Рамил Төхвәтуллин: «Үзебезгә дә батыррак булырга кирәк, чигенүнең чиге булырга тиеш!»

«Россиянең иң югары норматив-хокукый актына бер халыкка, бер телгә генә аерым сәяси статус бирү һич гадел эш түгел дип саныйм», — диде депутат.
«Үзебезгә дә күп очракта батыррак, игътибарлырак булырга кирәк, чөнки чигенүнең дә чиге булырга тиеш!» — Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында депутат Рамил Төхвәтуллин шулай дип чыгыш ясады. Ул РФ Конституциясенең 68 маддәсенә тукталды. «Дөрес, бер яктан, Конституциядә төп гарантияләр сакланган кебек, ягъни, республикаларның, Россиянең дәүләт теле белән беррәттән, үз дәүләт телләрен билгеләү хокукы, халыкларның туган телләрен саклау, өйрәнү, үстерү мөмкинлеге дә теркәлгән. Шул ук вакытта, Конституциягә рус телен „государствообразующий“ халыкның теле дип кертү, рус халкын һәм рус телен Россиядә яшәүче башка милләтләрдән өстенрәк кую булып чыга», — дип саный парламентарий. Ул Россия дәүләтен күпсанлы милләтләр тәшкил итүен искәртте. «Бүген алар федерациянең нигезе булып тора. Илдә 193 милләт вәкиле яши, алар 277 телдә, диалектларда аралаша. Россия халкының 82 проценты — рус милләте, илнең төп дәүләт теле рус теле булу — табигый хәл. Шулай да, Россиянең иң югары норматив-хокукый актына бер халыкка, бер телгә генә аерым сәяси статус бирү һич гадел эш түгел дип саныйм. Бу минем фикерем генә түгел, үз язмышына битараф булмаган милли республикаларның да фикере шундый», — ди Рамил Төхвәтуллин. «Әлбәттә, гамәлдәге Россия Конституциясенең 136 маддәсе без бүген фикер алыша торган төзәтмәләрне „особый порядок“ рәвешендә, субъектларның закон чыгару органнары хуплап тавыш бирү юлы белән генә, бөтенхалык тавыш бирүеннән тыш кына кабул итү хокукын бирә. Шулай да киләчәктә илебез җитәкчеләре әлеге төзәтмәләр нигезендә кабул ителәчәк законнарда милли республикаларның да мәнфәгатьләрен исәпкә алырлар дип чын күңелдән өметләнәбез», — ди ул. Чыгышында ул лирик чигенешкә тукталды. Россия Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы әгъзасы Маргарита Лянгеның рус теленең язмышын кайгыртып, Библиядәге Вавилон башнясы турындагы риваятьтәге вакыйгалар кабатланмасын дип, әйтелгән фикерләрен мисал итеп китерде. «Эчтәлеге шулай: су басудан соң җир йөзендә бары тик бер халык кына яшәргә һәм ул халык бер телдә генә сөйләшергә тиеш булган. Бу халык Вавилон шәһәрен төзеп, күкләргә ашкан манара төзергә ниятләгән. Әмма Алла башка фәрман җибәргән. Ул шушы халыкны төрле телләрдә сөйләшергә мәҗбүр итә. Шулай итеп, күптеллелек барлыкка килә, ул кешеләрнең бер-берсен аңламавына китерә, шәһәр төзелеше туктала, халык дөнья буйлап сибелә. Госпожа Лянгены куркыткан төп әйбер дә шул бугай», — диде Рамил Төхвәтуллин. «Әмма, минемчә, риваятьнең мәгънәсе күпкә тирән. Чөнки хәтта Алла бер телгә генә өстенлек бирмәгән! Дөресен әйткәндә, үзебезгә дә күп очракта батыррак, игътибарлырак булырга кирәк. Чөнки чигенүнең дә чиге булырга тиеш!» — дип тәмамлады.