Вахит Имамов: «Татарны башкортлаштыру бара һәм бу – факт» | intertat.tatar

Вахит Имамов: «Татарны башкортлаштыру бара һәм бу – факт»

Башкорт галимәсе Нәркәс Әхмәдиеваның Башкортстан Республикасында татарларга карата ассимиляция сәясәтен имеш-мимеш дип атаган иде. Татар язучысы, тарихчы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов җавап бирде.
Тарих, тел һəм əдəбият институтының Башкортстанның иң яңа тарихы бүлеге өлкəн фəнни хезмəткəре Нәркәс Әхмәдиева «Татар-информ» хәбәрчесенә җанисәп гадел үтәр, татарларны башкорт итеп язу күренешләре булмас, бу турыда шикләр нигезсез булыр, җанисәптә татар халкын башкорт дип язу булмас дип өметләнүен әйтте.«Башкортстанның төньяк-көнбатыш ягында яшәүче татар халкының бер өлешен җанисәптә башкортлар дип язарлар, дигән шик йөри. Минемчә, бу шик-шөбһәләр уйлап кына чыгарылгандыр. Бу мифлар күптәннән бар инде. Алар ун елдан ун елга, бер буыннан икенче буынга күчә. Бу хакта 1980 елда да, суверенитет алган чорда да әйткәннәр иде. Хәзер дә әйтәләр. Бу вазгыятькә нокта куярга вакыт дип саныйм», — диде галимә.Нәркәс Әхмәдиева фикеренчә, Башкортстан Республикасында җанисәп үткәрү алдыннан татар зыялылары һәм битараф булмаган башка кешеләрнең җанисәп нәтиҗәләре дөрес булмас дигән уйлары бар.«Быелгы җанисәп 1979 һәм 1989 һ.б. елларда үткәрелгән җанисәп нәтиҗәләре кебек үк булыр дигән фаразлар әйтәләр. Шул рәвешле, башкортлар санын арттырып, татарлар санын киметеп күрсәтмәкче булалар, диләр. Әмма бу шикләнүләр — нигезсез. Җанисәпне алу — статистика билгеләү өчен мөһим корал, җанисәп мәгълүматларына үзгәрешләр кертү булмас дип өметләнәм», — дип сөйләде ул.Нәркәс Әхмәдиева быелгы җанисәп барлык детальләрне исәпкә алып оештырылыр дип өметләнә. Аның әйтүенчә, җанисәп белән бәйле рәвештә, интернетта Башкортстан Республикасында татарларга карата ассимиляция сәясәте куертыла, дигән сүзләр йөри (ассимиляция — бер халыкның, икенче халык (яисә аның бер өлеше) белән кушылып, үз телен, мәдәниятен, үзаңын югалту күренеше — ТИ).«Башкортстанда һәр милләт — төбәгебезнең мөһим өлеше булып тора. Беркемнең дә башкаларны үпкәләтәсе килми», — дип аңлатты ул Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында. ***Татар язучысы, тарихчы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамовның бу фикергә карата җавабы: — Тормыштагы фактлар безгә Нәркәс ханымның сүзләренә ышанырга һәм юанырга ирек калдырмый. Аңлавымча, ул «барысы да яхшы булачак», — дип тынычландыра. Аның кебек тынычландырып йөрүчеләр күп бездә. Без күзне ачып карарга тиеш. Хакыйкатьне бернинди юрган, ашъяулык астына яшереп булмый.Татарны башкортлаштыру бара һәм бу — факт. Мин Башкортстандагы татарларның шуңа бирелгәннәренә аптырыйм. Ни өчен алар әти-әниләренә хыянәт итә?Без үткән сайлауда инде ким дигәндә ике йөз мең татарны югалттык, аларны башкорт дип яздылар. Күптән түгел Башкортстанның җиде-сигез районында булдык, һәр районга кергәндә ыру баганаларын куеп чыкканнар. Башкортлар анда яшәгән һәр кешене «син фәлән ыру башкорты» дип әйтәләр. Аларның моңа нинди хакы бар?Мәсәлән, Башкортстанның Балтач районында чиста татар кешеләре яши. Алар өчен район саен ыру җыеннары үткәрәләр. Халыкны эшкәртү, аздыру бара. Һәм моның нәтиҗәсе бар: соңгы утыз ел дәвамында анда татар китабы, матбугатының кергәне юк, гел башкорт матбугаты, башкорт пропагандасы, БСТ каналында «син фәлән ыру кешесе» дигән тапшырулар бара.Болай йөреп булмый, милләтне якларга кирәк. Милләтче кеше утка да, суга да керә.Мисал өчен, Җәүдәт Хамматов дигән абзый: «Мөслим районы территориясендәге Мәлләтамак авылы халкы урман башкортлары икән», — дип сөйли. Ул кешенең авызына китереп сугасы килде. Ни рәвешле ул татар исемен шулай куллана?Дураклардан тыш, сатлыкҗаннар бар. Альберт Исмаилны әйтеп була. Рафик Бәхтиев дигән малай бар. Әби-бабалары чыгышлары буенча Актаныштан булуын әйтә, ләкин Башкортстанда туып-үскән дә, хәзер башкортка әйләнгән. Әллә ничә мең кеше белән сөйләшеп, башкорт булуын дәлилләгәне турында сөйләнеп йөри. Аны Башкортларның халыкара корылтаена эшкә алганнар.Менә шундый сатлыкҗаннар — пачкалап!Безнең татар шундый. Татарны начар дип сүгәсем дә килми. Аларны тотып кыйнасаң да юк, берни дә эшләтеп булмый, чөнки алар тумыштан сатлык булып туа. Аның ул канына сеңгән. Югыйсә, ничек инде ул әти-әнисе, әби-бабасының битенә төкерергә тиеш?Актанышта Башкорстаннан тарихчы Салават Хәмидуллинга болай дип әйттем: «Сез Гәрәй кабиләсенә өметләнмәгез. „Безнеке“ дип әйтәсез икән, димәк, сез Кырым да безнеке дип әйтергә тиешсез, чөнки Гәрәй кабиләсенең төп чыгышы — Кырымнан. Гәрәй кабиләсе Актаныш, Краснокама, Илеш районы территориясендә. Алар хәтта Ишембай шәһәренә кадәр таралган булган. Алар Арча районында да, Пермь өлкәсе, Балык бистәсе районы территориясендә дә бар. Татарстанның көнчыгыш районнарында яшиләр».Ә башкортлар тотканнар да, Илеш районында Гәрәй кабиләсе, Елан ыруы яши, дип тамга сугып чыкканнар, «Сез — башкортлар», — дип халыкның башын бутап йөриләр.Альберт Исмаил, Рафик Бәхтиев кебек сатлыкҗаннар бездә тагын табылачак. Үзләренең каннарын сатканнар — алар моны аңларлык дәрәҗәдә түгел. Бу җанисәптә дә татарларны югалтачагыбызны беләм, сизәм, чөнки Башкортстанның барлык дәүләт аппараты башкортлаштыру сәясәтен алып бара. Алар 47 томлык ыру китапларын чыгара, 17 томлык авыл тарихларын бастыра. Минзәлә өязенең барлык авылларын башкорт авыллары дип санап чыкканнар.Аларда кара шовинистик пропаганда бара. Моны аңласыннар иде.