«Һәр авылның тарихы язылсын, ул паспорт сыман булсын иде»

Тарихчы-археолог, профессор Альберт Борһанов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына татар авыллары тарихы турында фикерләрен җиткерде.
Татар халкы — позитив милләт. Без эшчән. Безгә кайвакыт батырлык һәм бердәмлек кенә җитми. Мин ышанам: безнең киләчәк бар. Алла боерса, без яшәячәкбез һәм алга барачакбыз. Безнең проблема шунда: үз тарихыбызны өйрәнмичә, борынгы Рим һәм Греция тарихларын өйрәнеп килдек, эзләнә башлагач, безнең тарихның кызыклы булуы ачыкланды. Татар тарихын онытырга тырыштылар, ләкин без яңадан калкып чыктык. Безнең халык - талантлы халык.Тел югалса да, баш миебездә үзаң югалмаска тиеш. Татар халкын бетереп булмый, без тараканнан да көчлерәк, чөнки дәүләтчелек психологиябезгә кереп утырган. Казан, Себер, Кырым ханлыгы… Без бердәм булмасак та, безнең дәүләтләр күп булган.Бай авыллардан үрнәк алырга кирәк!Һәр татар авылының тарихы булырга тиеш. Ул паспорт кебек булсын, китаплар чыгып торсын иде. Сыйфатлымы, сыйфатсызмы… Аны үзгәртеп язарга була. Авылның хәзерге көнен дә өйрәнү зарур: юкка чыккан, юкка чыгып бара торган авыллар бар. Бай авылларга карап, ничек итеп авылларны алып барырга икәнлеген аңларга кирәк. Мәсәлән, Татарстанда Балтач, Саба, Оренбургта Каргалы авылы һ.б.Галимнәр, төбәкчеләр, укытучылар һәм муллалар бергә җыелып, дәүләт вәкилләре белән авылларның стратегиясен булдыру кирәк. Татар халкының стратегиясе, дибез. Авылның стратегиясе шуңа керә бит! Кайберәүләр: «Без — шәһәр халкы», — ди. Дөрес. Әмма шәһәргә керсә, татар югала башлый.XVI гасырдан бирле авылларда бөтен байлык сакланган. Шул исәптән, тел дә, гореф-гадәтләр дә. Телне бетерергә тырышсалар да, без аны авылда саклыйбыз, ләкин балалар русча сөйләшә башлады. Ул проблема барлык кешегә хас. Шуның өчен, авылның стратегиясендә «30 елдан, 50 елдан нәрсә була?» — дигән сорауларга җавап табарга кирәк.Авыл тарихын ничек язарга?Иң элек авыл картларына мөрәҗәгать итү дөрес булыр. Тарихчы галимнәр белән аралашырга һәм архив материаллары белән дөрес эшли белергә кирәк. Форумнарда, корылтайларда белгечләр, галимнәрнең консультацияләре нык ярдәм итә. Аларда искиткеч күп багаж, эшләү юлларын күрсәтеп бирәләр.Авыл тарихын язу физик һәм рухи яктан зур хезмәт сорый. Бер авылның китабын 10 ел язарга була. Аны галимнәр дә яза алмый. Журналистларның роле монда бик зур.1. Төбәкчеләр белән төрле конференцияләрдә катнашу файдалы;2. Авылга барып, халык белән күрешеп, анкетлаштыру үткәрергә кирәк;3. Барлык тарихи китапларны табарга;4. Архивка керү, китапханәләргә бару.Кеше картайгач, «Мин кем? Балаларны дөрес тәрбиялимме?» — дип уйлана башлый. Кайда гына яшәсәгез дә, әти-әниләрегезнең, үзегезнең кайдан икәнлегегезне беркайчан да онытмагыз.Элекке һәйкәлләрне саклыйк, яңасын табып өйрәникАвыл урыны. Татарлар яхшы урыннарны сайлаган: урман, елга, күл, изге урыннар… Метеорит төшкән урыннарга табынабыз. Моны белү өчен, өйрәнү кирәк.Тарихи мираска килгәндә, элекке һәйкәлләрне сакларга, яңасын табып өйрәнергә бурычлыбыз. Кабер ташларында гарәп графикасындагы язмалар, тамгалар бар. Миркасыйм абый Госманов: «Германия, Австриядәге зиратларны карагыз, алар нинди матур һәм чиста», — дигән иде. Безнең дә шулай булырга тиеш. Үзебез китәбез, балалар кала. Аларны әдәп-әхлакка тәрбияләргә кирәк.Мәчетләр, элекке йортларны тәртипкә китерү мөһим. Явыз Иваннан соң кирмәннәрне төзү эшендә кемдер мәҗбүри, кемдер үзе теләп катнашкан. Алар да безнең тарих.Сәнәгать объектлары. Саба, Кукмара якларын карагыз, анда бакыр рудниклары күп. Швед гаскәрләрен Полтава сугышыннан соң китереп, рудникларда эшләткәннәр. Мәсәлән, Лениногорскта Куак дигән авыл бар, анда французлар, поляклар булган. Алар руслашып беткән, ләкин тамырлары бар.Архивлар өйрәнү — зур хезмәт. Без системалаштырырга тиеш: өйрәнү, саклау, тәртипкә китерү һәм тормышка җиткерү. Соңгысы дигәндә: милләтне һәм татар авылларын күрсәтү (этнотуризм) һәм яшьләрне тәрбияләү. Балаларны тәрбияләсәк, милләтнең киләчәге була. Татарлар — зур милләт, без югалып калмаска тиеш. Россиянең эчендә дә күтәреләбез, эшләргә кирәк. ТАССРның 100 еллыгы да безнең өчен зур вакыйга.Без - Империя халкыКитапларны укып, татар һәйкәлләренең булмавын аңладым. Элек милли кадрларыбыз бик эшләмәгән, күбрәк башка милләтләрнең һәйкәлләрен күрсәткәннәр. Көнчыгыш Татарстанны алсак, XVI гасырда анда кыр булган, дип әйтәләр. Җир 200 ел буш торган, имеш. Ничек буш булсын инде? Сәүдә чәчәк ата, халык яши. Татарларның бар нәрсәсе булган.Без бит әле формалашып та җитмәгән, безгә нугай кушылган. Казан татарларында ике компонент, диләр: дала татарлары (нугай) һәм фин халыклары кушылган. Мишәрләр - кызык халык. Алар тамырлары белән Европадан. Мишәрләр килеп, төркиләр белән татарлашкан һәм яңа компонент килеп чыккан.Элек татарларны, мишәрләрне һәм типтәрләрне күбрәк башкорт сословиесенә кертеп язганнар. 1920 елда ТАССР төзелгәч, ачлык булган, шуңа да күбесе Башкортстанга күчкән. Башкорт темасын күтәрәсем килми. Көньяк-көнчыгыш Татарстанда башкортлар юк, анда татарлар яши. Көнбатыш Башкортстанда да шул ук татарлар. Татар, башкорт, нугай, казах һәм кырым татарлары — бер төрле компонентлы халык, ләкин бер милләт.Төньякны караганда безнең компонентта иштәкләр бар, алар — татарлашкан хантылар. Элек Себер ханлыгы Ык елгасына кадәр булган, Казан ханлыгы — Чишмәгә кадәр. Бөтен көнчыгыш Татарстан — Башкортстан белән Нугай урдасын тәшкил иткән. Шуңа күрә, көньяк-көнчыгыш татарларында, нугай халкында, 60 процент Кырым һәм Добруджа татарларында, Беларусь һәм Литва татарларында нугай компоненты бар.Казан һәм Себер татарлары, башкортта да шул кан. Безне бүлгәннәр дә бүлгәннәр генә. Керәшеннең дә дине генә башка. Шул ук халык. Алар безгә караганда да күбрәк татар. Шуны онытмаска кирәк: без күп компонентлы Империя халкы булганбыз. Без — Алтын Урданың зур вәкилләре. Горурланып яшәргә тиешбез, халкыбызның бердәмлеге генә җитми.