«Татар һәм башкорт менталитетлары арасында зур упкын барлыгын тойдым»

Язучы һәм радиопостановкалар авторы Нелли Абдуллина татар һәм башкорт менталитетларының аермасы, ике милләт кешеләренең характерларындагы төрлелек турында фикерләре белән уртаклашты.
Мин биш яшькә кадәр билингв булдым. Дөресрәге, трилингв. Чөнки татар һәм башкорт телләренең аермасы бик зур. Элек татарча «с» авазын «һ» га алмаштырасың да, шуның белән бетте, бернинди акцентсыз әтинең туган-тумачасы белән сөйләшергә була дип уйлый идем. Тик соңыннан аңладым: бу авазларда — дөньяга ике төрле караш икән. Мин хәтта ниндидер мәгънәсез мисалларны әйтеп тә тормыйм. Мәсәлән «Су буйлап» җырын үзләренеке дип тану өчен башкортлар төкерек чәчеп бәхәсләшергә әзер булса да, аның атамасын татарча әйтүне өстен күрә.  Бу авазларда холык-фигыль. Татарлар шундый ягымлы итеп, баланы иркәләгән кебек «Исәнмесез» дип сәламли. Һәм бу йомшак кына сызгырудан, теләсәң-теләмәсәң дә, иреннәрдә тар гына, нәзек кенә елмаю барлыкка килә — татарларда тешләрне күрсәтү кабул ителмәгән (әгәр көлеп җибәрәсең икән инде, авызны учлар белән капларга кирәк). Ә башкортлар күрешкәндә тирән итеп «Һаумыһыгыз» дип әйтә. Янәсе, әле карап карарбыз, дусмы син әллә дошманмы. Ирексездән йөздә уйчан караш, читләшү барлыкка килә. Татарларның сөйләме тиз, вак, татар чәкчәге кебек таралып тора. Башкортларныкы — авыр, озак, йомры… башкорт чәкчәгенең балга манылган кисәкләре дә зуррак бит. Мин токмач һәм бәлешләр турында эссе язган идем инде, тик тагын кабатлыйм — туганнан туган башкорт апам белән минем татар әбием бер кухняда ашарга әзерләгәндә менталитетлар арасындагы упкынны бик яхшы тойдым. Әбием үткен пычак белән тиз-тиз генә кылдай нечкә токмачлар кискәндә, апа юан куллары белән биленә таянып бик шикләнеп кенә карап торды. Соңыннан, түзмәде, әбине өстәлдән читкәрәк этте дә, үчекләп, татарча сю-сю-сю килеп: «Ния син кисясин да кисясин?» — диде. Аннары башкортча кычкырып: «Тортаһын да һалаһың!» — диде, ягъни, «ертасың да, ыргытасың!». Һәм ап-ак камыр җәемен зур-зур кисәкләргә ерткалап, кайнап торган шулпага атты… Чөнки башкортның юк-бар белән вакланып торырга вакыты юк — аның иңен көнкүреш мәшәкатьләре баскан. Әнә татарлар дүртәр катлы гөбәдияләре белән әвәрә килсен: башта дөге, аннан йөзем, йомырка агы, ахырда йомырка сарысы. Ә тамак ялгап алгач, ипи пешерә торган зур мичле, биш стеналы өйләрендә тальян гармунга өздереп бииләр. Татарның көнкүреше уйланылган, ныклы һәм гади. Ә башкортның ташлардан салынган учаклы тирмәсе бар да, шул учакта ат казылыгы һәм ысланган әче корттан шурпасы. Башкорт кешесенең күз алдында — иксез-чиксез дала. Нәрсә алып килер ул, нәрсәне тартып алыр — бер Аллаһка гына мәгълүм. Шуңа күрә дә башкортлар гел уяу, ул һәр мизгелдә тирмәсен җыеп, гаиләсен арбага утыртып көтүне алга таба куарга әзер тора. Һәм бу генетик хәтер генә түгел, әле тере булган хис-кичерешләр. Минем шәһәр тормышым белән дала арасында — нибары бер буын аерма: Оренбург губернасында яшәүче башкортлар узган гасырның 20 елларына кадәр сезон кергәч җәйләүләргә китә торган булган.   Татар кешесе зирәк, тапкыр, хәйләкәр һәм киң күңелле. Үткен телле була ала. Аның җырлары кыска, аһәңле, җыйнак төзелешле. Татар кешесе зирәк, тапкыр, хәйләкәр һәм киң күңелле. Башкортлар горур, төксе, әмма киң күңелле. Ул үз-үзеннән көлә, шаярта белә. Әмма кайвакыт, хисләре чиктән ашкан вакытта, аңа купшы теллек хас. Үзенең моңлы җырларын кайтавазга охшаш бормалар белән озын сузып җырлый. Башкортлар горур, төксе, әмма киң күңелле. Татар кешесе үзен иртәгә нәрсә көткәнен төгәл белә. Шуңа күрә ул бар нәрсә дә мөселман кануннарында төгәл билгеләнгән Мөхәммәд пәйгамбәр динендә нык һәм тырышрак. Законнар — ислам нигезе. Ә көйсез вәзгыять хакимлек иткән, алга таба ни буласы билгесез далада нинди законнар булырга мөмкин? Шуңа башкорт намазын укый да, ут ияләрен тукландыру өчен учакка ак май кисәге ташлый. «С-сс» — самавыр сызгыруы. «Һ-һһ» — җил сулышы. Шушы ике авазда — язмышлар. Биш яшькә кадәр мин рус теленнән татарчага яки башкортчага бик тиз күчә идем. Балачактан ук өч телне дә бик яхшы, mother tongue — туган тел дәрәҗәсендә белгән кешедә өч төрле характер һәм дөньяга караш сыенып яши. Үземнең рус хисем турында берни дә язмыйм — сез моның ни икәнен беләсез инде. Минем өч мәдәниятне үзеңнеке итеп тою һәм аерылмау турында сөйлисем килә. Балачакта Пушкин һәм Тукай әкиятләрен тыңлау, щи һәм өчпочмакларны бергә ашау, «утренникларда» Березкадан соң «Бөрҗән кызларын» бию, Ильичның барлык васыятьләрен, диннең ун канунын яттан белү, хәләлне хәрәмнән аеру. Ягъни, җырдагыча: «I’m an alien, I’m a legal alien, I’m half Tatar in Bashkortostan».