Журналист Ләйсән Хафизова: «Ә сез татарның батыр егетләре кайда икәнен беләсезме?»

Ә мин беләм! Алар чын ир-атлар гына эшли ала торган урыннарда җыелган. Бу — зур төзелеш. Алар меңәрләгән кеше өчен торак төзи.
Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы Йорт төзү өчен тырышлык, көч һәм акыл гына кирәк. Бик җаваплы һәм саваплы эш. Йортны кем төзегән дигәндә, рекламаларда дан җырлана торган төзүче оешма да, хуҗалар да, генераль директорлар да күз алдына килергә тиеш түгел. Монда гап-гади төзүче, электрик, наладчик, төзелеш бара торган урында эшләүче тикшерүче һәм оештыручы егетләрнең күмәк хезмәтен күз алдына китерергә кирәк. Биредәге батыр егетләр зур итекләр, бушлатлар һәм каскалар киеп йөри. Битләре җилдән кипшегән, көрәк кадәр куллары каты һәм кыршалган булса да, аларның күзләре акыллы һәм карашлары җылы. Маратлар, Ирекләр, Алмазлар, Рөстәмнәр, Сергейлар, Даниллар, башка бик күпләр, шулар арасында чит илдән килгән Ким да бар — курку белмәс кешеләр алар. Селфи ясап ятмый, эш эшли алар Җир өслегеннән сиксән метрга кадәр биеклектә төшерелгән күренешләрне алар көн саен, тәүлек дәвамында күзәтә ала. Тик алар селфи ясап, хозурланып утырмый, аларның башка эше күп. Телевизор карап, социаль челтәрдә язышып утырырга вакытлары булмаса да, алар көнүзәк темаларны яхшы белә. Сакал, чәч, маникюр трендлары белән артык таныш булмасалар да, алар утыз катлы йортта электр челтәре, канализация һәм җылы үткәргеч системаларын яттан белә. Алар моны тотып эшли белә. Теория һәм тәҗрибә шушы чын егетләр кулында бербөтенгә әверелә. Урамда утыз градуска якын салкын булганда да, җил-буранда да эштә бу кешеләр. Күп катлы биек-биек йортны төзиләр, аннары эчендә җылылык, электр энергиясе челтәре һәм башкаларны ясыйлар, лифтлар куялар. Беләсезме, нинди җаваплы аларның эше. Һәм куркыныч та — аларның берсе генә булса да 10 сантиметрга гына хаталанса да йортны җимерергә, үзләренең гомерен алырга мөмкин. Берәүләре йортны төзи, башкалары тигезлекне, дөреслекне тикшереп тора, төзәтә. Бары тик шулай җайлашып эшләгән очракта гына, уртак нәтиҗә була. Акырышкан-бакырышкан тавыш та юк, барысы да алгоритм буенча бара. Һәркем үз урынында үз эшен төгәл башкарырга тиеш — юкса нәтиҗә булмый. Йорт төзегәндә, әйберләрне аркага салып, иң биек катка кадәр җәяү ташыйлар Техника заманасы булса да, эшләрнең шактые кул белән эшләнә. Мәсәлән, 24нче кат биеклегендә тар гына балконда тимер балкаларны эретеп ябыштырып, балкон ясаучы егетләргә мизгел саен саклык һәм тәвәккәллек таләп ителә. Стеналарны җылыткыч материал — түкле утеплительләрне дә егетләр аркаларына салып иң биек катка кадәр җәяү ташый. Күз алдына китерәсезме — күпме тапкыр менеп төшә алар унтугызынчы катка?! Йорт тапшырылганда гына диярлек лифтлар эшли башлый. Шуңа кадәр барлык әйберләрне кул белән ташыйлар. Монда эшчеләр болай булса ничек, тегеләй булса ничек дип фаразлап утырмый инде, алар тота да эшли! Алар исән калу бәһасен яхшы белә Бу егетләр ипләп-саплап йөри белми, алар зур-зур адымнар белән тиз-тиз атлап йөри. Алар кабаланмый, чапмый, алар җиргә нык итеп басып, кирәкле урынга бара-кайта. Җиргә нык итеп баса алар, чөнки 74,5 метр биеклектә — аста бушлык булганда, исән калу өчен, җиргә нык басып торуның бәһасен дә алар яхшы белә. Аларга исән калырга, эшләргә кирәк. Бу егетләрне өйдә хатыннары, балалары көтә. Алар күзләрен майландырып, матур кызлар күзләп, виртуаль дөньяда серфинг ясап «йөзми», алар җир һәм хезмәт кешеләре. Безнең заман геройлары сәхнәдә түгел Алар «гади кешеләр» түгел, алар «хезмәт кешеләре». Компьютер каршында көн-төн утырган гади кешеләрдән аермалы буларак, алар чынбарлыкны ясый, безнең тормышны реальгә әверелдерә. Минемчә, нәкъ менә аларның хезмәте алкышларга лаек. «Безнең заман геройлары» сәхнәдә түгел ул! Алар эштә! Салкында эшләгәч, бераз салып йөрмисезме дип сорадым, махсус шундый сорау бирдем. Алар барысы да аек егетләр. Эшләрен тәртип буенча, кагыйдәләренә туры китереп башкаралар. Эчү турында сорауга да үпкәләми генә, «Апа, юк, эчәргә теләк тә, вакыт та юк», — дип җавапладылар. Бөтен бер зур төзелештә бер салмыш кеше, тәмәке көйрәтеп торган компания күрмәдем мин. Биредә йөзләрчә кеше тыныч кына үз эшен эшли. Төзелеш дигәч, пычрак һәм тузан күз алдына килә. Ә алар шушы җир тузанында да чиста йөри. Алар әле төзелеп килә торган гына фатир ишегеннән узып кергәндә, бусагадан атлап узганчы, аяк киемнәрен сала. Алар модалы ботинка түгел, гап-гади «прощайка» аяк киемнәрен дә чип-чиста итеп йөртә. Үзем дә аяк киеме салмый йөргән идәнгә, шушы егетләр чиста оекбашлары белән кереп баскач, үзем дә оялдым. Алар койган һәр тузанын үзләре үк себереп-җыеп бара. Тиз һәм дөрес итеп эшләрен эшләп куя. Аларның компьютерда текст җыеп, аннары йөз хатасын төзәтеп алу мөмкинлеге юк. Дрель белән тишек тишсәң, аны сөртеп атып булмый бит инде. Аны бер тапкыр һәм нәкъ тиешле урында тишәргә кирәк. Йортка электр чыбыкларын сузу өчен дә бер тапкыр һәм дөрес иттереп урынын ясарга кирәк — хата ясау мөмкинлеге юк бу егетләрнең. Биредәге татарларның барысы да татарча аралаша Алар «татар теле бетәме-каламы» дип уйлап тормый — алар татарча сөйләшә, татарча аралаша, кирәксә, татарча сүгенә. Алар олыларга олылап, кечеләргә кечеләп «апай», «абый» диеп дәшә. Бу егетләр туры сорауга туры җавап бирә, интрига ясап тормыйлар, «Әйе» йә «юк» һәм бетте китте. Чөнки аларның вакыты юк, аларның эше күп. Күбесе шәһәр егетләре, татар-төрек лицее, татар-инглиз гимназиясе укучылары, барысы да диярлек югары белемле. Әлбәттә, русча укыганнар, тик биредә мин очраткан татарларның барысы да чип-чиста иттереп татарча аралаша. Төзелешкә эшкә дә һөнәрне сайлап, аңлап килгәннәр, кайсыберләренең нәселендә берничә буын төзүчеләр, кайсылары әле башлый гына. «Ничарадан бичара» дип, башка эш булмаганга гына, яисә акча өчен генә эшләп булмыйдыр монда. Авыр хезмәт — сүзсез. Милләте белән горурланган, хезмәте белән кешеләргә файда китергән, өендә балалары һәм хатыннары көтеп торганын белеп, үзенең исән-сау булырга тиешлеген истән чыгармаган кеше — чын ир-ат, бәхәссез! Тип-тигез мәйданда свайлар суга башлап, фатирларга кеше керерлек итеп әзерлгәнче күзәттем мин бу кешеләрне — сокландым! Тыйнак һәм әдәпле булу сәбәпле, алар үзләрен фотога төшерергә дә ризалашмады. Үзләре төшергән берничә сурәтне биредә куярга рөхсәт итте.