Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кибеттә сыйфатлы йомырканы ничек сайларга?

Кибеттә сыйфатлы йомырканы ничек сайларга?

news_top_970_100
Кибеттә сыйфатлы йомырканы ничек сайларга?
Роскачество сыйфатлы кибет йомыркасын сайлау буенча киңәшләр бирә, дип яза "Российская газета".

Беренче булып маркировкага карыйлар. Күп кенә йомыркаларның кабында "А витамины яки каротиноидлар белән", "авылныкы", "йод белән", "фитнес" (селен белән), "витаминлы" дип язылган була.

Әлеге йомыркаларны салган тавыкларның азыгына шушы витаминнарны һәм микроэлементларны кушалар. Әлеге йомыркалар турында белгечләрнең фикерләре төрлечә. Кайберләре моны файдалы ди, чөнки йомыркадагы витаминнар тулысынча диярлек үзләштерелеп бетә. Икенчеләре моны кирәгеннән артык дип саный. Чөнки кешегә кирәкле матдәләр йомыркага табигать тарафыннан болай да салынган.

"Җете сары" төс маркировкасы берни турында да сөйләми. Йомырка сарысының төсе тавыкның нинди азык ашавына бәйле. Авыл тавыкларыныкы ул җете сары төстә, ә фабрика тавыкларыныкы ачык сары була. Ләкин фабрика продукциясен авылныкы итеп сату өчен кайбер җитештерүчеләр тавык азыгына махсус буягычлар куша. Алар йомырканың сарысына төс кертә.

Ә йомыркаларның үз төсе тавык төсенә бәйле: "блондинкалар" - ак, ә "брюнеткалар" көрән йомырка сала. Әмма йомыркаларның составы һәм азык үзлекләре бер төрле.

Роскачество "эко, "био" маркировкаларына алданмаска киңәш итә. Чөнки Россиядә мондый маркировкалы товарлар өчен сертификация юк. Димәк язылган белән туры килә торган товар булуына бернинди дә гарантия юк.

Шулай ук саклану вакытына һәм җитештерүчегә игътибар итәргә кирәк. Йомырка никадәр иртәрәк чыккан булса һәм җитештерүче сатып алган урынга якын булса, шулкадәр яхшырак.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100