Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәй җиткәнче ашый-ашый ябыгыр өчен гади генә өч ысул

Җәй җиткәнче ашый-ашый ябыгыр өчен гади генә өч ысул

news_top_970_100
Җәй җиткәнче ашый-ашый ябыгыр өчен гади генә өч ысул
Британия диетологлары ябыгу өчен иң җиңел дип саналган ысулларны тәкъдим иткән. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Өч ысул да ашауны чикләми, тренировакалар да кирәкми.

Беренче ысул буенча тукланганда, составында хром булган ризыклар ашарга киңәш ителә. Белгечләр фикеренчә, бу матдә кандагы шикәр күләмен нормага китерә, ашыйсы килү хисен бетерә. Ит, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр составындагы хром күләме шушы ысул буенча ябыгуга ярдәм итәчәк, дип ышандыралар.

Икенче ысул "вакытлыча ач тору" дип атала. Бу очракта ябыгырга теләүчеләргә көннең сигез сәгатендә ашарга, уналты сәгатендә ач торырга киңәш ителә. Ач торыр өчен билгеләнгән сәгатьләрне йокы вакытына туры китерү хәерле, диелә.

Өченче ысул буенча ябыкканда, боткага корица кушып ашарга тәкъдим ителә. Корица кан басымын көйли һәм аппетитны киметә икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100