«Бик сагынабыз сине, Мәҗит бабай»

«Татар-информ» журналисты Бөек Ватан сугышы ветераны булган бабасы белән бәйле балачак хатирәләре белән уртаклаша.
Бабаем Гарипов Мәҗит Гариф улы 1920 елгы, Питрәч районы Тау Иле авылы кешесе иде. Әбием белән алты бала үстергәннәр. 14 оныклары, 24 оныкчыклары бар. Исән булса, Мәҗит бабам 100 яшьлек юбилеенда Җиңүнең 75 еллыгын куанып каршы алган булыр иде. Бабай 9 май бәйрәмен апрель азагыннан «май җитә» дип көтә башлый иде. Яратты Җиңү көнен! 9 майга өч көн кала медаль-орденнары тагылган костюм-чалбарын шкафтан чыгарып, өстәл өстенә куя иде. Мин аларга кергән саен шуларны тотып карый идем. 9 майда митингта сугыш елларындагы хатирәләре белән уртаклашкач, «Без күрдек, сез күрмәгез», — ди иде ул, чыгышын тәмамлап. Әни белән камыр ризыгы пешерәбез дә, мин әби-бабайга кертәм. Кайчак мин кергәндә бабай ишегалдында нидер эшләп йөри, «Кая, нәрсә пешердегез?» — дип тастымалны ачып карый да, «Бар, әбиең янына кер», — дип озатып кала. Кайвакыт мин кергәндә алар төшке ашны ашап утырган була. Бабай алдында кечкенә тимер җамыяк, анда әби пешергән умачлы аш яки сарык ите шулпасында пешкән кәбестәле аш. Әби пешергән ашның тәмлелеген аның һәр баласы, оныгы хәтерлидер… Бабай итнең майлы кисәгенә тоз сибеп ашап куя, миңа да кисеп бирә, әби чәй ясый. Бабай чәй янына прәннек-печенье куя. «Кызым, писүк сал», — ди. Тамак тук, күңелләре булсын дип итен дә кабам, писүген дә салам, прәннеген дә алып чыгып китәм. Мин, кечкенә кызчык, мендәр өстенә яба торган ак җәймәне башыма бөркәнәм дә көзге янында бөтереләм. Бабай күреп ала да, тальян гармунын кулына алып уйнап җибәрә. «Бие, кызым», — ди. Пенсия алган көн. Бабай кибеткә ике тапкыр, кайвакыт өч бара. Бер сумка азык-төлек алып кайткач, икенче тапкыр безгә алам дип бара иде. Кайвакыт нәрсәсендер онытып, өченче тапкыр да бара иде. Пакетта прәннек яки печенье, кәнфит, хәлвә, өчебезгә өч әтәч (таяктагы татлы кәнфит, аның аю, куяннары да була иде) һ.б.  Әби Казанга кунакка киткәндә сыерны саварга миңа кушып калдыра иде. Мин кергәнче, бабай бер сау кулы белән сыер саварга утырган була. Бабай, керәм бит инде, кердем бит инде, дим. «Ярар, кызым, мә алайса», — дип торып китә. Көтү кайтыр вакыт. Бабай капка төбендәге урындыкка чыгып утыра. Көтүгә баручы бала-чаганы үз янына чакырып ала да: «Кем малае (кызы) син?» — дип сорый һәм кесәсеннән карамель алып бирә. Ул кибеттән әбигә 1 кг ак эчле кәнфит алса, үзенә карамель ала иде. Ул карамельне әнигә, әтигә, безгә, кем урамнан уза — шуңа: «Кабып җибәр, авызыңа тәм керер», — дип бирә иде. Печән вакыты. Бабай ат белән көн дә печәнгә йөри. Алып кайта, тарата, киптерә. Аннары безгә кереп, йорт ишеген яртылаш ача да: «Нәни малай өйдәме, тезмәдә печән алып торырга», — ди. Энем өйдә булса, кереп китә, ул өйдә булмаса, мин керәм һәм энемнең ник керәсе килмәгәнен аңлап чыгам. Печән алып түгел, бабайның астан биргәнен көтеп арып бетәм. Тиз генә төшеп, башта тезмәгә атасы, аннары анда җайлыйсы килә. Ә бабай алай рөхсәт итмәячәк, үзем диячәк. 80 яшьтән узды, гел йөри печәнгә. Озаклап кайтмый, әби борчылып бетә. Йә арбасының тәгәрмәче чыгып, аны рәтләп азапланып ята, я кигәвен тешләвенә чыдамыйча, аты аны калдырып кайтып китә, бабай җәяүләп кайта. Балаларны бик яратты. Шәһәрдән кайткан балаларын да сагынып көтеп тора иде. Аларның кайтуга кочаклап-үбеп алганнарын ярата иде. «Кызым, син үпмәдең бит әле мине», — дип тә шаярта иде. Җиләк вакыты. Беренче җиләкне бабай авыз иттерә. Дүрт бәйләм җыеп кайта. Өчесе безгә — малаеның өч баласына, берсе әбигә. «Әле пешеп кенә килә, утырып кына җыя торган урынга алып барырмын», — ди. Әби белән икебезне наратлык аланына алып бара. Әби белән кырын ятып җиләк җыябыз. Аннары Казандагы апаларга хәбәр салабыз. Утырып барырга йомшак булсын дип, бабай ат арбасына апалар киеп үскән пәлтәләрне сала. Ат арбасына чак сыешабыз. «Бу юлы бигрәк күп булдыгыз, печән аз сыя инде», — ди бабай. Кәзгә эләгеп сикергән арбада көлешеп-шаярышып җиләккә барабыз. Аланлык безнең белән тула. Ул атын агач күләгәсенә бәйләп куя да, печән чаба. Ә без җиләк җыябыз. Бераздан бабай тикшерергә килә, чиләкләргә күз сала. Мактап куя. «Бераз җыегыз инде, мин печән төйи торам», — дип китеп бара. Аннары килә дә: «Атны кигәвен тешли, азаплап булмый инде, җыеныгыз, балалар», — ди. Арбада печән, аның өстендә пәлтәләр, кайтканда йомшак. Бабай кара көзгә кадәр печән җыяр иде. Бер кызын Үзбәкстанга кияүгә биргәч, поездда туйга баралар икән. Бабай поезд тәрәзәсенә карап, «карале, мондагы печәнне» ди икән… Бәрәңге кортының чыккан гына вакытлары. Бабай савытка керосин салып бирә, бергәләп бакчада корт җыябыз. Әле ул вакытта колорадо коңгызыннан агуламыйча гына котыла идек. Бәрәңге утырту, ярдыру вакыты. Безнең авылның дүрт ягында да рус авыллары. Ул күрше авыллардагы рус бабайларының кайсы белән бабай фермада эшләгән, кайсын каян белгәндер, белмим. Шул рус бабайлары бәрәңге утыртырга, соңрак ярдырырга минем бабайдан ат сорарга килә. Алар хәйран гына сөйләшеп утыра иде, бабай татарчалы-русчалы сөйли, рус бабае да аңлавын белдереп, сузып «дааа» дип куя иде. Бабай, гадәттә, атын иреккә җибәрә. Ат качып колынлый иде. Кайбер елны бабай аны өченче көн дигәндә таба иде. Башта җәяү эзли, аннары рус авылына барып, багучыдан сорый. Анысы тае белән табасың, дип куандырып кайтара. Шуннан бабай рус авылындагы берәр кешедән яки авылдагы минем икенче бабайның атын алып, үз атын эзли иде. Таптым дип кайтып әйтә дә, кеше атын илтеп килә. Ашыкмыйча кызыл тасмага миләш агачы тегә. Аннары әти машина белән атын алып кайтырга илтеп куя иде. Бабай атка атланып урам буйлап кайта, янәшә кызыл тасма тагылган тае атлый. Ат кайбер елларны абзарда да тайлый иде. Гадәттә, авыл кешесе абзардагы үрчемне көтә бит инде. Ат сишәмбе тайлаган, бабай җомга әйтермен дип әбигә әйтмәгән. Әби беркөнне ат абзарын караса, тай аякларында нык басып тора, муенында миләш агачы тегелгән кызыл тасма булган. Бабай чалган сарыкны тунаганда аякларыннан тотып торырга куша иде. Шундый озак һәм күңелсез эш иде бу. Кышын олы терлек чалганда, бабай тигезләп бөтен баласына ит бүлә иде. Ишегалды сабан туе кебек гөжләп тора. Кич төп йортка җыелышабыз. Апалар табын кора, бабай тальян гармунында уйнап җибәрә, әби такмаклар җырлый. Мин баланың «… Сиңа кияүгә чыгып, ник дурак булдым икән. Ник дурак булдым икән…» дигәне истә калган. Аннары шаркылдап көлешәләр иде.  «Бабаеңа мунчага син әйтеп кара әле, миңа кермим дия ул», — ди иде әби. Яшь барган саен киенеп-чишенү дә авырлаша шул. «Бабай, мунчага кер, әйдә», — дим. «Кызым, ярар инде, бу атнада кереп тормыйм», — ди. Мин хәйләсен беләм, «Бабай, сулар ясап куйдым бит инде», — дим. «И, кызым, ясадыңмыни, хәзер алайса, киемнәрне алам да барам», — дип өйгә кереп китә. Ә мин су ясарга мунчага йөгерәм. Бабай фермада терлек караучы булып эшли. Ул төнлә каравылда булганда, әби янына йокларга керәм. Бабай шулай куша. Мин бабай киткәнче үк дәреслекләрне күтәреп керә идем. Математикадан эшлим дә, бабай агач счет белән тикшерә. Аннары яныма чикләвек ватып куя, алма һәм башка тәм-томнар тезә. Кыш көне бабайның хайваннарны карарга чыкканын әллә каян белә идек, чөнки сарык-бәти бәэлдәве өйгә кадәр ишетелә. Сарыклар бәрәңге бакчасы янындагы абзарда тора. Бабай аларның бәтиләрен генә аралап чыгара да, алар яшелчә бакчасы буйлап йөгереп, сарайга кереп, он ялыйлар. Алар әниләре калганга өзгәләнеп кычкыралар, әле кирегә, әле сарайга йөгерешәләр, ярты юлда борылалар. Кайвакыт берәр сарык та ияреп чыкканы аңлашыла иде. Ул калын тавыш белән әле абзарга, әле сарайга йөгерә иде. Иң күңелгә тигәне — бабайның мине тәкә печкәндә чакыруы иде. Миңа бәләкәчне тоттырып куя да, кулына пәке белән йод ала. Минем бөтен тәнем чымырдап куя, башымны борам, тешемне кысам, күземне йомам. Бәтине кысып тотам, ул бар көченә тыпырчына. Казаннан кайткан оныклар кич клубка әзерләнә, өстәлгә бизәнү әйберләрен чыгарып куялар. Миңа кызык — һәрберсен тотып карыйм, бизәнгәннәрен карап торам. Шунда бабай да килә дә минем кебек кызыксынып тотып карый, апаларга күз сала: «Кызым, боларның барысы да кирәкме?» — ди. Җомга көнне бабай түгәрәк ак көзгесен алып өстәлгә куя, сабын күбекләтә, битен пумала белән сабынлый да кырына. «Әбизәтелне» битен кисә, район газетасын ертып, ябыштырып куя. Юынырга китә. Аннары киенә дә, тальян гармуны өстендә торган кара кәләпүшен ала һәм ак мич янына утырып догалар укый, теләкләр тели. Безнең йортлар кара-каршы тора. Аларда төн куна калган кичем булса, әби тәрәзәгә карый иде дә, әти-әни йортындагы утларны күреп, «күршеләр йокламый әле» дип шаярта иде. Әле дә авылга кайткач, кичен пәрдәне ачып, каршыдагы йортка карап торам. Күрше йорт тәрәзәсендә ут янганын күрәсе, әби сүзен кабатлыйсы килә… Тиздән җәй болын-кырларга ямь-яшел юрганын җәяр, ләкин атын болынга төшереп бәйләргә, көтү кайтканын көтеп, ишегалдына чыгып утырырга бабабыз да, әбиебез дә юк инде. Бергәләп печәнгә йөргәнне, ат арбасына бер көтү оныклар утырып, җырлый-җырлый җиләккә, мәтрүшкәгә барган бәхетле мизгелләрне моңсуланып сагынырга гына калды… Бабаем Гарипов Мәҗит Гариф улы 1941 елның 18 апрелендә Кызыл Армия сафларына алына. Ул Оренбург якларында тыныч кына хезмәт иткәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Кыска вакытлы хәрби өйрәнүләрдән соң 3нче Украина фронтына җибәрелә һәм атлы кавалериягә билгеләнә. Бервакыт дошман көчләренә каршы тора алмыйча чигенгәндә ул яралана. Аны ут эченнән Истапчик кушаматлы аты алып чыга. Ат каты җәрәхәтләнгән була һәм гөрселдәп җиргә ава. «Күземнән яшь атылып чыкты, атымны кочаклап алдым, ул хушлашкандай кешнәп җибәрде», — дип сөйли иде бабай. Госпитальдә дәваланганнан соң ул пехотага билгеләнә. 1944 елның 23 апреле аның күңелендә онытылмас хатирә итеп уелган. Алар ротасына Тираспольгә бара торган юлны саклау бурычы йөкләнә. Автомат һәм кул гранаталары белән коралланган сугышчылар юл буйлап килүче немец танкларын күреп ала. Бу бәрелешүдә безнең герой сугышчылар 25 дошман танкын юк итә. Анда күрсәткән батырлыгы өчен бабаем Кызыл Йолдыз орденына лаек була. Шәһәрләрне басып алганда никадәр төнге разведкаларда булырга туры килә аңа! Сугыш елларында 7 операция кичерә, сул күзен югалта, бер кулы гарип кала. Ул соңгы тапкыр сугыш бетәргә биш көн кала яралана һәм 15 майга кадәр Кавказдагы госпитальдә ята. Мәҗит бабай 2 орден, 11 медальгә лаек була. Шул исәптә, «Җиңү ордены», «Германияне җиңгән өчен», «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Георгий Жуков» медальләре һәм юбилей бүләкләре дә бар. Бабам 2004 елда вафат булды.