Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Социаль челтәрләр ярдәмендә долларлар җыеп, дөньяда иң яшь миллиардерша исемен яулаган кыз билгеле

Бу кыз Facebook челтәрен оештырган Марк Цукербергны да уздырган.

news_top_970_100
Социаль челтәрләр ярдәмендә долларлар җыеп,  дөньяда иң яшь миллиардерша исемен яулаган кыз билгеле

«Семейство Кардашьян» релити-шоуда катнашкан һәм косметика бренды хуҗасы Кайли Дженнер дөньядагы иң бай миллиардерша исеменә лаек булды. Бу турыда Forbes сайтына сылтама белән «Лента.ру» хәбәр итте.

21 яшьлек Кайли Дженнер бөтен байлыгын үз көче белән эшләп тапкан, диелгән әлеге хәбәрдә.

«Мин моны көтмәгән идем. Мин киләчәктә ни буласын белмәдем. Хәзер бик рәхәт. Бик бик матур казаныш», — дип сөйләгән Кайли Дженнер үзе.

Бу кыз байлыгын социаль челтәрләр ярдәмендә туплавын да әйтә. Бизнес башлаганда аның язылучылары — подписчиклары бик күп була. Ул үзенең косметика брендын Kylie Cosmetics 2016 елда гына оештыра. Хәзер исә миллиард доллар акча эшләгән инде.

Шулай итеп бу кыз Facebook челтәрен оештырган Марк Цукербергны да уздырган. Марк беренче миллиардын 23 яшендә генә туплаган булган.

Forbes басмасы Дженнер тарихта иң яшь миллиардерша булыр дип фаразлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100