Алинә Айдарова: «Мәгънәсез сораулар» бирүче журналист язмаларын уку мәҗбүри түгел»

Кичә кибеттә бәрәңге сайлап торганда, яныма бер ханым килде. Аңа чама белән 35 яшь тирәседер. Ханым бик чибәр, мөлаем күренде миңа. Татарчасы да яхшы. Аның миңа начарлык теләп эндәшмәве әллә каян күренеп тора иде. Сөйләшүебез дә салмак кына барды.
«Сез Алинә Айдарова бит?» — дип сорады ул миннән. «Әйе», — дидем. «Нигә шундый сораулар бирәсең? «Интертат”ның Вконтакте челтәрендә куялар бит. Нәрсә генә язмыйлар синең турыда. Бәлки андый сораулар бирергә кирәкмидер?!» — дигәч, мин башымны җүләргә салып: «Нинди сораулар бирәм соң мин? Белмим тагы» — дидем. Үзем, әлбәттә, ханымның ни әйтергә теләгәнен аңладым. «Теге әйберләр турында инде…» — ди. Аңлавымча, элементар «секс» сүзен әйтергә оялды бу. Әле күптән түгелРенат Галиәскәргә бирелгән сорауларга ишарә иде булса кирәк. Әле ханымның янында кызы йөгереп йөри иде!.. Әлбәттә, «секс» ның нәрсә икәнен кайдан белсен ул? Гомумән, татар халкы секс белән шөгыльләнми, җәмәгать! (Зинһар, кызын истә калдырыгыз. Язманың ахырында аңа янә әйләнеп кайтырбыз). Бу шелтәгә җавап итеп, мин: «Ул сорауларда мин әллә нәрсә күрмим. Бу — нормаль сораулар», — дидем. Чын дөресен әйткәндә, бу турыда мин аның белән озак сөйләшә алыр идем. Әмма кибет уртасында түгел. Соңыннан ханым фотога төшәргә тәкъдим итте. Төштем, «нәмәгә» төшмәскә?! «Вакытым юк», — дип, китеп барырга йолдыз түгел ич мин. Бәрәңге янында фотога төштек, кыскасы! Матур чыкмады бугай ул үзе… Хушлашканда: «Яныма килеп, фикерегезне белдерүегез өчен рәхмәт», — дидем. Без, елмаешып, бер-беребез белән хушлаштык. Бу ханым әлеге мәкаләне укыр дип ышанам. Фотоны да юлласагыз иде. Шулай ук ханымның тагын бер соравы исемдә калган. «Син ул комментарийларны укыйсыңмы?» — дип сорады ул миннән. Өйгә кергәч, тагын кереп укыдым. «Мәгънәсез сораулар», «каян чыга мондый булдыксыз журналистлар»… Әлбәттә, укыйм. Барысын да. Күңелем дә төшкәләп куя, яшермим. Миннән өч тапкыр олырак яшьтәге ханымнар, хатыннар язган сүзгә ничек колак салмыйсың ди?! Уйланып та куям кайчак. Күңелгә тигәннәре арасында: «Әти-әнисе өчен оят», — дигәннәре зур урын алып тора. Әниемә тимәгез. Ул — гур иясе, тыныч йокласын. Ә әтиемә килгәндә, аның йөзенә беркайчан да кызыллык китергәнем булмады. Ул шушы типтагы сорауларны биргәнемне белә. «Әйе, шундый сораулар бир, кызым», — дигәне юк. Әмма аркылы да төшми. «Эшләгәнче, җиде тапкыр уйла!» — ди ул. Әгәр ошамый икән… Һәр укучының бары тик үзенә ошаган материалларны уку мөмкинлеге бар. «Укы, дидем», — дип берәү дә мәҗбүр итми. Һәр кешедә сайлау хакы бар. Мин үзем, мәсәлән, зәйтүнне яратмыйм. Салатка аны салсалар, аралый-аралый ашыйм. Шулай ук «аның» мәкаләләрен дә укымыйм, вакытымны әрәм итеп теләсә нәрсә язып та утырмыйм. …Кызын истә калдырыгыз, дигән идем бит. Бу ханымнан: «Үзегез нәрсә белән шөгыльләнәсез?» — дип сорагач: «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы мин», — дигән иде. Ә баласы белән чеп-чи русча сөйләшә… Шул. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.