Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Зәмирә Сәмигуллина: "Татар кызы” бәйгесенә миллилек кирәкме?

"Татар кызы" бәйгесеннән ни көтәбез? Зәмирә Сәмигуллина шул хактагы фикерләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Журналист Зәмирә Сәмигуллина: "Татар кызы” бәйгесенә миллилек кирәкме?
20 июнь. Интернет челтәрендә эфирда “Татар кызы-2018” республика бәйгесен карыйбыз. Күзләр экранда.


Һәр кыз өчен җан атабыз. Яшьлек үзе үк гүзәллек бит инде ул. һәркайсы үзенчә чибәр, ягымлы.

Узган елгы бәйгенең репетицияләрен якыннан күзәтүче һәм тамашачы буларак, күбесенчә үткәне белән чагыштырып нәтиҗәләр ясап карадым.Беренче турда кызлар үзләре турында матур гына сөйләп, ышанычны яулады. Аерып әйтәсе килми, һәрберсенең дә чыгышы күңелгә ятыш. Үзең белән таныштыру турында җырга осталары сөйләм барышында бер-ике куплет җыр да башкарды. Моннан кала тагын шәхесләр турында сөйләгәндә бер турда җырдан өзек булды. Әмма кызларның берсе дә тулаем җыр башкармады.

“Татар кызы” бәйгесенең финалы яки ярымфиналы вакытында авыз тутырып татарча сөйләшә һәм татар телендә үзеңнең фикереңне әйтә алмасаң, татарча җырламасаң, шигырь сөйләмәсәң, жюри үткәрмәячәк, дип тә әйткән иде Васил Шәйхразиев узган ел “Интертат”ка биргән интервьюсында. Кызлар җырлау осталыкларын күрсәткән дә булыр иде. Сценарийда җыр сәләтен күрсәтү буенча тур кертелмәгән, мөгаен. Җырлау сәләте һәркемгә дә бирелми, моның белән килешергә дә була. Әмма узган елгы бәйгедә җырлый алганнар, тулаем җыр башкарып, башкалары башка төр сәләтләрен күрсәттеләр.Җырларда бит милләтеңне ярату чагыла.

Шәхесләр турында сөйләү туры бәйгесе якташ хатын-кызлар турында күп мәгълүмат бирде. Әмма сөйләм осталыгын бәяләргә кыенрак булгандыр комиссиядәгеләргә. Чөнки бу тур кызларның текст укуына кына кайтып калды кебек. Сәхнәдә нәфис сүз сөйләүнең үз кагыйдәләре, үз аһәңе бар бит. Сөйләм осталыгын бит инде аны үзең белән таныштыру турында ук күрергә була, чөнки ул тур – үз-үзеңне тәкъдим итү, ә моның өчен сәнгатьле сөйләм ярдәмгә килә. Һәм нигә әле без күренекле хатын-кызларыбыз турында сөйләгәндә, сәнгатьтә, мәдәнияттә зур казанышларга ия булган ханымнар турында гына сөйлибез. Мисалга, авыл хуҗалыгында, медицинада, хәйриячелек буенча да горурланырлык эшләр башкарган шәхесләребез җитәрлек бит. Белсен иде аларны да халык, күрсәтергә иде аларны да!

Әйе, сәхнә батырлык та, матурлык та, тапкырлык та, талант та сорый. Һәр кыз үзенчә талантлы, сүз дә юк. Әмма татар кызы бәйгесе булгач, бу чарадан күңел миллилекне күбрәк көтте. Сәхнәдә матур итеп чәчләренә прическалар ясаган конкурсанткаларны күргәч, узган елгы оештыручыларның чулпылар тагарга киңәш итүе, кызларның бер-берсенә ярдәмләшеп чулпылар эзләве искә төште. Һәрхәлдә, татар кызларын озын толымга чулпылар таккан итеп күз алдына китерәсе килә. Чын тормышта юк, сәхнәдә булса да чулпыдан күрәсе килде кызларны. Сәхнә шуның өчен дә сәхнә бит инде ул. Татар кызының булдыклылыгы сәхнәдә биюләрдә генә чагылмый бит. Бәлки, бәйгенең быелгысында заманчалаштыру, шоу ясау максат итеп куелгандыр. Кызларның спорт стилендә туплар белән биюләрен бию тәмамлангач кына аңладым...Казаныбызда футбол буенча дөнья чемпионаты бара бит. Татар кызларының да туп тотып биюләре чемпионатны хөрмәтләү өчен булгандыр. Сорау: Чемпионатта да татар телебез, милләтебез хөрмәтләнеп билгеләнеп үтелә микән? Ә кызлар, афәрин, биюләрне матур башкардылар.

Ниһаять, интеллектуаль тур. Ялгышмасам, алып баручы турны игълан иткәндә гаиләгә кагылышлы сорау булачак, диде. Әмма кемгәдер хәситәнең нәрсә икәнен, Казанның йөзе булган мәчетнең атамасын әйтергә туры килде. Кемгәдер үзен нәрсә елмаерга мәҗбүр иткәнен, бәйгегә нинди максаттан килүен, тормышка ашкан хыялын әйтү дә җитте. Ә тур үзе үк интеллектуальлекне, ягъни тапкырлыкны, азмы-күпме гыйлемне, зирәклекне билгеләүне максат итеп куя. Узган елгы интеллектуаль тур татар тарихына багышланган иде. Катнашучы кызлар репетицияләрдә дә тарих китабы укып утырганы хәтердә. Бу очракта бер сорау тапкырлыкны, зирәклекне тикшерә, ә икенчесе - белем ягын. Болар икесе ике нәрсә һәм бер тур эченә яшеренгән... 

Алып баручы Фәнис Җиһанша сорауларны кызлар алдан белмәде, дип мәгълүмат та биреп куйды. Бу фикере белән нәрсә әйтәсе килде, аңлап җиткермәдем. Бәйгегә нинди максаттан килдең, нәрсә елмаерга мәҗбүр итә дигән сорау гадәти сөйләм барышында да бирелә торган сорау бит инде ул. Сораулар аңлашылып бетмәде. Кызларның кайсы сыйфатын ачыклар өчен бирелде икән алар: тапкырлыгынмы, фикерләү дәрәҗесенме, әллә инде аң-белемнеме?

Залдан тамашачы биргән сорау иң урынлысы булгандыр да әле бу очракта. Чөнки тур интеллектуаль булса да, гаиләгә кагылышлы иде. Сорау мондый иде: элек килен белән кайнана талашмас өчен нишләгән? Җавабы да тапкыр: су капканнар. 

Быел кызларга теләктәшлек белдереп, яшь җырчылар килгән. Сүз дә юк, яшьләр заманча, креатив, талантлы инде. Мин әлеге яшьләрнең үзенчәлекле стильдә булса да татар телендә җырлаулары өчен шатмын. Әмма бу бит, минем аңлавымча, матурлык, зәвык бәйгесе. Минемчә, монда җырчыларның да халыкчаны кирәк булмады микән? Сәхнәдә сикереп йөреп түгел,тамашачының җанын татар моңы белән айкап алып, татар авылларына алып кайта торганы... Әйе, ел саен Зәйнәп, Раяз, Асылъяр, “Казан егетләре”н чакыра алмаслар. Әмма татарда татар кызлары, милләт турында җырлаучы асыл җырчылар юк түгел бит. Ә “кроссовки”лы егетләребез татар яшьләре бәйрәмнәрендә, концертларда да бик матур чыгыш ясарлар иде. Бу бит милләт бәйрәме, зәвык бәйрәме, милләтебезнен “йөзек кашы” булырдай кызны ачыклау бәйгесе. Мин - гади тамашачы шуны көткән идем.

“Татар кызы” бәйгесе, исеменнән үк күренгәнчә, татар кызының асыл сыйфатларын ачык итеп күрсәтә торган бәйге булырга тиештер дип уйлыйм мин. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров тамаша тәмамлангач, быелгысы узган елгыдан күпкә өстенрәк булды дип бәяләде. Ринат әфәнде күп бәйгеләр күргән, күп җирләрдә йөргән, күп татарлар белән аралашкан шәхес. Аның сүзләре хактыр да, бәлки. Әмма зур сәхнәгә менеп, узган елгы белән чагыштыру кирәк иде микән? Васил Шәйхразиев узган ел “Интертатка” интервьюда сөйләгәнчә, телне саклап калу һәм үзебезнең татар кызларын тел, гореф-гадәт аша бөтен дөньяга күрсәтүне максат итеп куйган бәйгедә милли төсмерләрне күбрәк көткән идем. Заманга яраклаштыргач, миллилек шушындый яңгырашта буладыр ул.  

“Татар кызы” бәйгесенең финалы яки ярымфиналы вакытында авыз тутырып татарча сөйләшә һәм татар телендә үзеңнең фикереңне әйтә алмасаң, татарча җырламасаң, шигырь сөйләмәсәң, жюри үткәрмәячәк", – дип тә әйткән иде әле Васил Шәйхразиев.

Быелгы бәйгене мин шоуга охшаттым. Дөрес, ниндидер зур масштабка чыгарасыбыз килә икән, заманчалаштыру, шоу ясау кирәктер. Әмма шоуның да зәвыклысын ясасак иде, миллилекне югалтмасак иде. Татар җырында бит үзенә генә хас моң ята. Без шул үзебезнекен танытып кына зур үрләргә ирешә алабыз.

Бәйге катнашучы кызларның үзләрен дә милли рухта тәрбияләргә тиеш. “Татар кызы” бәйгесендә катнашкан кызларыбыз көндәлек тормышта та татарча сөйләшеп, социаль челтәрләрдә татар телендә аралашып, фикерләрен татар телендә язса иде. Мондый бәйгеләр исем алу, җиңү һәм машиналы булырга омтылыш кына булып калмасын, милләтебез үсешенә өлеш кертсә иде.

Узган елгы җиңүче кыз Гөлназ Гатина белән аралашып торабыз. Гөлназ чын мәгънәсендә тыйнак, инсафлы татар кызы. Без аның репетиция барышында барлыгын да белмәдек. Үзенә чират җиткәнен көтеп, тыныч кына утырды ул. Сәхнәгә чыгып, җырлап җибәргәч, менә чын татар кызы кайда икән ул, дип сокландык. Озын толымы, моңлы тавышы гына да милләтебезнең йөзек кашы икәнен күрсәтә. Быелгы җиңүче кызны да бик лаеклы дип уйлыйм. Тормышында да, киләсе бәйгеләрдә дә уңышлар үзенә.

Мин бәйгенең эчтәлеге белән килешеп бетә алмаган кебек, минем белән дә килешеп бетмәүчеләр булыр. Ялгыш фикерләрем булса, гафу итегез. Һәркемнең үз фикере. Мин бары тик милли бәйгедә милли төсмерләр күрергә теләүче хыялый һәм хисле, милләтем өчен борчылучы бер тамашачы гына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100