Тәрәзәңдә утың юк яки Кытайлар чынлап та 1,4 миллиардмы?

Курку катыш борчылу. Татар җәмәгатьчелегенең 2020 елда Русиядә узачак җанисәп мөнәсәбәте илә матбугатта чыккан фикерләре шундый хис-тойгылар белән сугарылган.
Проблема бар икән, аны чишү өчен гадәттә башкаларның бу мәсьәләне ничек хәл иткәннәрен өйрәнәләр, дөньяда булган тәҗрибә белән танышалар. Халык саны буенча беренче урыннарда, билгеле булганча, һиндлар һәм кытайлар тора. 2019 елның азагына беренчеләренең саны 1 387 297 452 кеше булыр дип көтелә, Кытайда исә 1 408 526 449 кеше исәпләнәчәк. Тик менә чин иле тәҗрибәсен өйрәнә башласаң, шактый гына шикләр килеп туа… Җилгә очкан $1 млрд Сүзне ерактанрак башлыйм, гафу итәрсез инде, барыбер очына чыгабыз аның ахырда, Аллаһ боерса… Күптән түгел миңа Кытайның Хайнань утравында булырга туры килде. Утрауның башкаласы Санья шәһәренең иң күренекле урыннарының берсе — «Beauty Crown Hotel» дип аталган торак комплексы, ул Гиннесның рекордлар китабына дөньядагы иң зур кунакханә буларак кертелгән, биредә 6,5 мең номер исәпләнә. Янәшәдә генә түбәсенә таҗ куелган зур чатыр тора, ул 3,5 мең кеше сыйдыра, монда берничә мәртәбә «Дөнья гүзәле» бәйгесе уздырылган. Торак комплексының халык кушкан исеме — «Алмагачлар», чөнки тугыз бинадан торган бу архитектура ансамблендәге йортлар чыннан да тәмле алмалар бирә торган агачларны хәтерләтә. Архитекторлар фикеренчә, алар Хайнаньда әйләнә-тирә мохитне саклауга, экология проблемаларына зур игътибар бирелүенә дә ишарә булып тора. Сүз уңаеннан, проектын дөньяның иң шәп архитекторлары әзерләгән, инвесторның чыгымнары 1 млрд доллардан артып киткән, төзелеш 2012 елда тәмамланган, тик йортлар һаман да… буш тора. Йортлар ник буш? Алар хәзер матур декорация ролен генә үти дисәң дә була. Бирегә туристларны җыеп алып киләләр, алар монда үз аяклары белән килеп тә «Алмагачлар» фонында фотога төшәргә ярата. Бигрәк тә төнлә, чөнки кояш баткач «Beauty Crown» биналары төрледән-төрле утлар белән балкый башлый, йортларда матур-матур сурәтләр, иероглифлар һ.б. пәйда була. Элегрәк бер йортның иң өске катына лифт белән менеп күзәтү мәйданчыгына чыгу мөмкинлеге дә булган, туристлар анда матур-матур фотолар төшергән. Тик Русиядән килгән бер төркем әдәпсезләр рөхсәтсез генә бер номерга кереп, аны пыран-заран китереп, карарлыгын калдырмагач, туристларны беренче катка гына кертә башлаганнар. Анда да карар нәрсә бар, әлбәттә. Иң алгы йортның беренче катына килеп кергәч, Ауропадагы берәр мәһабәт соборга эләктем, дигән тойгы кала. Ярымшар формасында ясалган биек түшәм һәм стеналар төрледән-төрле рәсемнәр белән бизәлгән. Колонналар да бар монда, аркалар да, рамнары «алтын» белән йөгертелгән олы-олы көзгеләр дә, дәү-дәү люстралар да һ.б., һ.б. Җанны тынычландыра торган классик музыка бертуктаусыз уйнап тора. Ник буш соң бу йортлар? Берничә аңлатма бар. Беренчесе болай. Имеш тә кунакханәнең хуҗасы аны 7 йолдызлы итеп квалификацияләүгә ирешкән, шуңа күрә бүлмә бәяләре бик югары, ә тору шартлары түләгән акчалык түгел. Өстәвенә якын-тирәдә (күп вакыт буш торган таҗлы чатырны исәпләмәгәндә) бернинди кызык та, кибет тә, сәүдә үзәкләре дә, рестораннар да юк, диңгез дә шактый ерак. Шунлыктан, килеп фотога төшеп китүчеләр күп булса да, биредә тукталырга теләүчеләр әз. Искәртеп китәргә кирәк, йортлар гел кунакханә бүлмәләреннән генә тормый, сатуга дигән фатирлар да бар монда, тик аларны да шул ук кыйбат бәя аркасында алырга теләүчеләр юк. «Ришвәт бирәләр дә, рөхсәт алалар» Безне озатып йөргән гид (ул үзен җайлырак булсынга Борис дип таныштырды) тагын бер аңлатма бирде. Аның сүзләренә ышансаң, «Алмагачлар»ны төзегән эшкуар Хайнаньның губернаторы белән бик дус булган. Төзелешкә рөхсәтне бик җайлы гына алган. Йортлар проект буенча 32 катлы булырга тиеш икән, чынлыкта 35 кат төзегәннәр. «Бездә бөтен кеше шулай итә, 2-3 кат артыграк төзи. Аннары ришвәт бирәләр дә, рөхсәт алалар», — дип сөйләде Борис. Тик бу юлы көймә комга терәлгән. Хайнаньның губернаторы имеш тә Кытай халык республикасы рәисе Син Цзиньпинга каршы нидер эшләгән дә, аны төрмәгә утыртып куйганнар. Эшкуар исә илдән качарга мәҗбүр булган, ә аның «Алмагач»ларын бүгенге түрәләр«артык өч кат төзелгән», дигән сылтау белән кабул итмиләр икән. Чынлыкта алар кәгазьләргә кул куярга куркалар, чөнки элеккеге губернатор янына төрмәгә эләгүләре дә бар, дип сөйләде гид Борис. Менә шундый күренекле урын… Нәрсәгә һәйкәл бу? Эшкуар саранлыгынамы, түрәләр башбаштаклыгынамы, әллә бөеклек, гигантомания чиренәме?. Нәрсәгә?! Кытайларга туктарга һич тә ярамый Хәер, буш йортлар Кытай өчен ис китәрлек күренеш түгел. Чин илендә, әйтүләренә караганда, хәтта буш шәһәрләр дә бар, аларны әле тагын өрәк шәһәрләр дип атыйлар. Мәсәлән, Чжэнчжоудагы (Хэнань провинциясе башкаласы) буш районнар турында 1 канал фильм күрсәткән иде. Өр-яңа йортлардан торган районнарда чыннан да көндез чыра яндырып эзләсәң дә эт тә юк. Хәер, фильмда каядыр еракта йөгереп йөргән бер этнең тавышы ишетелеп алды. Моңардан тыш, кешеләр яши дип исәпләнгән күп кенә яңа районнарда 3-5 процент фатирларның гына хуҗалары бар. 2015 елда өрәк шәһәрләрнең беренче рейтингы төзелгән, аңа 50 торак пункты кертелгән. Бу Кытайдагы һәр 13-нче шәһәр буш дигән сүз. Каян чыккан соң алар? Һәм ник буш?.. Дөнья икътисадын кризис бәреп еккач, ягъни 2008 елда Кытай феноменаль үсеш күрсәтте — 9 процент. Алар һәрвакыттагыча берни дә уйлап табып маташмаганнар, дөньядагы иң яхшы практикаларны гына кулланганнар. Билгеле булганча, Бөек депрессиядән АКШны Франклин Рузвельт инфраструктур проектлар — юллар, күперләр, төрмәләр һ.б. — төзү ярдәмендә тартып чыгарган. Чиннар тагын да алгарак киткән, алар зур-зур шәһәрләр төзиләр. Кешеләр төзелеш материаллары җитештерә, аларны транспортта ташый, йортлар, юллар җиткерәләр, хезмәт хакы алалар — шул рәвешле һәркем мәшгуль, һәркем хезмәт хакы ала, шул акчаны базарда тоталар, ягъни автомобиль, йорт җиһазлары җитештерүчеләр, ресторан һәм кибет хуҗалары да табышта. Ә хәзер бер секундка гына шушы көйләнгән механизмның бу урыны ватылды, ул туктады яки начар эшли башлады дип күзалдына китерик. Әгәр Кытайда эшсезлек 10 процентка кадәр менсә, бу бит 140 млн кеше эшсез кала дигән сүз! Чагыштырып карар өчен, Русиядә нәкъ шуның кадәр кеше яши, мәсәлән. Шуңа күрә кытайларга туктарга һич тә ярамый. Торыр кеше булмаса да, алар шәһәрләрне һаман төзиләр дә төзиләр. Бу, әлбәттә, исбат ителмәгән… 2010 елда, Кытайда җанисәп алган вакытта, энергетиклар фатирлардагы электр санагычларының да исәбен алганнар. 65 млн. фатирда санагычта ноль киловатт исәпләнгән. Ягъни, ун ел элек диярлек шулкадәр фатир буш булган. (Аңардан соң күпме төзелгән бит инде!) Сүз уңаеннан, Франциядә нәкъ 65 млн. кеше яши, французларны бөтен илләре белән Кытайга күчереп буш фатирларга урнаштырып булыр иде. Яки Гыйрак белән Әфганстанны икесен берьюлы күчерергә була, аларның һәрберсендә 32 млн. кеше яши. Тик шулай да нигә шулкадәр күп фатирлар хуҗасыз соң? Беренчедән, аларны бушлайга беркем дә бирми. 1 кв. м бәясе 10 мең юаньнан (100 мең сум тирәсе) башлана. Без искәртеп үткән Чжэнчжоуда, мәсәлән, 22 мең юаньга кадәр җитә. Икенчедән… Бу, әлбәттә, исбат ителмәгән фикер, конспирология тероиясе генә, тик шулай да, кайберәүләр уйлавынча, чин илендә 1,4 млрд кеше чынлыкта юк, имеш аларның саны ике мәртәбә кимрәк. Ә нигә кирәк соң кытайларга халык санын юри арттырып күрсәтергә? Башкалар курыксын өчен. Ауропада, мәсәлән, 740 млн. кеше яши. Кытайның берүзендә генә ике мәртәбә күбрәк кеше бар икәнен белгәндә, цзиньпиннар белән меркельләр һәм макроннар икенче төрле сөйләшә инде, әлбәттә. Кемдер юкны да бар итә Тик чин иленең халык саны турындагы рәсми күрсәткечләрен кире кагу яки дөрес түгеллеген исбат итү шактый авыр мәсьәлә, чөнки алар җанисәпне Берләшкән милләтләр оешмасы катнашында уздырган. Әмма Кытай зур ил бит ул, халык күп яши анда, каян барысын да күреп бетерәсең?.. Тагын шунысы да шиккә сала… Бала туу коэффициенты дигән күрсәткеч бар. Русиядә ул, мәсәлән, 1,2 тәшкил итә. Ягъни илдәге бер хатын үз гомерендә уртача 1,2 бала таба булып чыга. Халык саны кимемәсен өчен бу күрсәткеч 2,1 булырга тиеш. Шуңа күрә Русиядә халык саны ел саен кими, ә Кытайда (аларда гомумән 1 генә!) арта! Моны ничек аңларга?! …Кытайларның 1 миллиардтан артык икәнен бөтен дөнья белә. Һәм барысы да алардан шөлли. Бу хәтта халык авыз иҗатына да кергән, популяр мәзәкләрне генә искә төшерик. «Кытайлар кечкенә төркемнәр оештырып — һәрберсендә 20 миллион кеше — Русия чиге аркылы чыга башладылар». Шулай, кемдер юкны да бар итеп күрсәтә (яки булганны ике мәртәбә күбрәк ди), ә кемдер булганны да исәпкә кертә алмый. Бертуктаусыз шул бер үк ташка абынып тез ертканчы, башкаларның бу ташны ничек сикереп узганын өйрәнергә кирәктер бәлки? Нәрсә, әллә без дөрес итеп саный белмибезме? Бигрәк тә бик кирәк чакта... Халык саны буенча беренче бишлеккә Кытайдан башка тагын Һиндстан, АКШ, Индонезия, Бразилия керәләр. Аларда ничек икән?..