Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Рузилә Мөхәммәтова: Бәхәстә хакыйкать туа яки син кемнең “Кара исемлегендә”?

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы журналисты матбугат битләрендә һәм социаль челтәрләрдә кабынган бәхәсләр турында фикер йөртә.

news_top_970_100
Журналист Рузилә Мөхәммәтова: Бәхәстә хакыйкать туа яки син кемнең “Кара исемлегендә”?

“Буби”, “Галия”, “Госмания”, “Касыймия”, “Мөхәммәдия”, “Хөсәения” мәдрәсәләре кебек үк татар милләте тарихына кереп калган Кышкар мәдрәсәсенең бер үзенчәлеге булган. Бу атаклы мәдрәсә бәхәс алып баручы шәкертләрне тәрбияләүдә зур уңышка ирешкән булган һәм моны хәтта рус миссионерлары да таныганнар икән. Бу мәдрәсәдә Габделҗаббар Кандалый, Фатыйх Халиди, Камил Мотыгый кебек әдипләр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның әтисе М.Тукаев белем алган.

  • Кышкар мәдрәсәсе - 18 гасыр ахырында, 19 йөзнең беренче яртысында Россия мөселманнарының иң зур һәм атаклы мәдрәсәләренең берсе. Ул хәзерге Арча районының Кышкар авылында XVIII гасырның җитмешенче елларында Баязит ибн Госман әл-Кышкари тарафыннан ачылган. Әлеге уку йортын танылган дин әһелләре-педагоглары - Сәгыйт ибн Ибраһим әл-Барыши (1813 елга кадәр), Фаяз ибн әд-Дөбьязи (1844 ел), Исмәгыйл ибн Муса әл-Маскарави (Утямышев. 1887 елга кадәр), Шаһимәрдан Үтәгән (1917 елга кадәр) һ.б. җитәкләгән. Мәдрәсәне тотуга Баязит Госмановлар нәселе купецлары зур өлеш керткән. Биредә нигездә Казан, Оренбург, Пенза, Рязань губернияләре шәкертләре белем алган, алар арасында, татарлардан тыш, башкортлар, казахлар да укыган. Укыту кадими ысулга нигезләнгән.

Әйтәсе сүзем бәхәсләр турында булыр. Бәхәс дигәнем, бу очракта матбугат битләрендә һәм социаль челтәрләрдә кабынган фикер алышулардан башлап, талашу-сүгенүләргә кадәр барып җитү турында.

Бәхәс. Социаль челтәрләрдә

Хәзерге вакытта социаль челтәрләрдә төрле бәхәсләр куерганнан соң, “хуҗа”ның бик актив “кунакларны” “куып чыгаруының” шаһите булырга туры килә. Ягъни пост хуҗасы үзенә ошамаган фикер әйтүчене дусларыннан чыгарып ата һәм бәхәсне күзәтеп баруга хокукын чикли. Хәер, социаль челтәрләрдә актив аралашучы һәрбер кеше кемнең дә булса “кара исемлегендә”дер, үзе дә кемнедер “кара исемлеккә” аладыр. Шәхсән үзем социаль челтәрләрне куллансам да, кешеләрне “кара исемлек”кә кертү җаена төшенә алмадым. Үзем исә ике коллегамның "кара исемлегендә" икәненемне беләм.  

Менә социаль челтәрдә бер журналист ханымның “кара исемлегенә” эләккән татар язучысының зары:

Меня забанила Ольга .... У меня такое впервые на ФБ. Речь шла о Союзе писателей РТ и т.д. На грубые выпады оппонентов я отвечал вполне адекватно, как обычно. Но забанили меня, - дип аптырап яза язучы-галим Булат Хәмидуллин. - Факт - ничего оскорбляющего кого-либо не писал и писать не собираюсь... В научной среде это нонсенс: не можешь адекватно ответить – забань”.

Мы с ней вусмерть переругались в сети еще пару лет назад и забанили друг друга”, “Меня тоже забанила за то, что я написала ей, что она создает конфликты на ровном месте”, “Белсәгез иде, мине ничә кешенең киртәләп куйганын... якынча алтмышлап бар, сезгә әле мине куып җитәргә күп эшлисегез бар", “Мин аны күптән үзем алып аттым дуслардан. Яхшы булган үзенең алып ташлавы, алайса сезгә аны алып атасы булыр иде. Ә бу ир-атка хас гамәл булмас иде”, - дип тынычландыра аны дуслары.

Алар үзара гына безне мыскыл итеп сүгеп ятсыннармы? Без аларнын постларын һәм комментларын күрмичә ничек аларга жавап бирә алырбыз икән?» - дип аптырый язучы.

Әмма бүгенге заманда тәртипләр шундыйрак – хуҗага кунак ошамый башлаган икән, ул аны куып чыгара ала. Хәтта хуҗа хаксыз булса да, аның моңа хокукы бар – чөнки табынны ул корган. Бу очракта аның посты – шул ук табын, килегез, сыйланыгыз!

Әмма синең постка карата фикер әйткән кешенең фикере үзеңә ошамый икән икән, бик җайлы: “Чыгып кит!” Әлбәттә, тролльләр очрагында бу дөрес. Әмма реаль кешене үз фикере булганы өчен генә блоклап кую...

Социаль челтәрләрдәге уйламыйча язылган сүзләрдән кешегә шикаятьләр язылган очракларны да беләбез. Мәсәлән, Казанда яшәүче Ольга Гавриленко-Зыятдинова социаль челтәрдәге битендә татар халкын мыскыллап сүзләр язган иде. Әлеге текстларның скриншотлары социаль челтәрләрдә киң таралды. Аны җаваплылыкка тартуны сорап, прокуратурага шикаять язучылар булды.

Бәхәс. Матбугатта

Федераль телеканаллардагы ток-шоуларны бәхәс темасында бөтенләй карап тормыйбыз. Бу бәхәс түгел, ә начар театр яки шоу-бизнес. Биредә телеканал гына түгел, кемнәрдер талаша белүе белән, кемнәрдер “мальчик для битья” булуы белән акча эшли. Кыскасы, этика турында сүз дә юк.

Ә менә матбугатта кызыклы һәм файдалы, бай мәгълүматлы бәхәсләр булгалап ала. Дөрес, алар шул башланган мәйданчыкта дәвам итсә дөресрәк һәм кызыклырак. Моннан берничә ел элек “Сәхнә” журналында татар галиме, сәнгать фәннәре докторы, профессор Гали Арсланов белән театр белгече Нияз Игъламовның бәхәсен рәхәтләнеп укыган идем. “Интертат”та барган әдәби тел мәсьәләсе кызыклы бәхәсләр кузгатты, татар театрына драматургия кирәкмәве дә бәхәс тудырып алды, әмма драматургларыбызның виртуаль дөньядан ерак булуы аркасында бу бәхәскә артык катнаша алмадылар.

Матбугатта бәхәсләр ешрак булсын иде дип телим. “Бәхәстә хакыйкать туа”, - дигән Сократ. Әгәр ике якның да максаты – хакыйкатьне эзләү икән, әлбәттә, туа. Әмма бер як икенче якны үз хакыйкатенә инандырырга гына тели икән – тумый. Ә конфликт туа.

Ә менә шәхси газеталарда актив тасвирланган күршеләр бәхәсе (талашы, сугышы) темасын укырга яратмыйм. Биредә журналистлар хакыйкатькә дә барып җитәләрдер, бәлки, кемнеңдер чын йөзен ачу белән генә чикләнмичә, кешеләргә ничектер ярдәм дә итәләрдер. Әмма миңа андый бәхәсләр кызык түгел. Ә менә шул ук көнкүреш бәхәсләр (талашу диясе килми) темасын татар театры сәхнәгә дә күтәргәч рәхәтләнеп карадым. Сүз Камал театрында Аяз Гыйләҗевның повесте Фәрит Бикчәнтәев чыгарган “Әтәч менгән читәнгә” спектакле турында бара. Кемгә ничектер, миңа ике күршенең көндәшлеге беркатлы һәм рәхәт булып тоелды.

Фатыйх Хөснинең “Кабак” хикәясендәге ике күрше әбинең талашулары искә төштә. Бәхәскә сәбәп булган кабактан бәлеш пешерелгән иде анда.

Ә Эльдар Рязановның “Гараж” комедиясен хәтерлисезме? Гараж кооперативында туган бәхәсләрен? Ниләр генә эшләп бетмиләр алар гаражсыз калмас өчен. Чишелешне шобага да салалар.

Кыскасы, совет әдәбияты һәм кинематографиясе көнкүреш бәхәсләрен бик гади чишә. Әмма болар кичә иде...

Бүгенге нәтиҗә. Грамоталы итеп бәхәсләшә белмибез без, җәмәгать! Кыскасы, Кышкар мәдрәсәләре җитми безгә!

XXI гасырда иң перспектив профессияләрнең берсе – җайсыз очракларны җайлый белүче конфликтолог һөнәре диләр, әнә...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100