Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Рузилә Мөхәммәтова театр белән матбугат мәхәббәте турында: "Син миңа кирәк, мин сиңа кирәк"

“Татар-информ” журналисты татар дәүләт театрларының матбугат белән эшләү рәвешен барлап чыкты.

news_top_970_100
Журналист Рузилә Мөхәммәтова театр белән матбугат мәхәббәте турында: "Син миңа кирәк, мин сиңа кирәк"

“Сезнең турында сөйләмиләр һәм язмыйлар икән, димәк, сез юк”. Татар дәүләт театрлары бу кагыйдәне аңлый башладылар булса кирәк. Шуңа да төрле юллар белән үзләренең дөньяда барлыгын күрсәтергә тырышканнарын күрәбез. Болар – матбугат чараларында төрле зур һәм кечкенә хәбәрләр һәм сюжетлар, социаль челтәрләрдә фото-видеоматериаллар. Ягъни, зур чыгымнар соралмый торган ысуллар. 

Тик шунысы бар, бөтен татар театрлары да матбугат үзәге тотмый. Кайбер директорлар бу вазыйфаны әдәби бүлек мөдиренә генә йөкләп куялар. Ә берничәсе бу вазыйфаны үз өстендә калдырып, мәдәният темасына язучы журналистларга турыдан-туры үзләре шалтыраталар. Урыс әйтмешли, “дешево и сердито”. Әлеге гыйбарәдә “сердито” сүзе “сердечный” сүзеннән дип аңлаталар тел белгечләре. Чын йөрәктән, ягъни мәсәлән.

Әйе, театрлар елдан-ел матбугат белән дус яшәргә тырышалар. Моңа матбугат та каршы түгел, чөнки матбугатка да театр кирәк: драма артистлары турында эстрада артистларын укыган кадәр үк булмаса да, укыйлар. Гел эстраданы язып “сары” булып йөрисе килми бит, югары сәнгатьне дә язарга кирәк. Ә татар матбугатында югары сәнгать, күпчелек очракта, шул драма театры инде ул.

Яңа театр сезоны ачылу – матбугат өчен дә, театр өчен дә зур инфосәбәп. Шушы инфосәбәпне сәбәп итеп театрларның матбугат белән эшләү юлларын карап чыгыйк әле. Бу аларга бер-берсеннән өйрәнү өчен дә файдалы булыр.

Камал театры

Камал театры турында язганда шуннан башлыйк: Татар академия театрының матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов, башка театрлардагы коллегалары белән чагыштырганда, иң зур статуслысы. Ул - маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары. Пиарны урынбасар югарылыгына күтәрү – театр директоры Илфир Якуповның алдынгы карашлы җитәкче булуыннан. Күбрәк акча алган кеше күбрәк эш башкара.

Камал театры яңа сезонда матбугат белән элемтәсен журналистларны труппаның беренче җыелышына чакырудан башлады. Монысы булды - бер. Сезонны ачканчы ук “Камал мәктәбе” театр тамашачысы проектын башлап җибәрде һәм Кече залны тутырып, журналистлар чакырып, “Үлеп яратты” спектаклен күрсәтте. Монысы булды – ике. Сезон ачылыр алдыннан үз мәйданчыгында матбугат конференциясе уздырды. Монысы – өч. Әле болар арасында төрле журналистларга кечкенә эксклюзивлар биргәләп, күңелебезне күреп тора. Аңа да яхшы, безгә дә.

Традицион матбугат конференциясендә театрның быелгы премьералары һәм гастрольләре турында язмача һәм телдән тулы мәгълүмат бирелде. Кыскасы, быел театр зур сәхнәсендә – дүрт, кечкенәсендә өч спектакль чыгарырга җыена. Театр репертуарына Чыңгыз Айтматовның “Гасырдан озын көне” (“Буранлы төн”), Илгиз Зәйниевның “Бию пәрие”, Мансур Гыйләҗевның “Исәнмесез!”е һәм Володинның “Санаулы кичләре” керәчәк. Кече залда Фәрит Бикчәнтәев үзенең ике шәкерте белән өч яшь драматургның өйрәнчек әсәрләрен куячак.

Камал театры гадәттә журналистларын премьера алдыннан да җыя. Дөрес, Фәрит Бикчәнтәев спектакльне бер карау белән аның турында язу дөрес түгел дип саный.

Тинчурин театры

Тинчурин театры матбугат конференциясе уздырмады, сезон ачылышы белән бәйле мәгълүмат та таратылмады, сезон ачылышына да чакырмады. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында театр сезоны ачылуга багышлап уздырылган матбугат конференциясенә килеп, театрның Тинчурин исемендәге Халыкара милли драматургия фестивале үткәрүен хәбәр итте, балалар арасында Кәрим Тинчурин иҗаты буенча конкурс үткәрелүе турында сөйләде. Театрның мюзикллар кую теләген, 6 ноябрьдә театрның туган көне булуын һәм бу көнне “Гөләндәм туташ хатирәсе” әсәрен чыгарачакларын җиткерде. Шуның белән шул! Сүз уңаеннан, әлегәчә театрның афишалар тактасы да тулы түгел, анда ике генә игълан тактасы эленеп тора иде. 

Кариев театры

Кариев театрында сезон ачылыр алдыннан зур яңалык булды – театр директоры кәнәфиенә яңа кеше утырды: Мансур Ярмиевны Гүзәл Сәгыйтова алыштырды. Шулай итеп, республика җитәкчелеге яшь буынны сәнгати тәрбияләү бурычын хатын-кызларга йөкләде. Казан яшь тамашачы театрында бу вазыйфаны Айгөл Горнышева башкарса, Кариев театрына Гүзәл Сәгыйтова килде. Ягъни, театрның төп продукциясен ирләр ясый, ә шул продукцияне матурлап төреп хатын-кыз сатарга тиеш була.

Яңа директор, үзе журналист буларак, матбугат “игътибарына” бик игътибарлы. Сезон ачылыр алдыннан театрның Кече залында беренче матбугат конференциясен җыйды. Биредә журналистлар театр ребрендингы турында, премьералар турында, әлегә директорның репертуар эшенә катнашмавы турында, “Калеб” проектларына Кариев театрында урын бирелүе турында, Кариев театрында алдагы берничә елда Гүзәл Сәгыйтованың пьесалары куелмаячагы турында белделәр. Журналистлар театр белән тамашачы арасында өзеклек барлыкка килүе турында ишетте, әмма аның сәбәпләрен ачыклый алмады.

Кариев театры театраль сезонын Нурбәк Батулла әзерләгән перформанс белән ачып җибәрде һәм шуның аркасында җәмәгатьчелектә бераз шау-шу да чыгарып алды. Перформансны видеодан гына караган тамашачылар, бер матбугат чарасының баш исеменә таянып, театрны миллилектән баш тартуда гаепләде. Ә үзләре театр алдында булучылар, нигездә, авторларны якладылар. Бүген театр үзенең яңа сезондагы беренче премерасын тәкъдим итә - Зиннур Хөсниярнең "Ут чәчәге" пьесасы буенча режиссер Илфат Камалиев спектакль чыгарган. 

Казан Яшь тамашачы театры

Әле сезон ачылганчы ук Казан Яшь тамашачы театры да бер нәни генә җәнҗал чыганагы булып алды. Казан мөселман киносы фестивале ачылганда Марат Бәшәров белән кызыл келәмнән үткән актрисаның “ночнушкадан” булуын гаепләделәр. Әлбәттә, яшь актриса эчке күлмәктән түгел иде, ә Европа кинофестивальләрендә киелә торган затлы күлмәктән булган. Ә театр директорларына җәмәгатьчелек алдында һәр артистының һәр “төчкерүе” өчен җавап тотарга туры килә. Шундый вазыйфа!

Әлмәт театры

Әлмәт театры яңа театраль сезон башланыр алдыннан ике тапкыр журналистларга театр яңалыклары-планнары турында мәгълүмат җиткереп өлгерде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында театр сезоны ачылуга багышлап уздырылган матбугат конференциясенә, Казаннан читтәге бердәнбер театр буларак, Әлмәтлеләр чакырулы иде. Әмма анда театр директоры Фәридә Исмәгыйлева катнаша алмады. Ул “Алтын битлек” театр фестивале җитәкчелеге тарафыннан Новокуйбышевскида үткәрелгән Түгәрәк өстәл утырышына чакырылган. Казанга Фәридә Бәгыйсовна урынбасарын – театраль тавышлы һәм чибәр Эльмира Харисованы җибәргән иде. Журналистларны театрның бөтен яңалыклары белән ул таныштырды.

Соңыннан театр үз мәйданчыгында уздырган матбугат конференциясендә дә Фәридә ханым катнаша алмады – Әрмәнстанда театр фестивалендә иде. Театр яңалыклары белән әлеге дә баягы теге чибәр ханым таныштырды. Аның театр яңалыклары турындагы 16 минутлык нотыгын тыңладык.

Әлмәт театрының алда торган яңалыгы - 5 ноябрьдә Туфан Имаметдиновның «Тынлыкта гына урын бар» физик театр премьерасы. Режиссер аның жанрын фәлсәфи трактат дип билгеләде. Сәхнә әсәренең текстларын язырга драматург Равил Сабыр ярдәм иткән. Матбугат конференциясендә драматург алдына мәгънәви йөк салынмаган текстлар язу бурычы куелганлыгы мәгълүм булды. Дөрес, соңыннан драматург иң көчле дип санаган кайбер өлешләрен режиссер кертми калдырган икән. Аларын Равил Сабыр әрәм итмәс өчен, пост итеп язып, социаль челтәрдәге битенә элде. Элеп кенә калмаган, 80 кешене билгеләп тә куйган, ягъни, шул кешеләргә әлеге постны карап чыгу кирәклеге турында белдерү җибәрелә.

Чираттагы премьера психологик триллер жанры буенча булачак дип хәбәр итә театр. Анысы 24 ноябрьгә тәгаенләнгән. Театр тарихында беренче “триллер” – Стивен Кингның «Мизери» психологик романы буенча Саймон Мурның «Ledi Газраил» пьесасы куела. Режиссеры – Уфа егете Илшат Мөхетдинов. Пьесаны театр директоры Фәридә Исмәгыйлева тәрҗемә иткән. Триллер жанры кинематографиягә хас булса да, татар театры шушы жанрны сәхнәгә чыгарам дип әйтә икән – рәхим итсен, без тамаша кылырга һәм күргәннәребезне күрмәгәннәргә җиткерергә әзер.

Театрның матбугат үзәге әлеге матбугат конференциясен, драматург Равил Сабыр соравы буенча, Казан журналистлары белән онлайн элемтә ясап уздырды. Техник проблемалар булса да, уңышлы гына килеп чыкты. Булдыралар.

Әтнә театры

Әтнә театры яңа тарихында икенче мәртәбә матбугат конференциясе уздырды. Беренчесе моннан ун ел чамасы элек Татарстан Мәдәният министрлыгының конференц-залында уздырылса, икенчесе – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында.

“Без дәүләт статусы алгач, артык тыйнакланып киттек: газета битләренә, телевидениегә, интернетка омтылмыйбыз; фестивальләргә йөрмибез. Нәрсә дип әйтим? Авылның бер чибәрлеккә чамалы кызы утырырга мөмкин инде шулай итеп. “Егетләр миңа карамый, тышым бик чибәр булмаса, эчем бик матур, табылыр әле минем матурлыгымны күрерлек егет”, дип утыра да, карт кыз булып кала. Без дә шуның шикелле, җәмәгать, сезнең белән эшләмәсәк, шундый карт кыз көненә калмагаек дип котым чыгып йөри инде”, - диде театрның ветераны Марат Хәбибуллин.

Әлеге матбугат конференциясеннән без нәрсә белдек:

- театрның алга таба журналистлар белән актив эшләячәген;

- театрның 100 еллык юбилее икәнлеген;

- “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында үз режиссерлары Рамил Фазлыевның ике спектакль куячагын;

- Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган “Гүзәлем Әсәл” спектакле белән Кыргызстанга барачакларын (инде йөреп кайттылар. Авт);

- Әтнәлеләрнең “Габделәхәт Гыйлемханович Хәкимов дигән бик яхшы главаларыннан узып бернәрсә дә эшләмәүләрен”;

- Әтнә театрының тәнкыйтьчеләр “совок” дип билгеләгән спектакльләр куюын һәм алар белән тетарны фестивальләргә дә чакырмауларын, “Нәүрүз”гә дә алмауларын, ә менә халыкның җылый-җылый каравын;

- Фәрит Бикчәнтәев Әтнә театрында Хәй Вахитның “Беренче мәхәббәт” спектаклен куярга вәгъдә итеп тә сүзендә тормавын...

Аңлатып үтәм. Мин Фәрит Рәфкатовичтан ин өчен сүзендә тормавын сорадым. Ул театрда әлегә Рәхиләне уйнарлык актриса булмавын әйтте.

Рәхилә – “Беренче мәхәббәт” пьесасының төп герое. Заманында бу спектакльне Наилә Гәрәеваны төп рольгә куеп Рәфкать Бикчәнтәев сәхнәләштергән булган.

Чаллы театры

Чаллы татар театры журналистлар белән актив эш алып бармый. Аларның 5 октябрьдә театр сезоны ачылуын рәсми сайтларыннан укып белдем. “Бәйрәм тантанасы кичке сәгать алтыда театр бинасы алдында башланып китәр дип көтелә. Узган сезонга йомгак ясау, актерларның тантаналы төстә келәмнән узуы һәм, әлбәттә, көтелмәгән сюрпризлар көтә тамашачыны бу көнне. Кичке сәгать җидедә тамаша залында Зөлфәт Хәкимнең “Тәрәзәдә һаман ут яна” дип исемләнгән пьесасы буенча куелган сезонның яңа премьерасы тәкъдим ителәчәк. Спектакльне сәхнәгә режиссер Лилия Әхмәтова куя, рәссамы – Иршат Азиханов, көйләрне Риф Әхмәтов яза”, дип хәбәр ителгән.

Минзәлә театры

Минзәлә театры 83 нче театраль сезонын 5 октябрьдә Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” музыкаль драмасы премьерасы белән ачты. Пьесаны чакырылган режиссер Баатр Колаев куйган.

Әлеге премьераның һәвәскәр фотоларын социаль челтәрләрдә күреп сөендек. Премьерага мәдәният темасын актив яктырта торган журналистлар чакырылмаган булса кирәк – күренмәде-ишетелмәде. 

Театр матбугат үзәге тотмый, директор матбугат вәкилләре белән “точечно” эшләргә ярата. Әйтик, быел “Сәхнә” журналының баш мөхәррирен үзе белән фестивальгә алып барды. Драматургия жанрында актив эшли башлаган күренекле язучы Зиннур Хөсниярның артистлар белән бергә автобуска утырып ерак юлда йөреп кайтуы ике як өчен дә файдалы гамәл дип уйлыйм. Бу театрда язучының пьесасы куелырга мөмкин дигән расланмаган хәбәрләр бар.

Түбән Кама театры

Түбән Кама театры яңалыклары турында рәсми сайтларын укып яки сәнгать җитәкчесенең үзенә шалтыратып кына белеп була. Биредә матбугат үзәге юк.

Мәсәлән, рәсми сайты аша театрның яңа 29 нчы сезоны 25 август көнне Туфан Миңнуллинның туган авылы Олы Мәрәтхуҗада «Кияүле кызлар кияве» белән ачылуын белә алабыз. “25 август Олы Мәрәтхуҗада Туфан Миңнуллинны искә алу көне буларак та билгеләп үтелде. Килгән кунаклар арасында язучылар, район укытучылары, китапханәчеләре, авыл клублары хезмәткәрләре бар иде. Театрыбызның баш режиссеры Рөстәм Галиев һәм артистлар да бәйрәмдә катнашты. Спектаклебезне Кама Тамагы, Иске Казиле, Балтач, Кыртапа, Келәнче тамашачылары да карап, артистларны алкышларга күмде”, - дип язылган сайтта.

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында 2018 елда “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль партия проекты кысаларында куелачак спектакльләр турында төгәл мәгълүмат бирә.

Театр дүрт спектакль чыгара:

- Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе. Спектакль татар халкының бөек уллары Туфан Миңнуллин, Марсель Сәлимҗанов, Шәүкәт Биктимеровка багышлана.

- Борис Васильевның «Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде...» драмасы.

- Ркаил Зәйдулла «Нәгыймә» драмасы. Спектакль бөек кыргыз язучысы Чынгыз Айтматовның әнисе Татарстанның Кукмара районы кызы Нәгыймә Абдувәлиевага багышлана.

- Туфан Миңнуллинның балалар өчен язылган пьесалары буенча «Һау-һау-һау» спектакле.

Театр яңа сезонның беренче премьерасын әзерләп бетерде. "Татар-информ" командасы "Әлдермештән Әлмәндәр"не карап та кайтты. Яңа премьералар көтәбез.

Быел театрның сәнгать җитәкчесе – үзе үк директоры да, баш режиссеры да һәм актеры да булшан Рөстәм Галиев, Казаннан читтәге театр җитәкчеләре арасыннан бердәнбер буларак яңа коллегасын – Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтованы сезон ачылу белән котларга килгән иде.

Буа театры

Буа театры рәсми исемендә “татар” сүзе булмаган татар театры. Аны без “по умолчанию” татар театры итеп кабул итәбез.

Бу театр җитәкчелеге фестивальләре алдыннан Казанга килеп “Татар-информ”да матбугат конференциясе үткәрә, ә сезон ачылу һәм ябылу кебек инфосәбәпләрне җитдигә алмый. Күп вакытын тәгәрмәч өстендә уздырган театр, әлбәттә, кечкенә шәһәрдә стационар спектакльләр белән артык мавыга алмый. Шуңа да биредә сезон ачылу театраль сезонның иң бөек вакыйгасы була алмыймдыр.

Буа театрының журналистлар белән эшләү өчен үз алымнары бар. Театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев премьералар булганда Казанга Буадан транспорт җибәреп, журналистлар һәм тәнкыйтьчеләр кайтарта. Яңа сезонның беренче премьерасын карарга да ике машина төялеп кайттык. Театр Ркаил Зәйдулла хикәяләренә нигезләнеп, әдәби театр ясаган. Хикәяләрне Санкт-Петербургның модный режиссеры Егор Чернышов сәхнәләштергән. Аңлавымча, театр бу режиссерга аның артистлар өчен яхшы педагог булачагын белеп тукталган. Егор тырышкан, һәр артистны да “ышкып шомарткан”, хикәяләрне сәхнә әсәре хәленә китергән. Премьерага туган авылында кунак булып ятучы автор үзе дә килеп төште. Чувашия белән Буа арасы ерак түгел - авылдашлары белән бергәләп килгән иде.

Буа театры беркайчан да төгәл графиклар белән эш итми. Чөнки бу театр, аның җитәкчесе Раил Садриевның үзе кебек, хәрәкәтчән, ул кысаларда гына эшли алмый.

Курчак театры

“Әкият” Татар дәүләт курчак театры сезонын ачканда матбугат конференцияләре үткәрмәде. Әмма матбугат белән элемтә өчен дә җаваплы әдәби бүлек мөдире Дилия Шаязданова гастрольләре һәм фестивальләре турында һәрдаим пресс- һәм пост-релизлар юллап тора. Чираттагы премьера - “Принцесса Карпинка” әкияте турында язма әзерләнә.

Опера-балет театры

Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сезонын татарча ачты. Ике көн “Сөембикә” операсының премьерасы тәкъдим ителсә, берничә көннән – “Җәлил” операсы күрсәтелде. “Сөембикә” алдыннан иҗат төркеме белән матбугат конференциясе оештырылды, ни хикмәт, журналистлар алдына оештыру эшләре буенча җаваплы затлар чыкмады. Шуңа күрә “Сөембикә”нең кайчан күрсәтеләчәге турында төгәл хәбәр юк, ә имеш-мимешләр бик үк оптимистик түгел. Бу яртыеллыкта точно юк, алдагысында апрельсез булмаска мөмкин ди.

Театрның әлеге вакытта “Үзгәреш җиле” белән шөгыльләнүе билгеле. 30 ноябрь һәм 1 декабрьдә – фестиваль концертлары.

Театрның әдәби бүлек мөдире дә, матбугат сәркатибе дә бар. Икесе дә журналистлар өчен ачык: телефон аша да, башка элемтә чаралары аша да оператив җавап бирәләр. Әмма алар әллә күп нәрсәдән үзләре хәбәрдар түгел, әллә әйтелмәскә кушылган – мәгълүмат алуы авыр.

Театр директорлары колагына – “Сезнең турында сөйләмиләр икән, димәк, сез юк” – бу чыннан да шулай. Әмма журналистның сезнең хезмәткәрегез түгеллеген онытмагыз, аның үз карашы, үз позициясе бар. Журналистны бөтен чәнечкеләре белән бергә яратырга кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100