргә? Йөрәк авыртуның алты билгесе турында goodhouse.ru порталына сылтама белән «Челнинские известия» сайты яза.

Ашказаны авырту. Йөрәк нәкъ ашказаны өстендә урнашкан. Шуңа күрә йөрәк авыртуны ашказаны чире белән бутыйлар. Әлбәттә, агулану яки ротавирус эләктерү турында төгәл белсәгез, йөрәгегез авыртмыйдыр. Ләкин бу очракта да ашыгыч ярдәм чакыруны кичектермәү хәерле.

Арка һәм казналык (челюсть) авырту. Кешеләр авыртуны төрлечә кичерә. Әгәр сез кисәк кенә арка авыртуын, казналык тартышуын сизеп алсагыз, йөрәк авырту ихтималы зур.

Сару кайнау. Ашказаны эшләмәүдән булырга мөмкин. Әгәр сару кайнау 7 минуттан озаграк булса, дискомфорт узмаса, йөрәкне тикшертергә кирәк.

Сулыш алу белән проблемалар. Авыр күнекмәләр ясагач, сулыш кабу — нормаль хәл. Ләкин диванда тик кенә утырганда яки баскычтан менгәндә сулыш капса, йөрәк белән проблема булуы ихтимал. Әгәр өзек-өзек сулыш алу вакытында күкрәк читлеге дә авыртса, бу йөрәк өянәге булуы бар. Тикшеренү хәерле.

Иңбашы авырту. Классик симптом, ләкин аны күпләр белми. Бу очракта баш мие сигналның кайсы органнан килүен аңламый.

Күкрәктә авырту барлыкка килү. Күкрәкне ниндидер авыр әйбер бастырып торган кебек була. Бу очракта ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100