Татар милләтенең өч кенә дусты бар - театр, эстрада һәм әдәбият | intertat.tatar

Татар милләтенең өч кенә дусты бар - театр, эстрада һәм әдәбият

Буа дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев милләтнең киләчәген театр, эстрада һәм әдәбиятның үсешенә бәйләп карый.
Яңа ел алдыннан Камал театрында түгәрәк өстәл артында татар театрлары директорлары җыелды. Алар шактый гына бәхәскә кереп, зур-зур проблемаларны күтәрде. Һәрберсенең татар театрының яшәешенә карата үз карашы бар. Камал театры, академия театры буларак, үз күзлегеннән фикер йөртә, шәһәр театрлары үзләренчә әйтә, безнеке кебек район үзәгендә урнашкан театрлар үз проблемаларын яңгыратты. Әлбәттә, төрле фикер булды. Шулар арасыннан иң мөһиме — телне һәм тамашачыны ничек саклап калырга? Сүз арасында татар эстрадасы татар театрына көндәшме, дусмы дигән фикер дә алга сөрелде.  Дөресен әйткәндә, бу сүзләрне ишеткәч, бераз аяныч булып китте, чөнки мин, эстрада белән сәхнәгә чыккан кеше буларак, татар тамашачысы төрле катламнан тора, дип саныйм. Кемдер классик музыка ярата, кемдер джаз, кемдер рок, кемдер Шаһиморатовага, кемдер Тямаевка мөкиббән. Бу фикерем эстраданы яклаудан гына түгел. Минемчә, бүген милләтебезнең сагында аның мәнфәгатьләрен яклап яшәүче өч нәрсә бар, хәтта дүрт тә. Аның беренчесе — театр, икенчесе — эстрада, өченчесе — татар әдәбияты. Дүртенчесе — гаилә. Гаиләдә инде күптән татарча сөйләшмиләр, чөнки бүген глобаль интернет, телевизор, «Маша и Медведь» кебек мультфильмнар, балалар бакчасы, мәктәп аша безнең телгә янаган процесслар кереп бара. Хәзер Актаныштагы татар авылларында да, Буада да, Чүпрәледә дә, Матакта да һәр кечкенә бала, хәтта балалар бакчасындагылары да — барысы да русча сөйләшә, русча фикер йөртә, русча аңлый, русча аралаша. Бу — милләт дигән агачны төбеннән кисү процедураларының берсе. Без күпчелек халыкны, авылда эш бетү сәбәпле, соңгы утыз ел эчендә мегаполисларга күчердек, шулай ук аянычлы 90нчы елларның шаукымы да гаиләдә татарча сөйләшүгә, татарча фикерләүгә аяк чалды. Кабатлап басым ясап әйтәм: бүген татар милләтенең өч кенә дусты бар. Аның берсе — театр, икенчесе — эстрада, өченчесе — әдәбият. Без шушы дусларыбызны саклауга хәзер бөтен көчебезне куярга тиеш. Аларны үстерү өчен нинди ресурслар, чыганаклар бар, шуларның барысын да табып, кирәкле юлга юнәлтергә тиеш булачакбыз. Әйе, бүген иң мөһим нәрсәләрнең берсе — татарча фикерләү, татарча уйлау, татарча җырлау, уйнау, татарча язу, татарча яшәү. Шул нисбәттән татар эстрадасы да татар театрына беркайчан да көндәш була алмый, ә киресенчә, алар бер-берсенә терәк кенә. Бервакыт Минтимер Шәрипович исеменә «Барс Рекордс» компаниясе өстеннән: «Алар биш йөзгә якын артистны сәхнәгә чыгарды, җырлары да, киемнәре дә татарныкына охшамаган, безнең милләткә тап төшерәләр, зәвыгын бетерәләр», — кебегрәк эчтәлекле шикаять килгәч, түбәндәгечә җавап биргән дип сөйлиләр: «Аның бит иң мөһиме шул: алар татарча җырлый». Чыннан да шулай бит, татар эстрадасы нигезендә татарча җырлау, татарча сөйләшү, татарча фикерләү, татарча уйнау, татар булу ята. Татар эстрадасының бүгенге хәле бик аяныч. Без, дәүләт театрлары турында дәүләт ничек тә булса кайгырта әле, ә эстрададагылар бүген үз ипиләрен үзләре табып ашарга мәҗбүр. Әйе, соңгы елларда эстрада артистлары күбәеп киткән шикелле тоелса да, минемчә, яңа шартларда, кинәт кенә саегып, юкка чыгарга да мөмкиннәр. Бары тик мегапопуляр артистлар гына үзләрен сәхнәдә саклап кала алачаклар. Без барыбыз да бүген бер дисбедә: әдәбият та, эстрада да, театр да. Барыбыз да, беренче чиратта, Татарстан хөкүмәте ярдәменә мохтаҗ, чөнки без телнең, милләтнең, татарның төп сакчылары буларак, «яу» кырында алдынгы флангада.  ххх Мин татар театрлары җыелган түгәрәк өстәл артында шундый тәкъдим керттем: әйдәгез, бүгенге аяныч заманда яһүдләр шикелле булыйк, алардан үрнәк алыйк. Тик боларны укыгач, мине милләтче, шовинист, сионист, семит дип уйламагыз. Моңа мине нәрсә этәрде соң? Әле кайткач та берничә көн уйланып йөрдем, уйлануымны хәзер дә дәвам итәм. Моңа кадәр миңа Санкт-Петербургта «Радуга» халыкара театр фестивале кысаларында оештырылган конференциядә катнашып, чыгыш ясарга туры килде. Аның темасы: «Театр — 2020: яшәү яки исән калумы?» («Театр — 2020: жизнь или выживание?»). Ә без, татар театры директорлары, башка ваграк проблемаларны алга сөреп, төп сорауларга басым ясарга оныттык кебек. Бүген глобаль үзгәрешләр вакытында безгә глобаль уйлый башларга өйрәнергә вакыт, җәмәгать! Әгәр дә без моны эшләмибез икән, киләчәгебез өметсез. Бу куркудан әйтү түгел, мин үземне иң оптимист кешеләрнең берсе дип саныйм. Шуңа да карамастан, икенче төрле әйткәндә, яһүдләр шикелле яшәргә өйрәнергә кирәк.  Ничек соң ул яһүдләрчә яшәү? Ничә мең еллар буе кыйналып, куылып йөргән яһүдләр, җир шары буенча таралып, бөтен илләрнең тарихларында урын алып, үзләрен милләт буларак саклап кала алды.  Шуңа өстәп, искәртеп үтәсем килә: дөньядагы беренче Адәм белән Һава милләтләре буенча яһүд, безнең бөтен пәйгамбәрләр яһүдләр: Гайсә дә, Муса да, Ибраһим галәйһиссәлам дә… Хәтта Мөхәммәтнең дә нәсел җепләре яһүдләргә барып тоташа. Менә шундый заманда, үзебезне саклап калыр өчен, әлеге тәкъдимне керттем дә инде. Аларны, өйрәнү чыганагы буларак, үрнәк итеп кулланырга кирәк.  Без, татарлар, театрны уйлап чыгарган халык түгел, тальян гармун да безнеке түгел, ул итальянныкы. Дин дә безнеке түгел, Ислам дине яһүдиләр диненә нигезләнеп, аларның Изге китапларына таянып барлыкка килгән (бу исемлеккә, шул исәптән, христиан дине дә керә). Бүгенге театр сәнгате дә яһүдләр тудырган әйбер. Минем белән хәзер килешмәскә, ул башка җирдә килеп чыккан, Борынгы Грециядә, Римда, Англиядә булган дип каршы төшүчеләр булыр, тик, минем күзәтүем буенча, бүгенге дөньяда барлык театрларны диярлек, андагы булган процессларны — фестивальләрне, лабораторияләрне күпчелек очракта яһүдләр җитәкли. Минем күзлектән караганда, Питердагы конференция белән Казандагы түгәрәк өстәлдәге сорауларның әллә ни аермасы да юк кебек. Берсе — шушы авыр заман капкасы төбендә басып торганда, глобаль кризиска кереп барган шартларда театрларны сәнгать буларак ничек саклап калырга дип уйланса, икенчесе — безнең түгәрәк өстәл — ниндидер көндәлек вак-төяк проблемаларга гына кайтып калды.  Ә бит безгә милли театрга, эстрадага, әдәбиятка кагылышлы проблемаларны зурдан күтәрергә, аны даими һәм җитәрлек рәвештә финанслауны булдырырга, шушы институцияләрне милләтне саклап кала торган иң төп чыганакларга әверелдерергә кирәк! Шуның өчен безгә яһүдләр кебек глобаль фикер йөртергә өйрәнә башларга, мондый югалту һәм югалу юлын үтеп, исән калган милләтләр (яһүдләр) тәҗрибәсен өйрәнергә, татарның чын терәге, дусты булган өч юнәлешне, бернәрсәгә дә карамыйча, даими финансларга, аларга ярдәм итәргә кирәк. Шушы юнәлешләрнең берсен генә югалтсак та, без инде тулы канлы милләт булып яшәешне дәвам итә алмаячакбыз. Шуның өчен, җәмәгать, кабатлап әйтәсем килә: безгә яһүдләрчә киң итеп, зурдан кубып, зирәк акыл белән уйларга һәм курыкмыйча фикер йөртергә өйрәнергә кирәк. Курыкмыйча!!! Курку — тезген, аяктагы тышау, Муендагы элмәк шикелле, Әйтер сүзләреңне әйттерми ул, Эшләттерми эшләр эшеңне. Ахыр чиктә адәм балаларын Колга әйләндерә куркаклык. Шул коллыкка эләкмәскә дисәң, Курыкмаска кирәк бер тапкыр. Әнгам Атнабаев