Энҗе Ногманова: “Бер күңелсезлек булса, күрәзәчегә, им-томчыга йөгерәбез...”

Гөлфирә апа гомере буе кеше арасында кайнаган чая, тиктормас ханым. Халык "ут борчасы" ди аның кебекләр турында. Шул апага яшьнәп яшәр чагында "начар" авыру дигән мөһер баса табиблар. Азган формада дип, күкрәкләрен дә кисәләр. Операцияләр кичереп, химия курслары алып өенә кайтканда иң якын кешеләре дә танымаслык булып үзгәреп, ябыгып, кибеп беткән була ул. Тернәкләнүгә өмет аз була.
Инде үләр көннәрне санап ятарга гына калды дияр идең, күңел андый түгел. Ниндидер тылсымга ышана ул. Әкренләп догалар өйрәнә, намазга баса, якыннарын да өйрәтә Гөлфирә апа. Намаз саен дога кыла, саулык сорый... Сәламәт яшәү рәвеше алып бара башлый. Инде менә 15 елдан артык җир җимертеп эшли, яши бу ханым. Факил абыйның да авыру тарихы алдагысына охшаш. "Начар" авыру диагнозын аңа, шулай ук, авыруы азган чакта куялар. Бирешә-бирешми дип уйнаган бизмәннәр үлчәвен, ул бирешмим әле дип, яшәү ягына күчерә. Аллаһка ышануы алга барырга көч бирә аңа. Кайчандыр әтисе авылда мөәзин булса, хәзер үзе бик теләп башкара бу эшне. "Көн саен кычкырып азан әйтү тамакта булган яман чирне җиңде бит", - дип әйтә ул. Кызым кечкенә вакытта, мин дә, аны өшкертергә дип, Фәрит исемле бер хәзрәт янына еш йөри идем. Коръән сүрәләре укып күз тиюдән генә арындырып калмый, кешегә кергән җеннәрне дә чыгара иде ул мәрхүм хәзрәт. Моны үз күзләрең белән күрмәсәң, ышануы авыр икән. Эчтәге җен белән сөйләшүләр, дога укый башлагач ул җеннең ничек борчылуы, чыгарга теләмәве, кешенең бәргәләнүе, шашынуы... Куркыныч булып китә, билләхи. Хәзрәт шул чакта: "Тәхәрәтле, госелле булсагыз, "Аятел көрси", "Нәс", "Фәләкъ", "Ихлас" сүрәләрен укып йөрсәгез җеннәрдән курыкмагыз", - дигән иде. Без яши торган заман шундый. Бер күңелсезлек булса, күрәзәчегә, им-томчыга йөгерәбез. "Бозмадылар микән?" - дип җан тынычлыгыбыз кача. Чөнки адым саен сихер белән шөгыльләнүче, ир белән хатын, туган белән туган арасын бозучы сихерчеләр. Балабыз елый башласа да, аны күтәреп мулла абзыйга йөгерәбез. "Өшкерә күр тизрәк",- дибез. Ә ул өшкергәнне тәһәрәтләнеп үзебез өшкерә алмыйбызмы? Яки ирләребезгә кушсак, нәрсә була? (азан әйтеп ир кеше өшкерсә, шифасы күбрәк дигән сүз бар). Чын күңелдән укып сорасаң, Аның каршында кемнең-кем булуы мөһим түгел, ләбаса. Күптән түгел генә хаҗдан кайткан бер танышым сөйләп торды. Алар быел бер гарәп хаҗие белән дуслашканнар һәм шул әйтә икән: "Намаз укыр алдыннан каршыгызга стакан белән су куегыз, укыган догаларыгызның шифасы шунда сеңер. Бу суны күз тиеп елаган сабыйлар яки үзегез эчегез, файдасын күрерсез",- дип. Чыннан да, болай эшләүнең бер авырлыгы да юк бит?!  Иордания шәехе Мәхмүд Әбү Әнәс укучысы Мурад Корчагин озак еллар өшкереп дәвалау белән шөгыльләнә. Аның фикере белән дә танышыйк: “Аллаһ Тәгалә бу турыда безгә Коръәннең 17нче сүрәсендә әйтте: Коръән аятләре аша  мөэминнәрең күңеленә тынычлык һәм шифа салабыз,- диде. Моннан тыш, пәйгамбәребез медицинасы дигән әйбер дә бар. Аның киңәшләре нигезсез түгел, ул Аллаһ сүзләрен, вахи иңгәндә беленгән мәгълүматларны өйрәткән. Пәйгамбәребез сгв нең теле, холкы-Коръән булган. Бу мирасны да без файдалана белергә тиешбез. Инде күптән мәгълүм: Коръән уку-күзләр өчен файдалы. Ихласлык белән укыган һәм тыңлаган кеше-күңел тынычлыгына ирешә. Ә сихер, бозым һәм башка авырулардан шифа алуда сурәләр укып өшкерү ярдәм итә. Тик бу очракта берничә шарт үтәлергә тиеш: - Өшкерүченең нинди кеше булуы бик мөһим. Ул ихлас күңелле, иманлы, Аллаһ Тәгалә сүзләренең тәэсир итү көченә 100-200% ышанучы булырга тиеш. - Өшкерүче – үз өлкәсендә  белгеч  булырга тиеш. Чөнки Корьәннең билгеле бер аятләрен укыганда, кеше үзен төрлечә тота. Бу – авыручыга дөрес диагноз куярга ярдәм итә. Ягъни, бу кешенең теге яки бу авыру белән авырганын, ул рухи яктан чирлиме, әллә физик авыруданмы икәнен аңларга булыша. - Табиблар кешедә авыру тапкан икән, ул һичшиксез медицина ярдәменнән дә файдаланырга  тиеш.  Бу ике өлкә параллель рәвештә алып барылган очракта гына, шифа булыр. - Күп әйбер кешенең үзеннән дә тора, без моны эчке “настрой” дибез. Авыручы кеше үзен-үзе: мин авыру, мин терелә алмам инде кебек курку, өметсезлеккә бирелү белән бетерә. Иң авыр дәвалана торган әйбер-шушы. - Медицина өлкәсендә табиблар диагноз куя алмый, чирне туктата алмый икән, Коръәннең шифасы тими калмас. Бу очракта чирне сихер яки бозык ясап эшләгән булулары ихтимал. - Бер вакытта да дәвалануга өметне өзмәскә, дога кылып, тәвәккәлләп кулыңнан килгәнне эшләргә, соңыннан хәерле нәтиҗәне көтәргә кирәк. - Мөмкин булса һәрвакыт гөселле, тәһарәтле йөрергә. - “Әгүүзү-билләәһи-минәш-шәйтаанир-раҗииим Бисмил-ляяһи-рраһмаани-ррахиим» сүзен еш кабатларга. - “Аят әл Күрси”, “Ихлас”, “Фәләк”, “Нәс”сүрәләрен уку файдалы. Бу аят, сүрәләрнең гарәпчә һәм транскрипциядә укылышын биредә карарга була