Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банан ярдәмендә терсәкләрне ничек йомшартырга?

Офиста утырып эшләүче кешеләрнең терсәкләре аеруча да катылана икән. 

news_top_970_100
Банан ярдәмендә терсәкләрне ничек йомшартырга?

Кул терсәкләрендә тән тиресе коры булганын күпләр сизгәне бардыр. Төрле кремнар һәм майлар сөртеп кенә, бу урынны йомшартып та булмый. Чөнки терсәктә май бизләре юк, тире үзеннән-үзе йомшармый. Шуңа күрә кулның бу урынын аеруча яхшылап тәрбияләргә кирәк. Шома һәм сыгылмалы булсын өчен, кулларны даими рәвештә карап тору хәерле. Офиста утырып эшләүче кешеләрнең терсәкләре каты өслеккә даими рәвештә ышкылып, аеруча да катылана икән. Бу турыда «Вести. Медицина» сайтында язылган.

Терсәкләрдә тире аеруча корылану төрле авырулар турында да хәбәр булырга мөмкин. Шикәр авыруы, гормоннар балансы дөрес булмау, витаминнар җитешмәү дә тире корылануга китерә. Тире ни өчен коры булуын ачыклау өчен кан анализы тапшырырга кирәк. Әгәр терсәктә тире бик коры дип уйласагыз, терапевтка мөрәҗәгать итү хәерле, ди белгечләр.

Туклану рационында С, А, Е витаминнары җитешмәү гомумән тән тиресе корылануга китерергә мөмкин. С витамины тоташтыргыч тукымаларга йогынты ясый. А витамины тән тиресе яңарып торуга, регенерациягә ярдәм итә. Терсәкләрдә вак ярыклар барлыкка килү регенерация начар барудан килеп чыгарга мөмкин. Е витамины — антиоксидант, ул эпидермис күзәнәкләрен картаюдан саклый, тиредәге үле күзәнәкләрнең табигый рәвештә алмашуына тәэсир итә. Гадәттә, терсәк тиресе коры булу туклану дөрес булмаганда барлыкка килә. Шуңа күрә туклануны көйләп, тирене яхшыртырга мөмкин.

Терсәк тиресен йомшарту өчен банан кабыгы ярдәм итәргә мөмкин. Банан кабыгында терсәк тиресе өчен туклыклы матдәләр, гөмбәчек авыруларына каршы һәм антибиотик кушылмалар була. Алар артык коры тән тиресен рәткә китерә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Матурлык рецептларына багышланган сайтта терсәк тиресен йомшарту өчен рецептлар китерелгән. 

Йомшарту өчен, терсәкләргә банан кабыгының эчке ягын ышкырга кирәк. 5–10 минут дәвамында терсәкне банан кабыгы белән «майлаганнан» соң, 20 минуттан салкынча су белән юып төшерегез. Бу процедураны атнага 2–3 тапкыр кабатларга мөмкин.

Терсәк тиресен йомшарту өчен зәйтүн мае һәм шикәр комыннан пилинг ясарга була. Аерым савытта чирек стакан шикәр комы һәм чирек стакан зәйтүн маен катнаштырып, бердәй масса ясагыз. Шуны терсәк тиресенә сөртеп, ышкыгыз. Бу массага бераз бал кушарга да була. Шушы скрабны сөрткәч, ун минут көтеп торыгыз. Скраб калдыкларын җылы су белән юып төшерегез. Бу пилингны атнага бер тапкыр ясарга була.

Бал белән дә терсәкләрне йомшартып була. Тирегә бал сөртеп, 20 минут чамасы көтеп торыгыз. Аннары җылы су белән юып төшерегез. Бу процедураны көнгә ике тапкыр ясарга була, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әгәр сезнең тән тиресе терсәкләрдә генә түгел, гомумән коры булса, кайнар су, көчле исле һәм скраб матдәләре булган душ өчен гельләр кулланмаска тырышыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100