Нәфисә Минһаҗева: «Туристларны Зәңгәр күлдә коендыру түгел, якын да китермәскә кирәк»

КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтының табигатьне җайлаштыру һәм судан файдалану кафедрасы мөдире, профессор Нәфисә Минһаҗева Зәңгәр күлдә коенучыларга үз дәгъвасын белдерде һәм әлеге уникаль су объектларының болай да җир йөзеннән югалу куркынычы зур булуын искәртте.
Зәңгәр күл дип аталган сулыклар Россиядә бик танылган. БДБ илләрендә дә, Кавказда да Зәңгәр күл дигән күлләр байтак. Ягъни, аларның исемнәре генә шундый. Ә 1968 елда географ Ступишин Татарстанда урнашкан әлеге күлләрне Зәңгәр күлләр дип типлаштыра.Зәңгәр күл тибы - карст чыгу юллары булган, бик тирәндә җир асты сулары белән тукланучы сулыклар. Алар ел дәвамында туңмау, гел түбән температурада торулары, суның үзгә зөбәрҗәт-зәңгәр төсмердә булуы белән уникаль. Зәңгәр күлләрнең суы югары дәрәҗәдә минераллаштырылган. Бер литр суда 2,5 грамм минерал бар.Мондый үзенчәлекле сулыклар Россиядә бик сирәк. Татарстан территориясендә әлеге көндә өч Зәңгәр күл бар. Алар — зур Зәңгәр күл һәм ике кече Зәңгәр күлләр. Элек алар өчәү генә түгел, күбрәк булалар. Кызганыч, хәзер алар сазлыкка әйләнеп беткәннәр инде. Шундый ук хәл Марий Эл республикасында да күзәтелә. Анда да өч кенә Зәңгәр күл үз уникальлеген югалтмаган.Күлнең әлеге уникаль үзенчәлекләре бик тиз юкка чыга. Зәңгәр күлләр чагыштырмача яшь күлләр булып саналсалар да, алар да актив рәвештә сазлыкка әйләнеп баралар. Ни өчен? Чөнки безнең республикада Зәңгәр күлләрнең табигый кыйммәтен аңлап бетермиләр. Уникаль су объектларын кулланырга түгел, алар белән хозурланырга гына кирәк. Кулланырга һич кенә дә ярамый! Туристлар өчен күзәтү мәйданчыклары төзергә һәм күлләргә бөтенләй якын китермәскә кирәк.Зәңгәр күлләргә дә, Ниагара шарлавыгына караган кебек, карап хозурланырга гына кирәк, аңлыйсызмы? Чөнки андый су объектлары бүтән юк. Алар Россидә түгел, дөньяда бармак белән генә санарлык.«Россиянең табигый мирасы» дип аталган китапка Татарстаннан ике генә объект кергән. Берсе — Идел-Кама тыюлыгы, икенчесе Зәңгәр күлләр. Ягъни, безнең республикада шушы ике объекттан да кадерлерәк нәрсә юк. Шулай булгач, ник аларны шундый начар йогынтыга дучар итәргә? Ни өчен ярларына тиеп торырдай итеп йортлар төзергә? Ни өчен күлгә машиналарны якын китерергә? Нигә кешеләр агымын кертергә?Якын-тирәдә яшәүчеләрдән еш кына шикаятьләр килеп тора. Бер ягында төзелеш бара, икенче яклап агачларны кисеп киләләр, күлләрдә чамасыз кешеләр агымы, машиналар күлнең ярына ук килеп туктый дип язалар. Хәтта кайберәүләр шунда машиналарын да юалар. Зур күлгә кереп туктаган машинаның фотосын миңа җибәрделәр. Бу варварлык, иптәшләр! Ничек шундый эшкә барып була? Бөтен территориядәге чүп-чарның исәбе-хисабы юк. Шуңа өстәп, мунчалар да китереп куялар. Рәхәт бит: мунчада эсседә утыралар да, шул пычрак тәннәре белән салкын күлгә сикерәләр.Дөресен әйткәндә, болар барысы да безнең табигый байлыкларны саклый, кадерли белмәвебезне аңлата. Массакүләм мәгълүмат чараларында күп кенә материаллар чыгуына да, бу территориянең тыюлык булуына да карамастан, «бу күлләр уникаль бит» дигән фикер бөтенләй юк.Күлләрне бары тик рекреация максатыннан гына кулланалар. Анда йә бер, йә икенче төркем туристлар килә. Әле акваланглар белән чумып, күл төбенә чыршы да куеп йөриләр. Аннары «Нигә күлнең ул җире башта егерме бер метр иде, хәзер унтугызга гына калган?», «Нигә су әкренләп үз төсен югалта?» - дип аптырыйлар. Шуңа өстәп, күлдән чиләкләп сульфатлы су ташыйлар. Сульфатлы суны кашыклап кына эчәргә ярый икәнен дә оныталар.Минем әйткән сүзләрем ял итүчеләргә бер дә ошаямаячак. Чөнки +30 градуста +6лы суга сикерү, аннары кире кояшка чыгу рәхәтлек бирә, дәрт өсти. Тик һәр кешенең тәненнән чыккан тир, аммоний суга эләгүе беркемне дә борчымый.Территорияне матурларга теләүче кешеләр дә бар, әлбәттә. Тик алар да кайвакыт саклык белән эшләргә кирәген онытып җибәрә. Мәсәлән, берничә ел элек Казансу елгасын зур Зәңгәр күлдәге шарлавык тирәсеннән чистартырга уйлап, авыр техника керттеләр. Тик экология белгечләре дә, дәүләт экспертизасы да ул җирлектә туфракның йомшак икәнлеген исәпкә алмаган. Нәтиҗәдә, экскаватор батып калды. Әлеге «техника могҗиза»сын алыр өчен нәрсә эшләделәр? Әйе, Зәңгәр күлне Казансуга куштылар. Куштылар да, күлнең уникальлеге дә бетте. Чөнки дәвалы матдәләр юкка чыкты, Кызыл китапка кергән үсемлекләр һәм хайваннар үлеп бетте. Ягъни, бу Зәңгәр күлләрдә генә була ала торган үсемлекләр һәм хайваннар төре бөтенләй юкка чыкты дигән сүз. Уникаль булып саналган үзенчәлекләре кыш көне туңды да бетте.Инде алты ел үтте, тик булган үзенчәлекләрнең кире кайтуы күзәтелми. Күл үзенең зәңгәр төсен югалтты, сазлыкка әйләнә башлады. Бу бик аяныч хәл, чөнки без, чыннан да, иң кыйммәтле әйберне сакламыйбыз. Бу матурлыкка өстән карап хозурланырга кирәк, астан таптап һәм юкка чыгарып түгел.Зәңгәр күлләр — табигать ясаган картина, тере картина. Без бит картиналарны музейга куябыз. Бездә менә искитмәле табигый объект бар, ул үзе музейга әйләнергә тиеш. Су исә бары тик фәнни максатларда гына кулланылырга тиеш. Кабатлап әйтәм: уңга-сулга дәваланырга кирәкми! Зәңгәр күлләрне сакларга һәм бары тик карап хозурланырга гына кирәк.