«Рөстәм Миңнеханов Президент булган ун елда халыкның кереме ике тапкыр артты»

@bikbovguru телеграм-каналы авторы Альберт Бикбов фикеренчә, ун ел җаваплы вазифада булу – нәтиҗәләр ясау һәм яңа юнәлешләр билгеләү чоры.
Миңнеханов дәвере Хәзерге тиз үзгәрә торган һәм тынгысыз чорда ун ел төбәк башлыгы булып торуны тулы бер дәвер дип атарга мөмкин. Безнең республика Президентын иң озак җитәкчелек иткән сәясәтче дип санаулары юкка гына түгел. Россия губернаторлар корпусы коточкыч тизлек белән үзгәреп торган вакытта гаҗәп тә түгел. Бүген Рөстәм Миңнеханов үз өчен бик мөһим датага килеп җитте — аның Татарстан Республикасы Президенты вазифасында булуына ун ел тулды. 2010 елның 15 мартында Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазифасына билгеләнү тантанасы булды. Һәм аның ун ел дәвамында җаваплы постта булуы — нәтиҗәләр ясау һәм яңа юнәлешләр билгеләү өчен бер сәбәп. Казанышлар айсбергы Марксистлар фикеренчә, вакыт ул үзгәрешләрнең дәвамлылыгын һәм эзлеклелеген чагылдыра торган материянең яшәү рәвеше. Миңнеханов чорындагы үзгәрешләр эзлеклелегенең сыйфаты һәм тирәнлеге шаккаттыра. Ун ел эчендә республиканың тулай төбәк продукты 3 тапкырга, ә халыкның акча кереме 2 мәртәбә арткан! Безнең төбәк икътисадындагы мөһим саннар Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республиканың казанышлары гаять күп булуын күрсәтә. Һәм, әлбәттә бу бу казанышларны Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев калдырган бай мирастан башка күз алдына да китереп булмый. — 1995 елда Татарстанда республикага газ кертү буенча масштаблы эш башлана. Әгәр программаның башлангыч чорында газификация дәрәҗәсе 36 процент кына булса, хәзер исә Татарстанга тулысынча газ кергән. — 1996 елда республикада тузган торакларны сүтә башлыйлар. Һәм алга таба, 2005 елда, ул социаль ипотека программасына үзгәртелә. Бу чаралар якынча 170 мең гаиләнең (167,7 мең) торак шартларын яхшыртырга ярдәм иткән. — Татарстан башкаласы — Казан да тамырдан үзгәрде. 2005 елда Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү алдыннан республика башкаласының йөзе тулысынча диярлек үзгәрде, яңа заман Россиясендәге беренче метро эшли башлады. Бүген аның икенче линиясе төзелә. Татарстанның башка шәһәрләре һәм торак пунктларында да уңай үзгәрешләр булды. — Бүгенге көндә Казанга бик күп туристлар килә. 10 ел эчендә республикага килгән туристлар саны 2,5 тапкырга арткан (2010 елда — 1,4 млн турист, 2020 елда — 3,6 млн). — 2013 елда Универсиада уздыру төп чара булды. Универсиада мирасы ел саен утызга якын халыкара ярыш уздырырга мөмкинлек бирә. Бүген республикада яшәүче халыкның яртысы (49,5 процент, 1,7 млн) диярлек физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнә. 10 ел элек бу күрсәткеч ике мәртәбә ким булган (775 мең кеше). 2024 елга 2 миллионнан артык (57 процент) кешене спортка җәлеп итү бурычы куелган. Шуны да әйтергә кирәк, Рөстәм Миңнеханов спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру өчен бик күпне эшләде һәм эшли. Ул — Россия Федерациясенең атказанган спорт мастеры. Автоспорт белән шөгыльләнә һәм профессиональ спортчы-автоузышчы, Татарстан, Россия күләмендәге һәм халыкара ярышларда, шул исәптән Европа чемпионатларында да катнаша. Тау чаңгысында оста шуа һәм хоккей уйный. Рөстәм Миңнеханов үз командасы әгъзаларында да спортка мәхәббәт уятты. Бүген спорт белән шөгыльләнмәгән түрәләр сирәк. Ә гомумән, республиканы триатлон, фитнес, йөгерү, йөзү белән шөгыльләнү, чаңгыда шуу модасы колачлады. Республикада булдырылган спорт инфраструктурасы уңайлы шартларда теләсә нинди спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Бу күренештә иң куандырганы шул: спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тартылу культы республика яшьләре арасында да киң таралды. Соңгы дистә елда төзелгән спорт корылмаларының берсе дә буш тормый. Икътисадны үзгәртү Алдынгылыкка дәгъва итүче илләр арасында күзәтелә торган заманча икътисади үсеш яңа сыйфат белән тасвирлана. Сәнәгать җитештерүе үсешеннән тыш, хезмәт күрсәтү өлкәсе үсә, мөмкин булган барлык тармакларда цифрлаштыру бара һәм кеше капиталы сыйфаты тамырдан үзгәрә. Сәнәгать структурасында эшкәртү сәнәгате, фәнни һәм инновацион җитештерүләр өлеше арта. Заманча икътисади үсештә кече һәм урта бизнесның роле белән әһәмияте кинәт арта, чөнки бизнес сәнәгать җитештерүендә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә елдан-ел зуррак өлешне били. Татарстан икътисады совет чорыннан калган мирасны үзгәртү кыенлыкларын кичерде. Республика махсуслашкан белгечлекләрне — ягулык-энергетика комплексын һәм машина төзелешен югалтмады һәм саклап кала алды. Әмма, бүгенге яшәеш раслаганча, файдалы казылмалар табып һәм аларны сатып кына ерак китеп булмый. Нефть һәм газга таянып яши торган элекке дөньякүләм сәнәгать гигантлары үз позицияләрен шактый зур тизлектә югалта бара. Аларның урынын цифрлы платформада югары технологияле хезмәтләр тәкъдим итә торган яңа типтагы предприятиеләр ала. Нәкъ шушындый компанияләр бүген заманча икътисади үсеш лидерлары булып тора. Төбәк икътисадын заманча икътисади үсеш таләпләренә җавап бирә торган сыйфатлы башка төргә үзгәртергә кирәклеген Татарстанда күптән аңладылар. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстанның икътисади механизмын яңа чынбарлыкка яраклаштырып үзгәртеп кору башланды һәм дәвам итә. Узган 10 елда сәнәгать җитештерүе күләмендә эшкәртү секторы өлеше 70 процентка кадәр артты (2019 елда — 69,5, 2009 елда 58,2 процент). Чимал булмаган экспорт өлеше якынча 2 тапкырга артты һәм 60 процентны тәшкил итте (2019 елда — 56,8, 2009 елда 35,4 процент). 10 ел эчендә икътисади һәм социаль тармак үсешенә 5,5 трлн сум инвестиция (5,5 трлн 422,7 млрд сум) җәлеп ителгән. 2006 елда бизнеска ярдәм итү өчен инфраструктура булдыру турында кара кабул ителә. Республиканың 100 еллыгына шундый 100 объект торгызыла. Алар арасында: — илдәге иң зур һәм уңышлы эшләп килгән «Алабуга» махсус зонасы; — Россиядәге беренче «Иннополис» ИТ-шәһәре; — Европадагы иң зур «Мастер» индустриаль паркы; — 80 муниципаль сәнәгать мәйданчыклары. Аларның резидентлары Татарстанның сәнәгать җитештерүе күләменең 10 проценттан артыгын формалаштыра. Бизнес өчен, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек өчен дә әһәмиятле интернет-мәйданчыкларга чыгу өчен инфраструктура булдырылды һәм бу эш һаман да дәвам итә. Бүген республикада Озон һәм Вайлдберриз интернет-ритейлерларының логистик үзәкләре төзелә. Татарстанда дәүләт сатып алулары буенча төбәктә булдырылган бердәнбер федераль мәйданчык эшли. Бизнес өчен заманча инфраструктура булдыру өчен мондый киеренке эш инвесторларны җәлеп итү буенча зур нәтиҗәләр бирде. 10 ел эчендә Татарстанга якынча 10 млрд. чит ил инвестицияләре җәлеп ителгән. Татарстан өчен традицион булган ягулык-энергетика комплексына килгәндә исә, монда кимү күзәтелми, ә киресенчә, бизнесны катлауландыру, продукцияләрне үзгәртү һәм югары технологияле яңа җитештерүләрне үзләштерү юнәлеше буенча эш бара. Яңа технологияләр кертү нефть табуны 10 ел эчендә 32,4 млн тоннадан 36,6 млн тоннага (13,1 процентка) кадәр арттырырга ярдәм итте. Моңа шулай ук югары үзле нефть табу арту да тәэсир итте (667 тапкырга, 20026 елда — 4,1 мең тонна, 2019 елда — 2 735 мең тонна). ТАНЕКО яңа нефть эшкәртү заводын булдыргач, нефть эшкәртү 2,2 тапкырга, 8,3 млн тоннадан 18,6 млн тоннага артты, эшкәртү тирәнлеге 99 процентка артты. Шулай ук 2030 елга 24 млн тоннага кадәр нефть эшкәртү планлаштырыла. Түбән Кама Нефтехим һәм Казан Оргсинтезның химия җитештерүен модернизацияләү 10 елда база полимерларын җитештерү күләмен 35 процентка арттырырга ярдәм итте (1 140,7 дән 1 538 мең т.). Түбән Кама Нефтехимның яңа олефин комплексын (ЭП-600 2023 ел) төзү җитештерүне тагын 40 процентка арттырачак. Яңа предприятиеләр (Данафлекс, Айпласт, Татхимпласт) эшләтеп җибәрү хисабына полимерлар эшкәртү 2,5 тапкырга артты (145,8 мең т. 353,7 мең тоннага кадәр). Минераль ашламалар җитештерү 6 тапкырга артты (73 мең тоннадан 462 мең тоннага кадәр). Соңгы вакытта 4 зур энергетика станциясе модернизацияләнде. Бу энергосистеманың куәтен 1,2 ГВтка арттырырга ярдәм итте (Казан ТЭЦ-2 — 220 МВт, Түбән Кама ТЭЦ — 350 МВт; Казан ТЭЦ-3 — 394,4 МВт; Казан ТЭЦ-1 — 246 МВт). Якын арада тагын 3 энергостанция 1,6 ГВтка модернизацияләнәчәк (ПАО «Нижнекамскнефтехим» да 495 МВт куәтле ГПУ; 250 МВт на ПАО «Казаньоргсинтез»; Зәй ГРЭС 850 МВт). Җир Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсендә электән килгән яхшы традицияләре бар. Авыл республика өчен зур әһәмияткә ия — монда Татарстан халкының якынча өчтән бер өлеше яши. Асылда бу безнең тамырлар, тел мәдәниятен һәм милли үзаңны саклаучы. Авыл безне ашата. Бүген безнең республика Россиядә сөт җитештерү күләме буенча (1,9 млн тонна) 1 урынны алып тора. Агымдагы елда бу санны 2 миллионга җиткерү планлаштырыла. Татарстан бөртекле культуралар, бәрәңге, шикәр чөгендере җитештерүчеләр унлыгына керә. Зур агрохолдинглар белән беррәттән республикада кече хуҗалыклар да актив үсештә. Алар агросәнәгать комплексы тулай продукциясенең яртысын тәшкил итә. Татарстан илдә беренчеләрдән булып гаилә фермалары (1, 2 мең) төзү программасын башлап җибәрде. Тармакның техник модернизациясенә дә аерым игътибар бирелә. Бу максатларда республика бюджетыннан якынча 2 млрд сум бүлеп бирелә. Бүген Татарстанның авыл хуҗалыгы — инвестицион яктан кызыклы тармак. 10 елда авыл хуҗалыгын үстерү өчен 253 млрд сум шәхси инвестицияләр җәлеп ителгән. Социаль юнәлешкә йөз тоткан республика Планлы эш нәтиҗәсендә республика бюджеты кереме 2010 елдан 2,7 тапкырга арткан һәм 2019 елда 299 млрд сумны тәшкил иткән. Стратегия 2030 кысаларында тулай төбәк продуктын 5 трлн сумга кадәр арттыру республиканың консолидацияләнгән бюджетын 600 млрд сумга җиткерергә ярдәм итәчәк. Бюджет керемнәренең мондый тиз үсеше бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын даими арттырырга, республика һәм федераль программаларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Татарстанда 10 елдан артык республика гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга йөз тоткан программалары тормышка ашырыла. Шуларның беренчесе — күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү (2008 ел) — федераль программа өчен нигез булды (республикада 11 меңнән артык йорт төзекләндерелгән). Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү программасы (2015 елдан башлап, 382 объект төзекләндерелгән) федераль дәрәҗәгә тиражлауның тагын бер уңышлы мисалы булды. Соңгы 10 елда республика программаларын финанслауга 214 млрд. сум тотылган. Татарстанның алга таба бөтен илгә таратылган кыйммәтле социаль практикаларга рухландырган пионер булуын күрү күңелле. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Гомуми суммасы 48,9 млрд сум булган 50 республика программасын тормышка ашыру планлаштырыла. Агымдагы елда медицина стационарларын капиталь төзекләндерү буенча 5 еллык программа башланып китте. Быел 3 млрд сумга 28 объектны төзекләндерү планлаштырылган. Шулай ук яңа республика программалары арасында «Безнең ишегалды» дигән 3 еллык масштаблы программа да бар. Аның буенча якынча 6 800 (6 775) ишегалдына ремонт ясалачак. Бюджеты — 50 млрд сум чамасы. Социаль инфраструктураны яхшырту дәвам итә — ә республикада юллар төзү һәм төзекләндерү буенча масштаблы эш башкарыла. Кеше өчен иң мөһиме — сәламәтлек. Соңгы 10 елда республика халкының көтелгән гомер озынлыгы 4,3 елга артты һәм 75 яшьтән артып китте. Бүген республикада үзәк район хастаханәләреннән — муниципальара үзәкләр аша — югары технологияле үзәкләргә кадәрге 3 дәрәҗәдәге модель булдырылды Татарстан беренчеләрдән булып социаль ярдәмнең адреслы чараларына күчте. Хәзер адреслы ярдәм чараларына акчаның 80 проценты тотыла (2010 елда нибары 20 проценты гына тотылган). Бүген Татарстан халкы өйдән чыкмый гына социаль хезмәтләрдән файдалана ала. Моның өчен 2014 елда «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» мәгълүмати системасы булдырылды. Анда республиканың бөтен кешеләре дә исәпкә алынган. Узган елда гаризаларның 87 проценты (1,7 млн гаризадан 1,5 миллионы) электрон рәвештә бирелгән. Миңнеханов мәктәбе Узган еллардагы барлык бу тәэсирләндергеч уңышлар Рөстәм Миңнехановның шәхси драйвыннан башка гына мөмкин булмас иде. Ул җитәкчеләрнең тулы бер төркемен формалаштырды һәм тәрбияләде. Бүген бу идарәчеләргә ихтыяҗ зур. Әгәр «Миңнеханов мәктәбеннән» чыккан, төрле федераль һәм төбәк структураларында Татарстанны тәкъдим итүче кадрларны гына саный китсәң дә бу мәкаләдә тагын берничә бит барлыкка киләчәк. Россиядә Татарстан кадрларына ихтыяҗ искиткеч зур, хәзер аларның бәясе югары. Рөстәм Миңнехановның идарә мәктәбе турында сөйләгәндә, аның Россия һәм бөтен дөнья буенча күп санлы сәфәрләрендә җентекләп җыйган барлык заманча идарә итү практикаларының уникаль тупланмасын билгеләп үтмичә булмый. Миңнеханов алдынгы идарә тәҗрибәсенә зур игътибар бирә. Планетаның әйдәп баручы идарәчеләрен Татарстанга чакыра, аларның фикерләрен һәм киңәшләрен тыңлый. Бу шәхси аралашу үз аппараты өчен бурычлар куюга, түрәләрне өзлексез укытуга, республика менеджерларының дөньяга карашын җайга салуга әверелә. Миңнеханов вакытында Татарстан стратегик планлаштыруда программалы караш кулланган беренче төбәк булды. Республикада бердәм идарә системасы төзелгән һәм хакимиятнең барлык баскычлары һәм тармаклары арасында тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган. Атна саен республика Президенты катнашында республика министрлыклары һәм ведомстволары, территориаль федераль органнар һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмәләр үткәрелә. Республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан районнарга кураторлык итү системасы оештырылды. Республикада куелган бурычларга ирешү буенча башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары эшен үтәли планлаштыру гамәлгә ашырыла. Татарстанда индикатив идарә системасы 20 елдан артык эшли (1999 елдан башлап). Җаваплы министрлыкларга һәм ведомстволарга карата барлык төп күрсәткечләр идарә итү буенча дәүләт биремендә беркетелгән. Җирле үзидарә органнары белән күрсәткечләрне үтәү буенча килешүләр төзелә. Әлеге документларда күрсәтелгән күрсәткечләргә ирешү нигезендә һәр квартал саен аларны бүләкләү турында карар кабул ителә. Үзара хезмәттәшлек системасы артык төзәтмәләр таләп итми һәм федераль өстенлекләр үзгәргәндә күрсәткечләргә тиешле үзгәрешләрне оператив кертергә ярдәм итә. Иң кызыгы шул –Татарстанның соңгы вакытлардагы казанышлары түрәләр аппараты үсү белән бергә алып барылмады, бу дәүләт хезмәткәрләре эшенең интенсивлыгын күрсәтә. Татарстанда, 10 ел элек кебек үк, 12,5 меңнән артык хезмәткәр (дәүләт хезмәтендә — 5850 кеше, 2010 елда 6444 кеше, муниципаль хезмәттә — 6 676 кеше, 2010 елда — 6179 кеше). Great job, mr. President! To be continued — шулай дәвам итегез, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Без булдырабыз!