Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сыйфатлы электр чәйнеген ничек сайларга?

Сыйфатлы электр чәйнеген ничек сайларга?

news_top_970_100
Сыйфатлы электр чәйнеген ничек сайларга?
Роскачество белгечләре электр чәйнеге сайлау буенча киңәшләр бирде. Алар "АиФ" басмасында урын алган.

Нинди материалдан эшләнгән чәйнек кулайрак?

Бүген сатуда төрле материалдан эшләнгән чәйнекләр бар. Мәсәлән, пластик, пыяла, металл, керамика һәм тутыкмый торган тимердән эшләнгәннәре. Россия халкы күпчелек пластик чәйнекләргә өстенлек бирә икән, чөнки алар очсыз. Иң чыдамлы чәйнекләр - металлдан эшләнгәне. Пыяла чәйнекләрне дә вату җиңелләрдән түгел. Чөнки чәйнек җитештерү өчен ныклы һәм югары температурага чыдам пыяла кулланыла. 

Пластикка караганда, металл һәм пыяланың җылы үткәрүчәнлеге югарырак һәм мондый чәйнекләрдә су кайнар килеш озаграк саклана. Роскачество тоташ һәм монолит корпуслы, тоташтыргыч җөйләре булмаган чәйнекләр сайларга киңәш итә. Чәйнекнең аслыгына да (подставка) игътибар итәргә кирәк. Чәйнекне теләсә кайсы ягы белән утыртып була торган булса яхшырак булачак. 

Нинди егәрлектәге чәйнеке сайларга?
 
Егәрлеге аз булган электр чәйнеге суны озаграк, ә куәтлерәге тизрәк кайнатачак. Әмма көнкүреш электр техникасын сертификацияләү буенча менеджер Татьяна Иванова әйтүенчә, өйдәге электр үткәргеченең торышын исәпкә алырга кирәк. Эксперт сүзләренчә, куәтле чәйнек нагрузкасын яңа йортлардагы яхшы электр чыбыклары күтәрә алачак. Әгәр йорт иске һәм кухняда берничә электр җиһазы кулланыла икән, куәтле чәйнек алмау яхшырак. 

Чәйнек озак хезмәт итсен өчен нәрсә эшләргә?

Чәйнек озакка чыдасын өчен, аның юшкынын даими чистартып торырга кирәк. Моның өчен махсус чаралар кулланырга була. Яки кул астында булган әйберләр, мәсәлән, лимон кислотасы белән дә чистартырга мөмкин. Гадәттә, юшкын начар сыйфатлы судан барлыкка килә. Шуңа күрә фильтрланган яки шешәдәге суларны кулланганда юшкын азрак була. 
 
Шулай ук чәйнектәге су күләмен дә гел карап торырга кирәк. Әгәр су күләме рөхсәт ителгәннән азрак була икән, чәйнекнең тэны (җылыту элементы) янып чыгарга мөмкин. Әгәр су артык күп булса, кайнаганда ул чәчрәргә һәм кайнау датчигына эләгергә мөмкин, бу да куркыныч. Тэн озак хезмәт итсен өчен, яңа гына кайнап чыккан, әмма буш чәйнеккә су салырга ярамый, температура контрасты көчле булырга тиеш түгел. Шулай ук чәйнекнең тышкы корпусын агып торган су астында да юарга ярамый, су чәйнекнең электр контактларына эләгергә мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100