«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» турында: тәфсирдәге хаталар өммәткә зыян китерә | intertat.tatar

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» турында: тәфсирдәге хаталар өммәткә зыян китерә

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә «Бәрәкәт» китап кибете ачылу тантанасында сорауларга җавап бирде. Ул Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан татар телендә «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» китабын бастыру турында үз фикерен белдерде.
2019 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы чыкты. Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Диния нәзарәтенең «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасына карата гаепләү таралуы турында хәбәр иткән идек. Мәсәлән, анда «кабер әһелләреннән ярдәм сорау» турындагы юлларны ширк дип атадылар. Диния назарәте бу хәбәрләрнең нахак булуын белдерде.  Исламча рухи тәрбия турындагы китапның төп критерие — безнең нинди җәмгыятьтә яшәвебезне белүебез, китапның кемгә юнәлтелгән булуы һәм эчтәлеге. Сүзегез һәм шәхси аңлавыгыз белән сез милләтара һәм динара низаг һәм каршылык тудырмыйсызмы? Үз динегездә, мөселман өммәтегездә каршылык барлыкка китермисезме?Мөхәррир яки авторның Аллаһы Тәгалә сүзе булган Коръәндә һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд с. г.в сөннәте нигезендәге Ислам идеологиясендә тиешле белемнәре булмаган килеш фикер, уй белдерүе, өндәве, шәригать, гакыйдә буенча теге яки бу нәзакәтле темаларга аңлатма бирүе бөтен китапның үзенә дә, мөселман өммәтен тәрбияләүгә дә бик зур зыян салырга мөмкин.Шуңа күрә мин Татарстан Диния нәзарәте рәисе җитәкчелегендә тәрҗемә рәвешендә татар телендә тәфсир бастырылырга тиеш түгел иде дип саныйм. Безнең Ислам күпкырлы. Ул Гарәп ярымутравыннан башлап, Скандинавия, океан артындагы Көньяк һәм Төньяк Америкага кадәр төрле халыкларның традицияләренә нигезләнгән. Шуңа күрә сез үз сүзләрегез өчен җавап бирергә тиеш. Бу татар телендәге беренче тәфсир һәм бу китаптан да яхшырак китап юк дип китереп куярга ярамый. Безнең Аль-Иткан, Аль-Ногмани, Тәсһилел Бәйән кебек классик тәфсирләребез бар. Алар классик, гомумтанылу алган тәфсирләр. Инде хәзер алар бернәрсәгә дә тормый дип саныйкмы? Кириллицада язылган бу басманы соңгы инстанция дип таныйкмы?Кызганыч, алай уйлаучы кеше үзенең наданлыгын, сай фикерләвен күрсәтә. Мин беркайчан да безнең танылган мәгърифәтчеләребезне, классик дин әһелләрен, безгә рухи мирас калдырган галимнәребезне кыерсытырга ирек бирмәм. Мин Татарстан Фәннәр академиясе, этнография һәм тарих институтларын бергәләп рухи мирасыбызны күтәрергә өндәдем. Әйдәгез, 19-20 гасыр башы галимнәребезнең алдынгы фикерләрен җиткерик, аларны замана һәм укучыларыбыз таләпләренә нигезләнеп, үз белемнәребез белән баетыйк, дидем. Китап язу өчен иң беренче үзеңә галим булырга, шуннан соң гына кулыңа каләм алырга кирәк. Ялгышуыбыз аркасында, гади дин тотучыларыбыз тарафыннан китапка һәм аның авторларына никадәр гаеп ташлауны күзәттек. Без мондый хәлләргә юл куярга тиеш түгел.