Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Рузилә Мөхәммәтова: Тинчурин театрын татар драматургларына бүләк итик!

«Татар-информ» журналисты татар драматургиясе тирәсендәге бүгенге вазгыятьне күзәтеп, аны үстерү юлларын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Журналист Рузилә Мөхәммәтова: Тинчурин театрын татар драматургларына бүләк итик!

Туксанынчы елларның танылган драматургы Данил Салихов Татарстан язучылар берлеге рәисе булып кабат сайланмаган очракта да бер гамәле белән Берлек тарихында калачактыр: ул XXI гасыр татар драматургиясеннән бөтен татар театрлары кул селтәгән вакытта, татар драматургиясенең барлыгын хакимияткә җиткерә алган рәис. Гәрчә үзе драматург буларак Татарстанда күптән куелмаса да.

Көтмәгәндә-уйламаганда Камал театрының «Яңа татар пьесасы» конкурсын игълан итүен мин «өстән» игътибарга бәйләп карыйм. Югыйсә, Камал театры ачыктан-ачык бу форматтан китүен, драматургия лабораториясе форматына күчүен хәбәр иткән иде. Лабораториядә катнашучы яшьләрдән өч эксперименталь спектакль дә туды. Алар барысы да хатын-кызлар. Кече сәхнә драматургинялары дип атадым мин аларны.

Шул ук вакытта татар яшьләренең рус телендә язылган ике әсәре быел данлыклы «Любимовка» драматургия конкурсының төп номинацияләренә кертелеп, Мәскәүдә читкалар узды. Кыскасы, яшь татар драматургиясе Татарстан театрларыннан бәйсез башка орбитага чыкты. Дөрес, рус телле булып... Ә бу бер яктан сөенечле һәм горурланырлык факт булса да, икенче яктан сагайта. Куркыта. Димәк, татар драматургиясенә татар телле язучылар килмәячәк. Тәрҗемә барыбер тәрҗемә генә инде ул, оригинал түгел. Безнең театрлар өлкән буын драматургларның дөньядан артта калганлыгын әйтеп, аларга кул селтәп яшь иҗатчыларны да куркыталар булып чыга. Яшьләр русча яза башлыйлар.

Шушы вазгыятьтә иске форматтагы «Яңа татар пьесасы» бәйгесе игълан ителде. Беренче урынга – 100 мең сум, икенчесенә – 75 мең сум, өченчесенә 50 мең сум. Оештыручылар әйтүенчә, драматурглардан конкурс булмый торган соңгы өч елда язылган әсәрләр көтелә.

Моннан алда гына Татарстан театрлары ике драматургия конкурсы уздырган иде. Берсе – «Әкият» курчак театры тарафыннан. Татар драматурглары анда бик үк катнашмады. Әлбәттә, курчак театры өчен әсәр – специфик жанр, аңа теләсә кайсы драматург алына алмый. Шуңа алынып та тормадылар булса кирәк. Кабул ителгән 40 пьесаның җидесе татарча булган. Җиңүче пьеса – Башкортстанның Салават шәһәреннән Альбина Галиуллинаның «Приключения пингвиненка Пинка?» бәби спектакле.

Кариев театры да «ASYL» драматургия конкурсы игълан иткән иде. Ике телле итеп. Конкурс инде төгәлләнеп бара, ә татар телле драматургия аз килгән. «Хөрмәтле журналистлар, татарларны да уятыгыз әле! Бер драматург интернетка кергәнем юк дип мактанып китте. Үзләре безне куймыйлар диләр, үзләре конкурста да катнашмыйлар. Донецк, Кыргызстан, Румыниядә катнашалар, ә безнекеләр ишетмәгәннәр», - диде Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова театр сезоны ачылыр уңаеннан ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Ярар, килде ди Камал театры уздырган «Яңа театра пьесасы» конкурсына псевдонимлы әсәрләр. Алар арасыннан җиңүчеләр билгеләнеп, 100, 75 һәм 50 мең сум премия түләнде, ди. ТР Мәдәният министрлыгы тагын бер премия өстәп бирде дә 100 мең сумны. Шуннан? Шуннан ни була? Нәтиҗәсе кайда? Ошатса, аның берәрсен Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куярга мөмкин. Бәлки, республиканың башка берәр театры алыныр. Бу драматургияне үстерәме әллә бары тик безнең драматургларның бераз гына финанс хәлен яхшыртамы? Кайберләренең. Татарстан Язучылар берлегенең драматургия секциясеннән алынган мәгълүмат буенча утыз драматург булып, шушы утыздан бары тик дүртесенең матди хәле яхшырачак. Ул пьесаның куелуына беркем гарантия бирми.

Ә бит драматургка беренче чиратта куелу кирәк. Конкурс аның хыялы түгел. Ул хыялга бару юлында бер транспорт чарасы гына – тизрәк барып җитәргә мөмкин, ватылып калуың да бар... Шуңа да алдагы мисаллар күрсәткәнчә, бөтен драматурглар да, аеруча тәҗрибә туплаган өлкәннәребез, конкурслар өчен язып торырга бик яратмыйлар. Алар башка ышанычлырак юлны кулланалар.

Менә бер мисал – көлсәң көл, көлмәсәң ела! Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе Айрат Абушахманов үзенең социаль челтәрдәге бер битенә кызыклы хатның күчермәсен урнаштырган иде.

«В связи с поступлением от... о постановке пьес «История одной ...» и «Модная ...» на сцене театров республики Министерство культуры просит рассмотреть указанные произведения на заседаниях художественных советов Ваших учреждений в текущем календарном году».

Мин авторның да, әсәрләренең дә исемен язып тормыйм. Бу ханым игътибарның шундый юлын тапкан. Безнең драматурглар да шундыйрак юллар белән эш итәләр: министрга җыелып керделәр дә хәл итеп чыктылар. Бәлки, башка ишекләр дә шакылгандыр. Шуңа да Ирада Әюпова журналистлар белән очрашып сөйләшкәндә сүз арасында драматургларыбызның күп булуы турында фикер әйтте.

Кыскасы, менә сезгә конкурс, рәхим итегез! Әмма бу аз!

Әгәр министрлык чын-чынлап милли драматургияне үстерергә тели икән, иң яхшысы - театрлар арасында грант конкурсы. Әйтик, театрларга бүгенге татар драматурглары әсәрләрен кую өчен акча бирергә мөмкин. Миңа калса, акча булса, театрлар кую җаен табачак. Кат-кат эшләтсәләр эшләтерләр, әмма оештырып чыгарырлар иде. Безнең театрлар булдыклы ул. Ә килеп торган федераль акчага яки үзләре эшләп тапканга аларның, әлбәттә, сыналган ышанычлы текстны куясы килә. Шуңа да максатчан грант булмаса, аларның «Яңа театр пьесасы» җыентыгын актарып утырулары бераз шикле. Бу – беренчедән.

Икенче тәкъдим. Драматургиябезне үстерәсебез килә икән, пьесаларны татар һәм рус телләрендә интернет киңлекләренә активрак чыгарырга вакыт. «Яңа татар пьесасы» җыентыгы - яхшы әйбер. Ул һәр театр директоры һәм режиссеры өстәлендә ятадыр. Татарстанда! Әмма бу гына җитми.

Әйтик, Наилә Ахунованың балалар өчен язылган әкият пьесасын Норвегиянең һәвәскәр театр студиясе алып куйган. Автор әйтүенчә, алар аны интернет ресурсларыннан табып алганнар. Наилә Ахунова үз иҗатын интернетка актив урнаштырып бара.

Мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында Ирада Әюпова татар әсәрләренең зур театрларда куелышына омтылышын җиткергән иде. Һәвәскәр театры гына булса да, Казанда рус телле татар язучысы язган әсәрнең Норвегиягә барып җитүе шәп бит!

Илгиз Зәйниевның Татарстанда куелмаган «Борһан йорты» пьесасы Азәрбәйҗанда куелды.

Димәк, драматургия әсәрләренең тәрҗемә ителүен һәм интернет киңлекләренә урнаштырылуын тәэмин итәргә кирәк. Бу мөмкин хәл дип уйлыйм. Әнә бит, Данил Салиховның пьесалары ничектер тәрҗемә ителеп китап булып басылып чыкты. Бәлки, автор үзе акча тапкандыр, бәлки, берәр программага кертелгәндер. Кызык, тәрҗемә иткәннән соң берәр пьеса белән нинди дә булса рус телле театр кызыксындымы икән?! Мин хәбәрдар түгел. Бүгенге көндә китап кына җитми шул, киңрәк мәйдан кирәк.

«Федерация» фестивале вакытында Грозныйда уздырылган түгәрәк өстәл утырышында да фестиваль кысаларында яшь драматурглар семинары үткәрү һәм иң яхшы милли пьеса конкурсы игълан итү, шулай ук, тәрҗемә эшен җайга салу кирәклеге турында тәкъдимнәр яңгырады. «Элек тәрҗемә институты эшли иде. Осетин драматургы Хугаев тәрҗемә ителде - шуңа да ул барлык театрларга барып та җитте», - диде катнашучыларның берсе. Әйе, Камал театрының иң яхшы спектакльләренең берсе булган «Кара чикмән» әсәре Георг Хугаевныкы иде.

Өченче тәкъдим. Тинчурин театры үз йөзен эзли. Ике ел дәвамында театрда чакырылган режиссерлар эшләячәк. Ә нигә бу данлыклы театрыбызны милли драматургия театры итеп юнәлтмәскә? Бары тик татар драматурглары әсәрләре генә куела торган театрыбыз булыр иде. 

Хәзер шуңа таба бара да кебек инде. Татар режиссерлары Илгиз Зәйниев та, Фәрит Бикчәнтәев та, Туфан Имаметдинов та татар драматурглары әсәрләрен куячаклар. Бары тик драматургларыбызга «Менә сезнең үз театрыгыз – языгыз!» дип игълан итәсебез генә калды. Безнең драматурглар өчен аларның гына пьесалары куела торган мәйдан булыр иде. Тинчурин театрының "йөзе" дә табыла.

Сүз уңаеннан. Соңгы арада язылган пьесалар арасыннан Мансур Гыйләҗевның «Микулай» әсәре театрларда кызыксыну тудырды. Хәзерге вакытта республиканың ике театры әлеге әсәр белән кызыксына дип беләм. Уңышлар! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100