Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Рузилә Мөхәммәтова: Төркиядә әдәби җәүһәрләрне киләчәккә ничек җиткерәләр?

Төркиянең төрле халыклар күпләп яши торган бер шәһәрчегендә - Аланиянең Махмутлар мәхәлләсендә Шагыйрьләр паркы ачылды. Диңгездән коенып кайтышлый агачлар ышыгыннан атлый-атлый 37 шагыйрь турында мәгълүмат алып, 37 шигырь укып үтәргә мөмкин.

news_top_970_100
Журналист Рузилә Мөхәммәтова: Төркиядә әдәби җәүһәрләрне киләчәккә ничек җиткерәләр?
Структурасы болайрак - паркның бер ягыннан озын аллея сузылган һәм аллеяның ян яклары буйлап 37 ачык китап урнаштырылган. Алар барысы да һава торышы тәэсирендэ бозылмый торган итеп металлдан ясалган. Ачык китапның бер ягына шагыйрьнең фоторәсеме урнаштырылган, кыскача биографиясе язылган. Икенче ягында шагыйрьнең бер шигыре китерелгән. Аллеяга куелган шагыйрьләр арасында ерак гасырларда яшәгән Мәүләнә Җәләлетдин Руми ( 1207-1273), Юныс Əмрә (1238-1320), Солтан Абдул (1480-1550), Фазулилардан (1483-1556) алып бүгенге көндә дә исән-сау шагыйрьләргә кадәр бар. 

Парк янында урнашкан шәхси йорт ишегалдын чит күзләрдән яшереп тору өчен кызыклы дизайн белән стена корылган һәм анда дөньякүләм танылган шагыйрьләрнең исемнәре белән бергә төрек шагыйрьләре дә язылган. Диварда Гарсиа Лорка, Гетелар белән бергә, бөек рус шагыйрьләре Пушкин, Маяковский фамилияләре дә бар. Башка төрки халыкларның күренекле шагыйрьләре күренмәде. Тукай исемен күрергә теләп кат-кат йөреп чыктым - булмады. Төркиядәге татар иҗтимагый оешмалары шундый тәкъдим белән чыкса, начар булмас иде үзе: ачык китапларына ук димим, диварына исемен язып куйсалар да шәп булыр иде.











Төркия үз шагыйрьләрен танытуның мондый юлын унбиш еллап куллана икән. Мәсәлән, Истанбул янындагы утрауларның барысында да язучыларның үзләре һәм аларның әсәрләре танытылган утыргычлар бар ди. Бу идея шул Шаһзадәләр утрауларыннан башланган да инде. 

Инде үзебезнең Казан парклары темасына якынайыйк. Шушы матур идеяне Казан һәм бөтен Татарстанда нигә кулланмаска ди?! Кол Гали һәйкәле торган Меңъеллык паркы дип аталган Казан паркында кулланып булыр иде. Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф"ыннан башлап, тарих сынавын үткән бөтен шагыйрьләрнең билгеле шигырьләрен радио аша яңгыратып торып булыр иде. Сүз уңаеннан, Кол Гали сынын скульптор Андрей Балашов белән Асия Миңнуллина Камал театры артисты Фәнис Җиһаншадан күчереп ясаган. Шул ук Фәнистән нишләп шигырьләрне дә укытмаска ди?!

Туристлар күп йөри торган Казансу яр буенда да шагыйрьләр юлы ясап булыр иде. Кол Галидән башлап, Йолдыз Миңнуллинага кадәр татар шагыйрьләре турында мәгълүматны ачык китап йә кәгазь бите формасында урнаштырып була.


Казанда Шагыйрьләр паркы идеясен куллана торган өченче урын итеп Татарстан язучылар берлеге бинасы бакчасын күрәм. Бу тарихи бакча бик аз кулланыла. Аны һәр теләгән кеше өчен ачык булмавы шул тирәдә яшәүчеләрдә канәгатьсезлек тудыра. Əлбәттә, моны Берлек бинаның мәдәни мирас объекты булуы һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән аңлата. Ə шул парк шагыйрьләр турында мәгълүмат бакчасы итеп кулланылса, ничек матур булыр иде. Бөек шагыйрьләребез шигырьләре язылган урында җәй көнендә бүгенге шагыйрьләр үз шигырьләрен укый ала. Җәйге кичләрдә борынгы бакчада заманча шигырьләр яңгырар иде.

Шагыйрьләр аллеяларын Татарстанның һәр шәһәрендә, бистәсендә, яңа клуб ачылган һәр авылында ясап була.

Əлбәттә, биредә сүз укучы танып белгән татар шагыйрьләре һәм җирле шагыйрьләр турында бара. Мәгълүмат өч телдә - татар. Рус, инглиз телләрендә бирелергә тиеш дип уйлыйм.

Киләсе елда Россиядә театр елы булуын исәпкә алып, берәр бакчада, шул ук Язучылар берлеге бакчасында, драматурглар турында мәгълүмат урнаштырырга мөмкин. Əлбәттә, драматурглар аз һәм театрлар булганнарын да аз куллана. Əмма Мирхәйдәр Фәйзиләрдән башлап, Илгиз Зәйниевларга кадәр тезеп куйсак, әсәрләре татар сәхнәсендә гөрләп барган бер дистә драматург җыя алабыз. Театр елын драматургияне популярлаштыру өчен куллану начар булмас иде. 

Андый аллеялар, парклар ясалырга карар ителсә, кайсы шагыйрь, язучы, драматург алдарак урнаштырылырга тиеш дигән бәхәсләр булмый калмас анысы. Анысы да булсын, әдәбият белән бәйле бәхәс нинди булса да, "тәмле". Меңъеллык әдәбиятыбыз дип сәхнәдән күкрәк кагу гына аз. Ул меңъеллык әдәбиятның кайбер җәүһәрләрен киләчәккә илтүнең бердәнбер юлы - архив булмасын, ә яшь буынга күчкән хәтер булсын иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100