Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телефоннан сөйләшкәнне чит кешеләр тыңлап тормасын өчен нишләргә?

Смартфонда микрофон, камера, фотогалерея, геолокация кебек чараларны сүндереп тору хәерле.

news_top_970_100
Телефоннан сөйләшкәнне чит кешеләр тыңлап тормасын өчен нишләргә?

Роскачество оешмасы белгечләре "мобиль шпионнардан" саклану чаралары турында белешмә бирде. Бу турыда мәгълүмат ведомство сайтында чыкты.

Телефоннан сөйләшүне чит кешеләр тыңламасын өчен микрофон, камера, фотогалерея, геолокация кебек чараларны сүндереп торырга кирәк. Гомумән, смартфонның "настройка"ларын өйрәнеп алу хәерле. "Телефонда микрофонны сүндереп куегыз", диелгән Роскачество хәбәрендә.  

Мәсәлән, андроид операцион системалы смартфонда кушымталарда микрофонны сүндерү тәртибе болайрак була. Башта телефонның "настройки" бүлеген ачыгыз.

Шуннан "разрешения" дигән менюны эзләп табыгыз.

"Разрешения приложений" юлын сайлагыз.

"Микрофон" дигән юлны сайлагыз.


Биредә сез кайсы кушымталарның микрофон файдаланганын күреп алырсыз. Мәсәлән бу телефонда 25 кушымтаның сигезе микрофон куллана икән.

Шулар арасында ICQ, Google, Whatsapp кушымталары да бар. Хуҗасы аны моңарчы белмәгән дә булгандыр. Бу кушымтаны ясаучылар телефон хуҗасы турында мәгълүмат җыймасын, тыңлап тормасын өчен, шул микрофонны сүндереп кую хәерле.

Телефонга командаларны тавыш белән бирүдән дә баш тартыгыз. "Микрофон" төймәсен кулланмагыз.

Тавыш белән хәбәрләр яздырмагыз. Тавыш белән яздырып кына җибәргән аудиохәбәрне тыңлау да уңайсыз бит. 

Рәсемнең уң ягында аста кызыл түгәрәккә алынган микрофон төймәсен кулланып, аудиохәбәрләр яздырып кына җибәрү телефонга "шпионнар" җәлеп итә. Матур иттереп татар хәрефләре белән текст җыегыз, ә иң яхшысы шалтыратып сөйләшегез.

Цифрлы экспертиза үзәге җитәкчесе Антон Куканов киңәш иткән бу ысулларны файдалану телефоннан сөйләшүне чит кешеләр тыңламасын өчен ярдәм итә. Кушымталарны ясаучылар тавышлы белешмәне җыя һәм реклама тарату өчен куллана, ди Роскачество белгечләре.

«Мәсәлән, әгәр сез телефон янда торган килеш үзегезнең шөгылегез яки барасы сәяхәтегез турында сөйләшсәгез, мобиль браузерда шушы темага товарлар һәм хезмәтләр рекламасы чыгачак», — ди экспертлар.

Шулай ук рәсми кибетләрдән сатып алынган кушымталар куллану, операцион системаны вакытында яңартып тору, кушымта сораган хокукларны өйрәнеп кенә рөхсәт итү хәерле, диелгән әлеге хәбәрдә.

Телефонда микрофонны сүндерү тәртибе:


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100