Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин имгәнгән дигән хәбәргә Дмитрий Песков аңлатма бирде

Проблеманы пластырь ярдәмендә генә хәл иткәннәр.

news_top_970_100
Владимир Путин имгәнгән дигән хәбәргә Дмитрий Песков аңлатма бирде

Россия Президенты Владимир Путин Сочида дзюдочылар белән тренировка вакытында бармагын имгәткән - кайсыбер матбугат чараларында шундый хәбәр таралды. Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков шул хакта аңлатма бирде. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Матбугат сәркатибе сүзләренчә, Президент үзен бик яхшы хис итә, хоккей уйнарга җыена. «Үзен бик яхшы хис итә. Хәзер Белоруссия президенты Александр Лукашенко белән очрашырга җыена. Шуннан соң хоккей уйныйлар», — дигән Песков журналистларга.

Кичә Владимир Путин Сочида булды. Ул дзюдочылар белән тренировкада катнашты. Көрәшчеләр, боксчылар белән аралашты. Олимпия чемпионы Беслан Мудранов белән тренировка вакытында Владимир Путин бармагын авырттырган. Проблеманы пластырь ярдәмендә генә хәл иткәннәр, диелгән әлеге хәбәрдә.

«Көрәшкәндә ул (Владимир Путин) бераз гына бармагын бәрде. Бу — куркыныч түгел. Бу — травма да түгел. Спорт — спорт инде ул», — дип әйткән Песков. Бу турыда РИА Новости яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100