Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аллергияне ничек ачыкларга?

Аллергияне ничек ачыкларга?

news_top_970_100
Аллергияне ничек ачыкларга?
Аллергия – дөньяда иң күп таралган патология. Статистика буенча, якынча 20% халык әлеге чирдән интегә. Мондый реакция олы кеше организмына аллерген матдәләр яки продуктлар кергәч барлыкка килә.

Аллергияне ничек ачыкларга?

Моның өчен аллергиянең төп билгеләрен белергә кирәк. Мәсәлән:

Тиредә тимгелләр чыгу. Ул кычыткан чакканнан соң чыккан тимгелне хәтерләтә.

Ютәл, тавыш гыжылдау, тын кысылу.

Тамак әчетү, авырту.

Салкын тию белән бәйле булмаган озакка сузылган тому

Күңел болгану, косу.

Диарея.

Иреннәрнең, күз кабагының яки тәннең башка өлешләре шешенеп тору.

Буыннар авырту.

Күзне кырып торган авырту.

Төчкерү.

Алда саналган симптомнар булса, аллергиягә тикшеренеп карарга кирәк.

Иң киң таралган аллергеннар

Аллергияне бетерү өчен, аны нәрсә китереп чыгарганын ачыкларга кирәк. Белгечләр аллергеннарның 2 төркемен аера:

Экзоаллергеннар – организм эчендә аксымнардан барлыкка килә;

Эндоаллергеннар – тышкы факторлардан барлыкка килә.

Йорт хайваннарының йоны яки кавыгы, тузан, көнкүреш химиясе чаралары, косметика, үлән, чәчәк, агач һәм барлык үсемлек серкәләре, ризыклар, консервантлар, буягычлар һәм төрле кушылмалар, гөмбәчекләр, бактерия, вирус, паразитлар – аллергия китереп чыгаручы тышкы факторлар.

Нәрсәгә аллергия икәнен ачыклау әллә ни авыр түгел. Бары тик игътибарлырак булырга һәм организмдагы үзгәрешләрне һәм реакцияләрне күзәтергә кирәк.

Әгәр нинди дә булса ризык ашаганнан соң аллергия симптомнары барлыкка икән, димәк бу ризык аллерген.

Биттәге тимгелләр парфюмериягә, косметикага яки көнкүреш химиясенә аллергия булганда чыга.

Яз көне еш кына олы кешеләрдә аллергик ринит була. Бу очракта үсемлек, чәчәк һәм үлән серкәләре аллерген була.

Диагностиканың төп алымнары

Олы кешедә аллергияне төрле юллар белән ачыклап була:

Тирене тикшерү. Бу алымның төп өстенлеге – җиңеллек, нәтиҗәләрне тиз арада алу һәм түбән бәя. Бу процедура аллергиянең сәбәбен генә түгел, ә аллергенның төрен дә ачыклый

Аппликацион пробалар. Мондый тикшерү ярдәмендә тиредәге экзема яки дерматит кебек аллергик реакцияләрнең сәбәбен ачыкларга була. Бу алым хром, никель, неомицин, этилендиамин, бензокаин, эпоксид сумала, формальдегид, ланолин һәм башка парфюмерия кушылмаларына аллергияне ачыклый.

Провокацион пробалар. Бу иң төгәл һәм нәтиҗәле алым. Бу 100% гарантия бирүче бердәнбер чара. Бу алым махсус оешмаларда һәм табиблар күзәтүендә генә эшләнә. Табиб аллергенны бераз гына тел астына сөртә яки борын куышлыгына тамыза. Шуннан соң организмның реакциясен күзәтә. Әгәр төчкерү, ютәл барлыкка килә, яшь ага икән, димәк кешедә бу матдәгә аллергия дигән сүз.

Өй шартларында аллергияне ничек ачыкларга?

Нәрсәгә аллергия булуын өй шартларында да ачыкларга була. Ләкин болай эшләү һәрвакытта да төгәл нәтиҗә бирмәскә мөмкин. Бары тик организм реакциясен игътибар белән күзәтергә һәм аллергенны ачыкларга тырышырга гына кирәк.

2-3 атна дәвамында күзәтүләр көндәлеге алып барыгыз;

Нинди ризык ашыйсыз, нинди эчемлек эчәсез, барысын да шунда язып барырга кирәк;

Аллергия реакциясенең никадәр көчле булуын, дәвамлылыгын язып барыгыз;

Аллерголог яки диетолог белән киңәшегез. Аңа үзегезнең күзәтүләрегезне, язмаларыгызны күрсәтегез. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100