Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урамда сезгә һөҗүм итсәләр, нишләргә?

Әгәр сезгә һөҗүм иткәннәр икән, үзеңне ничек тотарга? Кызганыч, урамда каракларга яки хулиганнарга юлыгудан беркем дә сакланмаган. Ничек исән калырга һәм саклану чикләрен узган өчен төрмәгә эләкмәс өчен нишләргә икәнен “Татар-информ”га спортчы, СОБР хезмәткәре, психолог һәм прокурор аңлатты. 

news_top_970_100
Урамда сезгә һөҗүм итсәләр, нишләргә?

Әгәр сез һөҗүм корбаны булгансыз яки куркыныч янавын сизәсез икән, үз-үзеңне кулда тотарга һәм “салкын акыл” сакларга тырышырга кирәк. 25 ел стажлы спортчы, җәмәгатьче, махсус бүлекләр һәм сак структуралары хезмәткәрләрен әзерләү методикалары авторы Александр Даренков фикеренчә, бу иң мөһиме.

“Беренче чиратта, качып китәргә тырышыгыз. Дөрес, бу һәрвакытта да мөмкин түгел. Бу очракта ничектә үзегезгә тирә-яктагыларның игътибарын җәлеп итәргә кирәк. Каты итеп кычкырырга тырышыгыз! Ләкин “Ярдәм итегез!” дигәнгә халык йөгереп килмәячәк, моны да истә тотарга кирәк. “Янгын!” яки”Карагыз, НЛО!” дип кычкырыгыз”, - дип киңәш итә Даренков.

2010 елдан Александр Татарстанның Киокусинкай федерациясе президиумына керә, “Татфайт” профессиональ сугышчы лигасының генераль директоры, Татарстан буенча Россия хәрби сәнгать союзы башкарма комитетын җитәкли.

Спортчы сак астында булган урыннарга, мәсәлән, кибетләргә игътибар бирергә киңәш итә. Витринаны ватып сез тирә-яктагы кешеләрнең игътибарын җәлеп итәчәксез, һәм ярдәмгә шундук әлеге кибетне саклаучы тиз реакция төркеме киләчәк. Хәтта соңыннан үзегезгә һөҗүм иткәннәрен исбат итә алмасагыз да, ниндидер штраф белән генә котылачаксыз, ләкин үтерүче, маньяк яки хулиган корбаны булмаячаксыз.

“Мин көрәш буенча белгеч буларак, һөҗүм иткән вакытта барлык тыелган алымнарны да кулланырга ярый дип әйтә алам. Классик бокс, самбо яки дзюдо техникасы кулланырга кирәкми, әгәр сез бу көрәш төрләрен камил дәрәҗәдә белүче профессионал булмасагыз инде. Кагыйдә буларак, бу пычак ярасы яки ниндидер мәкерле сугу белән тәмамланырга мөмкин. Сез моннан саклану чарасын белмәскә дә мөмкинсез”, - дип аңлата спортчы.

Нәзберек урыннарга – тамакка, күзгә һәм касыкка сугарга кирәк дип киңәш итә Даренков.

“Бармак белән күзгә төртеп, боксер нокаутын алмаштырырга була. Шактый гына нык авырттыргансыз икән, җинаятьче үз ниятләреннән баш тартырга мөмкин. Яки инде сезнең качып китәр өчен вакытыгыз булачак”, - дип сөйләде Александр.

Белгеч фикеренчә, һөҗүм иткән кешенең чәчләреннән, ирененнән, борыныннан эләктереп алырга була. Ләкин шуны истә тотарга кирәк, сезнең хәрәкәтләр тәвәккәл, кискен булырга тиеш. Әгәр үзегезне ышанычсыз тотсагыз, бу һөҗүмченең ачуын гына чыгарачак, дип киңәш итә ул.

Үзеңне куркыныч астына куймас өчен спортчы аулак урыннарда һәм караңгы ишегалларында йөрмәскә киңәш итә. Юлыгыз озаграк, әмма имин булсын.

“Хәтта һөҗүм иткән кеше шактый көчсез булып тоелса да, һич кенә дә үз көчеңне сынарга кирәкми. Әгәр конфликттан качу мөмкинлеге бар икән, качарга кирәк. Бер зирәк көрәшче: “Сез көндәшегезне бер сугудан җиңә өйрәнергә тиешсез. Әмма бу мизгел беркайчан да җитмәслек итеп яшәргә тиешсез”, дигән”, - дип әйтте Александр Даренков.

Горурлык яки ниндидер матди кыйммәтләр өчен гомерегезне куркыныч астына куймагыз.

“Кемдер кыйммәтле итекләрен бозудан курка һәм теләр-теләмәс кенә йөгерә. Алай эшләргә ярамый. Аяк киемегезне салып атыгыз да, яланаяк йөгерегез! Гомер һәм сәламәтлек барлык матди кыйммәтләрдән дә кадерлерәк. Әгәр качып китә алмагансыз икән, нәрсә таләп итәләр, шуны бирү яхшырак булыр”, - дип киңәш итә Даренков.

Үз-үзеңне яклау курслары

Күпләр үз-үзеңне яклау курслары узу турында уйлана. Һәм берничә алымны үзләштерү аларга ышаныч өстәячәк дип саный.

“Нинди генә курслар узасаң да, нинди генә көрәш белән шөгыльләнсәң дә, нинди генә спорт исеменә ия булсаң да, бу сезгә урамда җиңүгә гарантия бирми. Бу бары тик шанслар гына өсти”, - дип саный Александр.

Интернетта үз-үзеңне яклау буенча бик күп курслар табарга була. Төрлелектән күзләр йөгерешә һәм сорау туа – кайда барырга һәм тренерны ничек дөрес сайларга. Даренков әйтүенчә, мондый тәкъдимнәр белән әлеге базарда профессионал булмаганнарны да, шарлатаннарны да очратырга мөмкин. Һәм мондый мөһим мизгелне тәҗрибәсе булган, рәсми спорт федерацияләрендә торучы белгечләргә генә ышанып тапшырырга киңәш итә.

Даренков үз-үзеңне яклау курслары инструкторының да урамда һөҗүм корбаны булуы турында мисал китерде.

“Һөҗүмче аны беренче секундларда ук һәм әллә ни көч куймый гына җиңгән. Җинаятьчене тоткач, аның физик яктан инструктордан күпкә көчсез булы ачыкланды”, - дип сөйләде Александр.

Коралланган һөҗүм

Һөҗүм иткән кеше коралланган булса нәрсә эшләргә? Кораллы көндәшне махсус бүлекләрдәге тәҗрибәле сугышчы гына җиңә ала торгандыр. Шуңа күрә, батырлык күрсәтергә тырышу кирәкми.

“Туксан процент очракта сез коралланган җинаятьче белән бәрелештә җиңеләчәксез. Мондый хәлләрдә күп кенә профессиональ спортчылар да җиңелде. Алар куркынычны пычакта түгел, ә һөҗүм итүчедә күргәннәр, бөтен сәбәп тә шунда”, - диде Александр.

Кораллы һөҗүмче белән ераклыкны саклагыз, пычакны күзәтегез. Мондый очракта үз-үзеңне саклау алымнарын кулланмау, көндәшкә буйсыну яхшырак. Бәлки ситуация үзгәрер һәм җинаятьче соңрак уяулыгын югалтыр, дип киңәш итә спортчы.

Борыч баллончигы һәм электрошокер

Үзләрен саклау өчен кешеләр еш кына борыч баллончиклары яки электрошокерлар ала. Аларны кулланганда була торган хилафлыклар турында Татарстан буенча Росгвардиянең СОБР көчләрен һәм чараларын куллану төркеменең аеруча мөһим эшләре буенча оперуполномоченный хезмәткәре Илфат Вәлиуллин сөйләде.

“Дөресен әйтим, үз-үзеңне саклау өчен махсус чараларны өнәп бетермим. Аларны һәр очракта да кулланып булмый. Ә кайвакыт үзеңә зыян да салырга мөмкин. Шулай да кайбер очракларда алар зур файда китерергә мөмкин”, - дип сөйләде Илфат Вәлиуллин.

СОБР сугышчысы борыч боллончигын куллану өчен махсус күнекмәләр таләп ителми диде. Әмма кайбер нечкәлекләрне истә тотарга кирәк. Аны ябык бүлмәләрдә, мәсәлән, лифтта, машиналарда кулланырга ярамый.

“Шундый хәлне күз алдыгызга китереп карагыз – сезгә арттан ташландылар ди. Монда махсус бүлек сугышчысы гына бик тиз җавап кайтара ала торгандыр. Бу мизгелдә сезгә баллончикның кайда ятканын исегезгә төшерергә кирәк. Аның кайда икәнен һәрвакыт истә тотсагыз яки кесәгездә йөртсәгез яхшы”, - дип саный росгвардияче.

Шулай ук әлеге ситуациядә баллончик эчендәге парлар сакланучының үзенә дә эләгергә мөмкин.

“Мин аллергия булу-булмавын тикшереп карарга киңәш итәм. Чөнки кешедә аллергия килеп чыгарга һәм анафилактик шок булырга мөмкин”, - дип сөйли СОБР сгуышчысы.

Шулай ук кулланганда җил юнәлешен дә исәпкә алырга кирәк. Парлар сезнең якка юнәлмәсен.

“Электрошокер белән күпкә җиңелрәк. Кайвакытта аның кыяфәте һәм чытырдаган тавышы да куркыта. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: әгәр һөҗүм итүче сезне эләктереп тоткан икән, ток сугуны сез дә тоячаксыз”, - дип кисәтә Илфат.

Үз-үзеңне саклау чараларын кулланганда берничә хокукый нечкәлекләрне истә тотарга кирәк. Мәсәлән, аны гәүдәнең аерым өлешләренә генә тидерергә ярый.

“Электрошокер белән йөрәк өлешенә, башка һәм касыкка тияргә ярамый. Аны куллану авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Үз-үзеңне саклау өчен хәтта, гади карандаш кына да йөртергә була. Аны искиткеч көч белән теләсә кайсы җиргә кадарга була”, - диде Илфат Вәлиуллин.

Кул астындагы теләсә нәрсә белән сакланырга була. Тырнаклар өчен тимер игәү булсынмы, ачкычлар хәтта телефон белән дә сакланырга мөмкин.

“Хәтта косметичка белән дә сугарга ярый, көндәшегезгә шактый авыртачак. Шуны истә тотыгыз: яныгызда булган теләсә нинди әйберне куллана аласыз. Кеше үзенә теләсә нәрсә белән сугудан шаккатачак, бу бик зур психологик тәэсир”, - дип сөйләде росгвардияче.

Саклануның тиешле чикләрен узу

Һәр кеше үз иреген яки хокукларын закон белән тыелмаган барлык алымнар белән яклый ала. Нинди алымнарның законлы булуын прокурорның өлкән ярдәмчесе Ирина Петрова сөйләде.

“Практика нинди саклану алымнары кулланудан тора. Ләкин алар һөҗүмче кулланган көч белән бер тигез булырга тиеш. Әгәр һөҗүмче кулына таяк тоткан, ә сакланучы утлы корал куллана икән, сакланучының гамәлләре һөҗүмченеке белән тигез булмаячак. Һәм бу очракта саклануның тиешле чикләрен узу була”, - дип сөйли Ирина Петрова.

Ир-атның тимер белән ябык кына кызга һөҗүм иткәндә, пычак белән саклану шулай ук тиешле чара булып бәяләнергә мөмкин. Чөнки коралы куркыныч булмаса да, һөҗүмче сакланучыга караганда физик яктан көчлерәк. Һәр аерым очракта бәяне суд һәм тикшерүче бирә дип аңлатты прокурор.

Кешенең көтелмәгән һөҗүм вакытында үзенә янаган куркынычка объектив бәя бирә алмавы, тиешле саклану чараларын арттыру булып саналмый дип Россия Федерациясенең Җинаять кодексында да күрсәтелгән.

“Чыннан да аңлавы кыен, бәлки кешенең кулында таш, ә артында пистолеттыр. Шуңа күрә көтелмәгәнлек факторы булу эшнең квалификациясендә исәпкә алына”, - дип сөйләде Ирина Петрова.

Кеше үз сәламәтлегенә яки гомеренә чыннан да куркыныч янаган вакытта саклана ала, ә һөҗүм итү булганнан соң түгел. Ягъни, җинаятьче артыннан чабарга һәм аңа ташланырга кирәкми. Бу очракта үз-үзеңне яклау турында сүз дә була алмый.

Психолог киңәшләре

“Һөҗүм итүдән котылу яки аның нәтиҗәләрен киметү өчен, беренчедән һөҗүмченең психологик халәтен дөрес бәяләргә кирәк. Аның сәбәпләрен аңларга һәм аларга адекват җавап бирергә тырышып карагыз”, - дип киңәш итә КФУның Психология һәм белем бирү институты доценты Аида Миңнуллина.

Бер очракта катылык һәм тынычлык күрсәтү, икенчесендә һөҗүмгә җавап кайтаруга әзерлекне күрсәтү яхшы. Ә өченче очракта – качарга, дүртенчесендә – таләпләргә ризалашу яки ярдәмгә чакыру кирәк, дип киңәш итә психолог.

Кешенең һөҗүм итәчәге яки бирешәчәге дөрес сайлауга бәйле. Шуңа күрә һөҗүмченең психологиясен аңлау мөһим.

Һөҗүмченең психологик үзенчәлекләре һәм аның сәбәпләре

Агрессиянең үз көчсезлегеңне яшерү чарасы икәнен онытмагыз, дип сөйли Миңнуллина.

“Әгәр һөҗүмче үзе генә икән, ул сөйләшүгә барырга мөмкин. Төркемдә агерессия арта. Шуңа күрә төркем һөҗүм иткәндә тыныч сөйләшү белән генә аларга йогынты ясый алу икеле. Һәм качу, читләшү стратегиясен сайлау яхшырак”, - диде белгеч.

Шулай ук һөҗүмченең исерек яки наркотиклар кулланган булуын да истә тотарга кирәк. Ялгыз исерек кешене очратканда, дөрес сайланган сүзләр һәм сөйләм интонациясе ярдәмендә җәнҗалны булдырмый калып була.

Аида Миңнуллина сүзләренчә, берничә психологик моментны истә тотарга кирәк:

  • Һөҗүмчегә үзеңнең көчсезлегеңне, куркуыңны күрсәтергә ярамый. Аларны сизеп ул “психологик ярдәм” алачак.
  • Һөҗүмченең йомшаклыкларына басым ясарга, алар турында исенә төшерергә кирәкми. Бу очракта агрессия барлыкка килгән көчсезлек хисен, файдасыз булуны бетерүгә кадәр барып җитәргә мөмкин.
  • Әгәр инде һөҗүмнән котылып булган икән, җинаятьче күздән югалганчы җиңел суларга кирәкми. Һөҗүмче сезнең китүне көчсезлек дип кабул итәргә һәм кабат ташланырга мөмкин.
  • Һөҗүмчене билгеле бер ераклыкта тотарга тырышырга кирәк.
  • Әгәр куркытып әйберләрегезне алалар һәм ярдәм көтәр җир юк икән, каршы торудан баш тарту һәм таләп ителгәнне бирү яхшырак.
  • Шулай ук һөҗүм иткән кешенең йөзенә яки күзләренә берәр нәрсә ыргытып аның игътибарын читкә юнәледерергә була. Һәм әлеге мизгелдә йөгереп китәргә мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100