Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова: “Ертык” җыр

Шагыйрь Газинур Морат “Пар алма” (2008) исемле китабыма язган “Кереш сүз”дә: “Автор (Сания Әхмәтҗанова – Интертат) өчен җыр һич тә музыкаль төшенчә генә түгел, ул — кеше күңеленең барлык төс-сурәтләрен, әверелеш-тирбәлешләрен сынландыра торган иҗади хәл-халәт тә. Бабаларыбыз юкка гына, җырның ертыгы юк, димәгәндер инде. Дөрес, халкыбыз әлеге тәгъбирне үзе чыгарган җырларга карата әйткән булгандыр. Халык җырларының, чыннан да, ертыгы юк шул”, - дигән иде. Ә менә җырның, уйлап карасаң, “ертыгы” була икән. Русларның “из песни слов не выкинешь” дигән әйтеме аны соңыннан, бик теләсәң дә, ямап-үзгәртеп булмаганга бер ишарә булып торадыр, минемчә.
Сүзем безнең композитор Оскар Усманов белән бергә иҗат иткән, танылган җырчы Сәгыйть Гыйбашев башкарган “Әниемнең туган көне” дигән җыр турында булыр. Яшерен-батырын түгел, “Әниемнең туган көне” баштагы чорда  гел каршылыкларга очрап, аерым тыңлаучылар тарафыннан шактый тәнкыйтьләнде. Әмма ул, шуңа да карамастан, бүген дә халык тарафыннан яратып тыңлана һәм җырлана торган җырларның берсе булып кала бирә. Башта әлеге җырның язылу тарихына тукталып китик. Әлбәттә, ул минем газиз әнием Рәхимәгә багышланган. Аны туган көнендә “елатып” утыртучы, “син гади күлмәктән дә бик матур, әни” дип әйтүче – ул мин. Туган көне 1нче гыйнварда булганга, нәкъ шул вакытка турылап кайтмый калган вакытлар да булгандыр, ник булмасын, дөнья бит. Әнкәйләрнең күңеле болай да, саксыз сүз әйтмәсәң дә мөлдерәп тулырга гына тора бит аларның. Бер туган көненә  кайтуымда әни, чыннан да, елап утыра иде. Сагынудан, билгеле. “Оныттыгыз...”, – дигән иде әни, озак вакыт кайтмый торуымны шелтәләп. “Онытмадым, ничек итеп онытыйм? Йә, бер елмай, әни, елама!” Киявеннән оялгандай, “өс-башымны да алыштырырга өлгермәдем, балалар”, – дип, чаршау артына кереп киткәне хәтеремдә. “Ярар, әни, алыштырмасаң да, син болай да, гади күлмәк кигән килеш тә бик матур”, – дигәнмендер инде, әнине тынычландырып. Соңыннан шушы очрашу-күрешү мизгелләре мәгълүм җыр булып туды. Дөньяга килеп чыкты да шактый гына чыбык “ашый” башлады. Иң башта җырчының авазларны дөрес әйтеп җырламавын, хәрефләрне “йотып” калдыруын тәнкыйть иттеләр. Миңа да, җырның сүз авторы буларак: “Теге урынында нәрсә дип җырлый соң ул? Аңлашылып бетми. Бик җырлыйсыбыз килә, шул җиргә җиткәч, нәрсә дияргә белмичә, “сакау” итеп әйтеп җибәрергә туры килә”, – ди торганнар иде тыңлаучылар. Килешми булмый. Безнең тамашачы, кайвакыт никадәр генә зәвыксызлыкта гаепләмик, җырның сүзе, көенә генә түгел, башкаручыга да бик таләпчән шул. Иң беренче чиратта нәкъ менә башкаручыга түгелме икән әле? Колак салды Сәгыйть, тора-бара тәмам шомарып, сүзләрне хәйран дөрес әйтеп җырларга өйрәнеп җитте, җырны кабат та яздырды дип беләм. Икенче “йодрык” сүзләр авторына – миңа төште. Кайсыдыр күп тиражлы бер газетада “Әниемнең туган көне”нең, дөресрәге аны язучының  тетмәсен теткәннәр иде. “Әнисен елатып утыра. Җитмәсә, сиңа гади күлмәк ярамаган тагын, дип, кимсетә. Әниләр ефәк күлмәктән, түр башында гына утырырга тиеш”, – дип, бик кырыс сүзләр язган иде “усал” тыңлаучы. Килешәм дә, килешмим дә. Бик утыртасы иде әнкәйләрне түр башында гына! Андый бәхетле аналар да бар, беләм. Ә менә минем әни – авыл хатыны – кул астында пар алъяпкыч  тота иде. Берсен – абзар-кура тирәсендә яба,  күрше-күләнгә керәсе булса, затлырагын алып бәйләр иде. Без кунакка кайтканда да, гел аш-су әзерләп кайнашканга күрә, ефәк күлмәк киеп, түр башында гына утыра алмый иде шул, нишлисең бит... Мин менә шул – йөрәк түремнән чыккан, табигый, тормышчан хисләрне җыр сүзләре итеп кәгазьгә төшергән идем ул чакта. Җырның дөньяга чыкканына 20 ел бар инде. Ашыгыбрак язылган, дип уйлап, мин аның сүзләрен “дөресләп”, китабыма яңартып керттем. Әмма халык җырның беренче –“ертык” вариантын җырлавын дәвам итә. Газинур Моратча әйтсәк, “күңелнең барлык төс-сурәтләрен, әверелеш-тирбәлешләрен сынландыра торган иҗади хәл-халәт” тасвирлангангадыр инде. Ишетүемчә, ул чорда җырны радиодан, әниләренең туган көне уңаеннан, кабат-кабат сорап җырлаталар иде. “Әниемнең туган көне” “Татар җыры” лауреаты булып, “Алтын барс” та алды. Минемчә, тамашачы яратканга, кабул иткәнгәдер инде, бу җырымның “ертыгы” гафу ителде дип беләм.