Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Грипп нинди өзлегүләр китереп чыгарырга мөмкин?

Грипп вакытында кешенең хроник авырулары кискенләшә.

news_top_970_100
Грипп нинди өзлегүләр китереп чыгарырга мөмкин?
Грипп – һәр кеше дә йоктырырга мөмкин булган авыру ул. Гриппны вирус китереп чыгара. Ул йогышлы кешеләрдән әйләнә-тирәдәгеләрнең йоткылыгы өстенә эләгә. Шуннан соң кеше авырый башлый. Грипп авыруы турында мәгълүмат Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында чыкты.

Күпчелек кешеләр грипп белән нибары берничә көн генә авырый. Әмма кайберләре җитдирәк чирли, авыруның катлаулануы да мөмкин, хәтта үлем очраклары да бар.

Грипп вакытында кешедә булган хроник авырулар кискенләшә. Бу вакытта түбәндәге төрдәге өзлегүләр булырга мөмкин:

Үпкә ягыннан өзлегү (пневмония, бронхит). Нәкъ менә пневмония грипптан үлем очракларының күпчелегенең сәбәбе булып тора.

Югары сулыш юллары һәм ЛОР-органнар ягыннан өзлегүләр (отит, синусит, ринит, трахеит).

Йөрәк-кан тамырлары системасы ягыннан өзлегүләр (миокардит, перикардит).

Нерв системасы ягыннан өзлегүләр (менингит, менингоэнцефалит, энцефалит, невралгия, полирадикулоневрит).

  • Быелгы грипп эпидемиясе кайчанга кадәр дәвам итәчәген Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Вероника Скворцова Беренче каналга биргән интервью вакытында әйтте. Эпидемия апрель урталарына бетәр дип фаразлана.   

Грипп белән авыруга җитди карарга, һичшиксез, табиб белән киңәшеп дәваланырга кирәк. Авырмас өчен, профилактика чаралары күрү, чыныгу хәерле.

  • Кыш әйләнәсе сәламәтлекне сакларга ярдәм итүче 10 файдалы һәм тәмле ризык. Чирләмәс өчен нәрсә ашарга? Шул хактагы киңәшләр Интертатта чыккан иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100