Мәскәүдә яшәүче татар журналисты Энҗе Ногманова: “Мин, әни кеше буларак, балаларда татарлыкны саклап калу өчен нишли алам?”

Мәскәүгә килеп яши генә башлаган елларда вокзалда, кибеттә татарча сөйләшкәннәрен ишетсәм, аякларым шул якка тарта, туган телемдә сөйләшүче бу кешеләр янына барасым, исәнләшәсем, үземнең дә татар икәнлегемне әйтәсем килә иде. Ә татарлар күп яши биредә, 900 меңнән артык диләр. Шунысы кызык, бу сан Казанда яшәүче татарлардан күбрәк.
Мәскәүдә узган гасырның 30 нчы елларында татарлар күпләп эшкә дип килә һәм биредә төпләнеп кала. Югары белеме булмаганнар төзелештә хезмәт куя, йөк ташучы булып эшли, метро төзелешенә өлеш кертә. 1950 нче елларда татарларның яңа ташкыны Мәскәүгә агыла. Аларның күбесе урам себерүче булып эшкә урнаша. Чөнки махсус белем кирәк булмаган бу һөнәр ияләренә тору урыны һәм прописка бирелә торган була. Шулай итеп, бүгенге көндә инде бу татарларның берничә буыны Мәскәүдә яши һәм эшли. Аларның барысы да диярлек рус мәктәпләрен, югары уку йортларын тәмамлаган. Араларында академиклар, профессорлар, хәрби җитәкчеләр, сәнгать эшлеклеләре бар. Билгеле, милләт телсез озак яши алмый. Ә туган телне кечкенәдән шул телдә сөйләшеп, туган телдә белем алып өйрәнү – иң отышлысы. Кызганыч, шул кадәр зур Мәскәүдә татар милли компонентлы бер генә мәктәп, нибары 2-3 балалар бакчасы бар. Ассызыклыйм: милли компонентлы, татар теле монда фән буларак кына укытыла. Ә тулаем татар телендә генә тәрбияләүче бер генә балалар учреждениесе дә юк Мәскәүдә. Рус иленең башкаласында туып үскән татарлар өчен, теләсәң теләмәсәң дә, туган тел өйдә аралашу теле, авылга кайткач сөйләшү теле генә булып кала. Шуңа да мондый татарларның күбесе татарчасын аңласа да, үзләре туган телендә "ватып, җимереп" сөйләшә яки монысын да булдыра алмый. Аларда әти-әнигә “папа, мама” дип эндәшү гадәткә кергән. Кайчандыр авылдан килгән “папа, мамалары” да, үзләре белән таныштырганда, Наҗияне - Надя дип, Габделбәрне - Гена, Раушанияне - Рая дип әйтә. Минем өчен бу бөтенләй кабул ителми торган әйбер булды. Имеш тә, русларга әйтергә, аңларга җайлырак булсын өчен алар исемнәрен үзгәртеп әйтергә мәҗбүр. Үзем өчен иң кадерле, матур булган исемемне ни өчен мин кемгәдер җайлаштырырга тиеш? Дөрес, минем исемне әлләни үзгәртеп тә булмый. Бер-ике тапкыр кабатлап карыйлар да, әйтә алмыйча калдырулары минем өчен табигый хәл. Булсын. Әйтәсе килгән кешегә өйрәнүе авыр түгел. Тик мин беркайчан да үземне Анжела яки Анжелика дип таныштырмыйм. Авылда яшәгән вакытта бу турыда бер дә уйламый идем, ә хәзер борчылам. Балаларым рус мәктәбендә укый, бакчада рус мөхитендә тәрбияләнә. Уку йортларында дини бәйрәмнәрне, йолаларны сөйлиләр, күргәзмәләр оештыралар. Бала Масленица бәйрәме, Вербное Воскресенье көненә кагылышлы күргәзмәләрдә катнашырга тиеш. Кемнәндер нәрсәдер көтеп утыра торган вакыт түгел. Татар мөхитен балаларым өчен бары өйдә генә тудыра алам. Кызганыч, тик хәзергә башка чара юк. Балаларда миллилекне, туган телгә мәхәббәтне ничек саклап калырга? Мин әни кеше буларак нишли алам? Үземә түбәндәге бурычларны куйдым: - Гаиләдә мин татарча гына сөйләшергә тиеш; - Улым балалар бакчасына барганда рус телен бераз аңлый, әмма сөйләшә белми иде. Күрәм, әйтәсе килгән сүзен әйтә алмыйча икеләнеп кала, иптәшләре белән уйнаганда күп сүзләрне аңламый. Русча сүз запасы бик аз. Тәрбияче һәм психолог бу яшьтә баланың башын ике тел белән бутамаска киңәш итте. “Иң элек бер телне яхшылап үзләштерсен, соңыннан икенчесенә өйрәтерсез”, - диде. Мин ризалаштым. Тик бүген, көне буе бакчада, түгәрәкләрдә рус телендә генә аралашкан баланың татарчасын онытып баруын күрәм. Ярый әле җәен авылга әби-бабай янына кайтырга мөмкинлек бар. Шунысы сөендерә. - Балалар, кайда гына булмасын, әти-әни, әби-бабай кебек иң мөһим, кадерле сүзләрне бары тик туган телдә генә әйтергә тиеш. Кечкенә улым кайвакытта “мама” дип ычкындыра, бу очракта һичшиксез төзәтергә! Безне бит: "Үз телендә әни дә дия белмәгән бала - татар милләтененең дәвамчысы була алмый, ул чын маңкорт", - дип үстерделәр. - Хәзер тел өйрәнүдә интернетның ярдәме зур. Татар телендә мультфильм, әкиятләр карауны гадәткә кертергә. Балаларны туган телдә тәрбияләүгә адресланган “Сабыем”, “Бала РФ” сайтларында файдалы мәгълүматлар күп. - Татар телендә китаплар укуны гадәткә кертергә. - Балаларга татар халык язучыларының рәсемнәрен күрсәтергә, аларның шигырьләрен укырга. Г.Тукай туган көнендә өйдә шигырь бәйрәме үткәрергә. Ахырдан һичшиксез бүләкләргә. - Интернетта татарча орнаментлы киемнәр, сумкалар, аяк киемнәре сатуга чыккан. 12 яшьлек яшүсмер кызыма шуларның берәрсен бүләк итсәң – аңа һичшиксез ошарга тиеш. - Инстаграмда татар милли ризыклары пешерергә өйрәтүче блогерлар барлыкка килде. Шулардан карап, кызым белән ешрак пешеренергә. - Яшүсмер бала музыка тыңларга хирыс. Аларга заманча яңгырашлы, дәртле музыка ошый. Татар эстрадасының заманча эстрада җырларыбелән якыннанрак танышырга. - Татар концертларына, спектакльләренә барганда балаларны да үзебез белән алырга. Тик мондый чараларда бер нәрсә күңелне "чеметә": антракт вакытында ир-атлар белән бергә хатын-кызларның да рюмка тотып эчеп утырулары гадәти күренеш. Казанда минем мондый хәл күргәнем юк. Тәнәфестән соң "культурный" ял итәргә килгән халык үзен башкачарак тота. Кычкырып та җибәрә, урыннан торып бии дә башлый. - Балаларга татар милләтен данлы иткән шәхесләр турында күбрәк сөйләргә. Хәзергә үз алдыма шундыйрак максатлар куйдым. Ә сезнең гаиләдә бу өлкәдә нинди эшләр башкарыла, балаларыгызны туган телдә тәрбияләүнең нинди чараларын кулланасыз?