«Киров татарлары Татарстанга күченә, димәк, без андагы татарлар санын арттырабыз» | intertat.tatar

«Киров татарлары Татарстанга күченә, димәк, без андагы татарлар санын арттырабыз»

Киров өлкәсендә халык саны буенча икенче урында татарлар (36,5 мең кеше) тора, 1989 елга кадәр татар халкының саны арта барып, 45 меңнән артык булган. Шушы елдан соң кимүгә таба киткән. Татарлар Киров өлкәсеннән нигә күченә? «Дуслык» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Габдрахманова өлкәдәге вазгыять турында сөйләде.
— Киров өлкәсе — Татарстан һәм Марий Эл республикалары белән чиктәш. Киров өлкәсендә 36 меңнән артык татар яши. Соңгы утыз елда татарлар саны кими бара, әмма бу татар милләте урыслаша дигән сүз түгел. Татарстан белән янәшә яшәгәнгә күрә, яшьләребез эш эзләп китәргә мәҗбүр. Күбесе Казанга китә һәм шунда төпләнеп кала. Төптән уйлап карасак, без Татарстанда татарларның санын арттырабыз бит!Өлкән яшьтәге абый-апаларыбыз да бар, алар да бакыйлыкка күчә, шуның белән дә кеше саны кими.Илдә булган проблемалар бездән дә читтә калмый. Мәктәпләребездә татар теле дәресләре укытыла. Сәгатьләр саны кими барса да, ул бөтенләй үк бетү дәрәҗәсендә түгел. Мәсәлән, быел бишенче сыйныфта татар теленнән бер дәрес артты. Малмыж районында өч саф татар авылы бар, Нократ аланы районы авылларында да татар теле укытыла.Яшьләр татар булулары белән горурлана, ләкин бөтенесе дә түгел. Төрле милләттә төрле кешеләр була ала. Горурланырдай кешеләребез бар. Безнең авылдан чыккан укучыларыбыз зуррак урыннарда да эшли.Дөрес, илдә булган проблемага берничек тә берүзең генә каршы торып булмый. Милләттәшләребез русча, немецча һ.б. телдә сөйләшсә дә, чын йөрәге белән татар булып калсын иде. Халык санын алуда да үзләрен «мин — татар» дип күрсәтсәләр әйбәт булыр. Хәзерге вакытта татарларны яшәтеп калдыру өчен шуннан да зуррак, файдалырак эш юктыр.…Элек мин мәктәптә татар теле, әдәбиятын укыттым. Ул вакытта укучылар, ата-аналар белән эшләсәм, хәзер исә газетадагы эшчәнлегем — шул юлның дәвамы. Быел «Дуслык» газетасының нәшер ителүенә 31 ел булды. Әллә ни күп димәс идем. Шул вакыт эчендә үз укучыларыбызны таптык. Без кемгәдер кирәк һәм безгә язылалар икән, димәк, безнең эшебез уңышлы дип уйларга нигез бар.Чит өлкәдә татар булып яшәүнең ниндидер кыенлыклары бар дип әйтә алмыйм. Милләтне аерып караган кеше юк. Район мәдәният йортында бер атна рус милләте, икенче атна — мари, өченче атна татар милләтенең мәдәният көннәре үткәрелә. Дус яшәргә тырышабыз.Районыбызда да татар җанлы кешеләр бар. Малмыж районы башлыгы Эдуард Симоновны мисалга китерәсем килә. Исеменә карасаң, бер кеше дә аны татар дип уйламый. Ә ул шулкадәр татар җанлы кеше! Мәчетләребезгә дә йөри, җомга намазларын да калдырмый. Безнең белән дә һәрчак «әссәләмәгаләйкүм», дип күрешә.Татар халкы оялчан. Әгәр татар җирлегендә яшәүче татар кешесенә сорау бирсәң, ул сиңа вата-җимерә булса да русча җавап бирергә мөмкин. Рус телен белгәнне күрсәтәсе килүдәнме бу?Татар — татар булып калсын, үз теленнән оялмасын иде. Руслар русча сөйләшергә оялмыйлар. Ә без ни өчен соң үз телебездән оялып, үзебезне кимсетеп яшәргә тиеш? Үзебезне татар итеп күрсәтә белик, — дип сөйләде Гөлнара Габдрахманова.