«Иман имана җире түгел шул»

Иман имана җире түгел шул: ул, аның кебек, ир-атлар арасында бүленми, шуңа күрә кемгәдер эләкми кала. Татарстан Язучылар берлегенең чиратагы съезды алдыннан каләм иясенең намусы хакында зуррак мәкалә язарга кирәк иде, әлбәттә. Әлегә шул проблемага бер әңгәмә уңаеннан тукталам.
Иман имана җире түгел шул: ул, аның кебек, ир-атлар арасында бүленми, шуңа күрә кемгәдер эләкми кала. Татарстан Язучылар берлегенең чиратагы съезды алдыннан каләм иясенең намусы хакында зуррак мәкалә язарга кирәк иде, әлбәттә. Әлегә шул проблемага бер әңгәмә уңаеннан тукталам. Интертатта «Рафис Корбан — Язучылар берлеге дигән „баллы“ урын һәм язучыга биреләсе бал турында» исемле Рузилә Мөхәммәтова хәзерләгән һәм ниндидер тәнкыйть өлешләре дә булган материал басылып чыкты. Кем нәрсә язса, шул дөрес кебек заманда яшибез. Гаделлек тарафдары сыман кылану модада. Кайчандыр оешмабызны җитәкләгән әдип, аның берлеккә рәис булып сайлану тарихы, башка нәрсәләр турында язып, мин дә кешенең кайбер нәрсәләргә күзен ача алам. Кирәк дип санамыйм. Әңгәмәдәге кайбер юлларга, бигрәк тә үземә кагылган урынга тукталсам да җитәр. Рафис әфәнде болай дип белдерә: «Президент белән бер очрашу булган иде: Разил Вәлиев, ул вакыттагы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Гүзәл Яхина һәм мин катнаштык. Разил Вәлиев: «Зөләйха күзләрен ача»ны бик әйбәт роман, бер утыруда укып чыктым», диде. Мин укымаган идем. Бу кызны берлеккә алырга кирәк дип сөйләштек тә алдык. Кабул итү коллегиясе башында утырган Тәлгать Галиуллин, Рифә Рахманнар алды. Романны бит халык яратып укыды…» Кайчак каләм язганнарга түзгән кәгазьгә гаҗәпләнәсең. Кеше үз ялганыннан үзе ояла микән, дип уйлыйсың. Юктыр кебек. Рафис Корбан берлеккә рәис булып килгәч, кабул итү коллегиясенә кертелдем. Мин моңа башта ризалашмаган да идем. Рәис үзе, син анда булсаң, оешмабызга чын язучылар гына керер, бер кешене дә сезне мәҗбүриләп алдырмам, Рифә, каршы төшмә инде, дип, бик сорагач кына, анда да авырсынып кына килештем. Баштарак эшләр шулайрак барды да. Соңрак Рафис абый сирәк булса да коллегия утырышларына керә һәм, тегене яки моны алыгыз, дип ныклап басым ясый я алдан коллегия әгъзаларын (үземә мөрәҗәгатеннән чыгып әйтәм!) шул рәвешчә кисәтә башлады. Кайсыдыр ул барган җиргә чәй өстәле хәзерләгән, икенче берсе алга таба кирәк булачак, Казаннан килгән рәисне яхшылап каршы алачак, кемдер — өстә утырган җитәкче кешесе, имеш… Шуның ише Союзга кергәндә мөһим булмаган сәбәпләр. Болар турында идарәдә әйттем һәм ике тапкыр коллегиядән китү гаризасы яздым. Хәтта гаризамны да кабул итмәделәр. Икесендә дә, син аннан чыксаң, берлегебезгә кермәгән кеше дә калмас, диделәр. Әле бу намуслы идарә иде. Коллегия тәкъдим иткән кайберәүләр оешмабызга уза алмады. Мондый күренештән куркып, коллегия җитәкчесен идарәгә йөртә башладылар, Тәлгат Галиуллин барында теге яки бу кандидатурага каршы тавыш бирмәсләр дип уйладылар. Рафис абый моны ачыктан-ачык әйтте дә. Гүзәл Яхинаны Татарстан Язучылар берлегенә алалар икән, дигән сүз киткәч, Рафис Корбан янына махсус кердем. Рәискә роман турында тискәре мөнәсәбәтемне сөйләдем һәм коллегиядә автор кандидатурасына каршы төшәчәгемне әйттем. Балалар янына еш барып йөргән чак иде. Гүзәл Яхинаны берлеккә махсус рәвештә мин Татарстаннан еракта чакта әлеге сөйләшүдән соң бик тиз тәкъдим иткәннәр... Казанга кайткач һәм бу хакта борчылуымны әйткәч, Рафис Корбан, ни эшли алдың, дигәндәй авызын ыржайтты. Рузилә Мөхәммәтова белән әңгәмәсендә хәзер менә ничә кешелек коллегиядән махсус минем исемне аерып чыгара.Бәлки, фамилиям Гүзәл Яхина иҗатын тикшергән утырышчылар арасында күрсәтелгәндер? Моны протоколлларны карап ачыкларга мөмкин. Әгәр инде Рафис Корбан рәислек иткән чорда андый ялганга барган булсалар, бу кеше күңелемне бөтенләй кайтарачак. Әңгәмәче сорауларына җавапларында үзен шундый зур каләм иясе, бер дигән җитәкче итеп күрсәткән әдипнең моның кадәр ваклануы сәбәбен беләм, билгеле. Алдагы съезддан соң, кеше буларак та, язучы буларак та дәрәҗәңне төшерәм, бетерәм мин сине, дип, берничә мәртәбә янаган иде, шул «бетерү”ләренең чираттагысыдыр инде язмадагы исемем кергән абзац. Татарстан Язучылар берлеге башында торган Рафис Корбан «Зөләйха күзләрен ача»ның халыкта популярлыгын, әмма үзенең Президент белән очрашуга барган вакытка аны укымаганлыгын яза. Ә бит, Гүзәл Яхинаны берлеккә алу — намуссызлык, дигәнемә каршы, начар булса да, хөкүмәттәгеләргә каршы бармаячагын белдергән иде. Әйтерсең, зур җитәкчеләребезнең иҗат берлегенең көндәлек гамәлиятенә тыкшынырга, яңа әдәби әсәрләрне укып, бәяләрен биреп барырга вакытлары бар, башка проблемалары беткән! Аларның, кемдер яннарына теге яки бу эштә ярдәм итүләрен сорап кергәндә, сүзен игътибарга алулары да бик җиткән. Берлекнең башында утырган кешенең җәмгыятебездә зур резонанс алган, милли зыялыларның күпчелегендә ризасызлык уяткан роман белән үз вакытында танышмаганлыгы, әмма, шул килеш тә, авторының киләчәген кайгыртып, Президентка барганлыгы, минемчә, оят булырга тиеш! Дөрес, Рафис Корбан ситуациядән җиңел чыккан: «китапны бер утыруда» укыган, каләмдәшләре арасында хөрмәткә лаек Разил Вәлиевкә сылтама ясаган. Икенче яктан, әсәрнең халыкта популярлыгын әйткән. Бу күренеш романның милләт файдасына язылуы һәм сәнгати югарылыгы турында сөйләми. Бүген зур күпчелекнең зәвыгы нинди икәнлеген, түбән сыйфатлы әсәрләрне яратыбрак укыганлыгын тагын бер тапкыр күрсәтә генә. Әйе, иман имана җире түгел шул. Аның кечкенә генә өлешен дә хөкүмәттән өлеш итеп ала алмыйсың. Рафис Корбан, үзе башкачарак аңлатса да, чынлыкта, каләмдәшләре кандидатурасын инде якламасларын белеп, постыннан киткәндә, Илфак Ибраһимовны оешмабыз башында күрергә теләве турында яза. Әйтерсең, кайчандыр үзеннән алда эшләгән рәисне яңадан сайламаска агитацияләп йөргәнен, аның эшчәнлеге турында тискәре фикерләр таратканын оныткан. Димәк, рәиснең хәтере кыска. Хәтерсез кешене яңадан бүлегебез башына утыртып куйсак, ул безнең турыда бөтенләй онытып бетермәсме? Пенсионерларны бал белән алдарга өметләнүе аңлашылды, әле бит оешмабызда бал тәтемәячәк яшьләр дә, пенсия алу вакыты җитмәгән өлкәнрәкләр дә бар. Кармакка алар өчен дә берәр җим каптырырга кирәк. Рафис Корбан эшләгән эшләре, иҗаты белән мактана. Кеше күрмәгәнне күрсәтәсе киләдер. Ул моңа хаклы. Кемнеңдер авызын-колагын бал-май белән томалагандай итәргә шулар да җитәр иде. Нигә чынны ялган белән дә буташтырырга? Татарстан язучылар берлегенең съездны уздырасы-уздырмасы да билгеле түгел, Рафис Корбан шуның башына утыру көрәшен башлап та җибәргән. Хәер, аның әлеге көрәш юлыннан читкә тайпылганы булмады да кебек. Ничә йөз язучыга күренеп торган бер генә кәнәфи булгач, аның өчен тартышу җанның үлем белән тартышуына тиң. Мин Рафис Корбанны эчемнән генә кызганам да: шушы көрәштә сәламәтлеген генә югалтмасачы.