«Татар халкының бөеклеген юкка чыгармакчы булалар» | intertat.tatar

«Татар халкының бөеклеген юкка чыгармакчы булалар»

«Миргазиян» мәчете имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров тумышы белән Пенза өлкәсеннән. «Интертат”ка ул Пенза өлкәсенең татар җирләре булуы, татар халкына нинди стратегия кирәклеге һәм татарның бөек империк милләт булганы турында сөйләде.
«Татарстан — милләтебезнең бер өлеше генә» Пенза өлкәсендә яшәүчеләрнең милләтебез белән бәйләнеше кадими, чөнки бу җирләрдә үз вакытында Үзбәкхан хәзрәте Солтан Мөхәммәд Гыийас әддин 1313 елда ислам динен дәүләт дине буларак рәсми рәвештә кабул итә. Алтын Урда дәүләтендә татарлар милләт буларак оеша һәм телебез дә формалаша. Дәүләтебез бөек - Бохарадан Бухарестка, Алтайдан Кырымга, Казаннан Дәрбәнткә кадәр 150 шәһәребез була. Хәзерге вакытта милләтебез төрле өлкәләргә бүленсә дә, үз вакытында ул бер дәүләттә яшәгән. Чыңгыз ханның дүрт малае булган, дәүләтнең бер өлешен ул Җүчи улына бирә. Дәүләтебез Тартария, Җүчи Олысы, Алтын Урда дип исемләнә. Һәр мәдәниятнең нигезе бар. Төрки мәдәниятнең иң югары ноктасы — Алтын Урда мәдәнияте. Без шушы бөек мәдәниятнең варислары. Һәр дәүләтнең гомере була. Гарәп тарихчысы һәм фәлсәфәчесе Ибн Халдун кешенең һәм дәүләтнең гомерен чагыштыра: кешенең дә дөньяга килү вакыты, яшүсмерлеге, чәчәк атуы, авыруы, үлеме бар. Алтын Урда дәүләте дә шул этаплар аша үтә. Аның таркалуының сәбәбе — Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире. Икенче сәбәбе — һава торышы үзгәрүе. Безнең җирләрдә йөземнәр, өрекләр үсә, әмма климат үзгәрә һәм уңыш булмый. Тарихчы Юлай Шамилоглу Алтын Урданың таркалуын чума булуы аркасында дип аңлата. Ул Шамбала монастыреннән алып безнең шәһәрләр аша үтә. Шәһәрдә яшәүчеләрнең яртысы һәлак була. Тагын бер сәбәп — Аксак Тимернең сугыш белән килүе. Бик зур канлы бәрелешләр була, бер миллион кеше ятып кала, кырык мең осталарыбыз әсир була. Шулай да, тормышыбыз тукталмый, аерым-аерым дәүләтләр: Казан, Кырым, Хаҗитархан (Әстерхан), Себер, Бөек Урда, Нугай Урдасы, Касыйм, Үзбәк, Казах ханлыклары барлыкка килә. Пенза өлкәсе дә Казан ханлыгының бер өлеше була. Казан ханлыгы мөстәкыйльлеген югалткач, үзгә чор башлана: көчләп чукындыру һ.б. Шуны аңларга кирәк: Татарстан — милләтебезнең бер өлеше генә. Калганнары Татарстаннан тыш төрле җирләрдә яши. «Без — империк милләт» Бүгенге көндә Казан милли-сәяси-иҗтимагый-тарихи-икътисадый мәркәз, үзәгебез булып тора. Әгәр дә йөрәк төзек булса, организмның башка әгъзалары да төзек була. Йөрәкнең башка әгъзалары белән элемтәне ныгыту кирәк. Бар яктан күпкырлы элемтәләр булырга тиеш. Без — бер милләт. Безнең тарихыбыз да, киләчәгебез дә бер. Тарихны белмәгән кеше борыны очыннан алдарак карый алмый, борыны төбендәге чокырларга бата һәм аның белән төрле сәяси уеннар уйныйлар. Тарих кайчак кабатлана да ул. Милләтебезне бүлү, бер-беребезне дошманга әйләндерү, нигезебездән һәм динебездән аеру сәясәте бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Аның ысуллары үзгәрә, ләкин максатлары бер. Телебезгә, милләтебезгә каршы җитди бер сәясәт алып барыла. Моның өчен без анализ ясый белергә тиеш. Бүгенге көндә татарларның саны Россиядә икенче урында. Без — империк милләт. Үз вакытында Алтын Урда һ.б. ханлыкларны, мәмләкәтләрне төзегәнбез. Татар халкы мәмлүкләр дәүләте белән идарә итә. Татар халкының бөеклеген юкка чыгармакчы булалар. Нинди дә булса халык үз урынын алырга тели икән, аның өч әйбере булырга тиеш: фикере (фикеребез — Коръәни), җире һәм саны. Шушы өч фактор булмаса, милләтнең киләчәге юк. Без Аллаһның Китабы — Коръәнне укырга тиеш. Татар халкының мәдәнияте ислам мәдәнияте нигезендә төзелгән. Тарихыбызны, динебезне, телебезне белергә һәм белгечләребезне тупларга тиешбез. Стратегиябез булырга тиеш. Кызганыч, Милли җыенда Татар халкының стратегиясен «алмакай кәгазе» дип әйттеләр. Ул кәгазь кеше көлкесе иде. Галимнәребезне тупларга да, милләтебез белән киңәшеп, стратегия төзү зарур. «Җанисәптә бер милләт булып, татар булып язылыйк» Татар халкы тарихын, телен, динен белсә, милләте белән горурланачак. Тарихы булган милләтнең киләчәге дә бар. Без сәяси тозакларга керешмик, җанисәптә бер милләт булып — татар булып язылыйк. Башка юлыбыз юк. Кардәшлегебезне югалтсак, безне таптап узачаклар һәм тарихи архивларга — «чүплекләргә» ташлаячаклар. Чын егет булып яшик. Без — дәүләтле халык. Татарстаныбызны саклыйк, аны киңәйтик. Татарстан тарихи вазифасын үтәргә тиеш. Габделгаффар Кәрими дигән тарихчы китабында Алтын Урданың исемен Татарстан дип яза. Татарстан Җөмһүриятенең тамырлары Алтын Урдага барып тоташа. Татарстан Алтын Урда кебек үк көчле булырга тиеш. Без Казанда алты ел яшибез һәм хезмәт итәбез, укытабыз. Кызганыч, Казанда татар халкы үз рухын югалткан. Казан урамнарында татар телен ишетмибез. Балаларыбыз белән төрле паркларга барып, үз баласы белән ана телендә сөйләшкән гаиләләр меңгә бер очрый. Казан халкы бөтен татар халкына гүзәл үрнәк булып яшәргә тиеш. Рухсыз җан ул — мәет. Тере мәет булып яшәмәсәк иде.