Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыздырган тавык ашаучылар вакытыннан алда үләме?

Вакытыннан алда үлү куркынычы тудыручы чираттагы фактор билгеләнгән. 

news_top_970_100
Кыздырган тавык ашаучылар вакытыннан алда үләме?

Балык һәм тавык ите, гадәттә, диетик ризыклар исемлегенә керә. Тавык итендә аксымнар күп, майлар аз, витаминнар һәм микроэлементлар күп. Балык исә файдалы матдәләр хәзинәлеге дияргә була. Балык һәм тавык ите суда пешкәндә генә файдалы. British Medical Journal басмасында чыккан мәгълүматлар буенча, кыздырган тавык һәм балык ите вакытыннан алда үлү куркынычын арттыра. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Тикшерүчеләр 50 дән 79 яшькә кадәрге 106966 хатын-кызның туклану тәртибен өйрәнгән. Бу хатын-кызларны 1993 елдан башлап 2017 елга кадәр күзәтеп тору вакытында 31588 үлем очрагы теркәлгән. Шуларның 9320се йөрәк, 8358е яман шеш авырулары, 13880 башка сәбәпләр аркасында булган. Белгечләр кыздырган тавык, балык, фри-бәрәңге, кыздырган моллюсклар ашаучыларга игътибар иткән.

Яшәү рәвеше, туклану күләме, белем һәм тормыш дәрәҗәсе исәпкә алынганнан соң, кыздырган ризык ашауның гомер озынлыгына йогынтысы булуы ачыкланган. Кыздырган ризык ашаучыларда төрле авырулар килеп чыга һәм аларның гомере вакытыннан алда өзелә. Алар аеруча йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан үлә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, көн саен бер порция кыздырган ризык ашаган кешеләр, кыздырган ризык ашамаучы кешеләргә караганда 8 процентка күбрәк үлгән.

Көненә бер яки берничә порция кыздырган тавык ашаучыларның йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан үлү куркынычы 12 процентка арта. Кыздырган балык шул ук куркынычны 13 процентка арттыра. Яман шеш авырулары белән бәйлелекне күрсәтүче дәлилләр табылмаган.

Шулай итеп, бу тикшеренүләр нәтиҗәсендә вакытыннан алда үлү куркынычы тудыручы чираттагы фактор билгеләнгән. Аны контрольдә тоту җиңел. Ризыкларны әзерләү ысулын гына үзгәртергә кирәк. Балык һәм тавык итен суда пешерү, мичтә пешерү яки томалап пешерү хәерлерәк булыр, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100