Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2020 елда электр энергиясенә бәяләр күпмегә артачак?

2020 елда электр энергиясенә бәяләр күпмегә артачак?

news_top_970_100
2020 елда электр энергиясенә бәяләр күпмегә артачак?
Киләсе елда күпчелек төбәкләрдә электрга тарифлар уртача күләмдә артачак. 2020 елның беренче һәм икенче яртыеллыгына иң түбән һәм иң югары тарифларны Монополиягә каршы федераль хезмәт билгеләячәк. Бу хакта rg.ru сайтына сылтама белән “Челнинские известия” газетасы яза.

Россиянең күпчелек субъектларында беренче яртыеллыкта электр энергиясенә тарифлар элеккечә калачак яки аз гына артачак. Ә икенче яртыеллыкта 5 процентка артыр дип көтелә, дигән Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты Кирилл Парфенов.

Түбәнге һәм югары планка төбәк хакимиятенә карарлар кабул итү өчен мөмкинлек бирә. Әгәр тарифларны максимумнан югарырак билгеләгәннәре ачыкланса, бу территориядә минималь тариф кулланылачак. Бу төбәк хакимияте тарифларны кире санаганчы шулай булачак. Тарифлар бөтенләй билгеләнмәгән очракта да шулай ук булачак.

“Квитанциядәге бәяләр тарифка гына бәйле булмаячак. Ә газ плитәсе булу-булмау, шулай ук түләүле тариф зоналары (“төнге” һәм “иң югары” тарифлар төрлечә арта) дәвамында йортта электр энергиясен куллану да исәпкә алыначак”, - диде РЭУ доценты Владимир Колмаков.

2023 елдан башлап тарифлар бер елга түгел, ә биш елдан да аз булмаган вакытка билгеләнәчәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100