Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мошенникмы, банкмы - кем шалтыратканын ничек белергә?

Мошенникмы, банкмы - кем шалтыратканын ничек белергә?

news_top_970_100
Мошенникмы, банкмы - кем шалтыратканын ничек белергә?
Соңгы вакытта кешеләргә шалтыратып, банк хезмәткәре дип таныштыручы "менеджерлар" барлыкка килде. Чынлыкта бу - мошенникларның бер ысулы. Җинаятьчене чын банк хезмәткәреннән ничек аерырга икәнен АиФ сайты язды.

Мошенниклар банк номерыннан шалтыраткан кебек була. Алар банк номерына охшатып шалтыратырга өйрәнгән. Шалтыратучы кеше сезнең паспорт белешмәсен дә әйтеп бирергә мөмкин, шуннан соң аңа күпләр ышана инде. Мошенник бер алгоритм буенча эшли. "Сезнең банк картасыннан акча күчерелде", - дип алдый башлый. Акчаны кире кайтару өчен реквизитлар, пин-кодлар, парольләр, башка мәгълүмат сораштыра тотына. Әгәр сез шундый сүзләр ишетсәгез - һич шикләнмәгез - бу мошенниклар.

Россия Банкының баш идарәсенең Үзәк федераль округ буенча җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Янгиров мондый алдау турында аңлатма биргән. Банк хезмәткәрләре беркайчан да карта реквизитларын, пин-кодларны, парольләрне сорамый. Операцияләр башкару өчен җитәрлек мәгълүматны банк хезмәткәре үзе белә.

Белгечләр телефонга шалтыратучы "менеджерның" бер таләбен дә үтәмәскә куша. Шунда ук шалтыратуны өзәргә кирәк. Рәсми номер буенча банкка шалтыратып, чыннан да картадан акча күчкәнме юкмы икәнен белешеп алу хәерле.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100