Журналист Рәмис Латыйпов: Татар матбугаты һәм әдәбиятындагы "әдәби тел" - татар теленең тормозы

12 март 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Солтан Исхаков
Татар әдәбияты һәм матбугаты аз укылу сәбәпләренең берсе - "әдәби тел" дигән ясалма тел. Татар кешесе бер телдә сөйләшә, язучы-журналистлар, телне ямьсезләргә ярамый, "урам теленә" күчмик дип, башка телдә иҗат итә. Нәтиҗәдә, чын татар телен белгән кешеләр дә "мин татар телен белмим" дип уйлый башлый һәм татар телендә укудан туктый. Журналист Рәмис Латыйпов фикеренчә, "әдәби тел"дә язудан туктарга кирәк.
“Мин татарча матур итеп, әдәби телдә сөйләшә белмим шул”, - дигәнне еш ишетергә туры килә. Бу сүз телевидениедә эшләгән чакта минем үзәгемә үтеп калды. Тележурналистларга кешенең кадрда сөйләшүе – телевидение жаргоны буенча “синхрон” кирәк. Сөйләшәсең кеше белән, фикерен татарча әйтә ала. “Синхрон” яздырасы алдыннан гына кеше сөйләшүдән баш тарта. “Мин әдәби телдә сөйләшә белмим!” Һәм бу сүздән соң алга таба ни буласы билгеле – “...шуңа күрә мин русча сөйлим!”

“Мин әдәби телдә сөйләшә белмим” телевидение белән генә чикләнмәгән.

- Татар китапларын укыйсызмы?

- Юк, мин бит әдәби телне белмим...

- Сөйләшә беләсезме соң?

- Мин мәктәптә әдәби китаплар укымагач, болай гына беләм... Шуңа русча китаплар гына укыйм.

“Әдәби тел” дигән сүз татарда культ дәрәҗәсенә күтәрелгән. Татарстаннан читтә яшәгән (ә кайбер очракта хәтта республиканың көньяк районнарында яшәгән) кешеләр шушы “әдәби тел”не белмәүне оят эш дип саный. Кайберәүләре русча сөйләшүгә күчә, ә кайберләре исә “әдәби телне” белгәннәр белән бәхәсләшә башлый: “Вәт, сез Казан татарлары, Әстерхан, Себер татарларын кысрыклыйсыз”.

Беркөнне зур урында эшләгән бер кешенең татарча белгәнен ачыкладым. “Нигә татарча сөйләшмисез” дигәч, ул да “әдәби телне” искә төшерде:

- Татар теле ул бит шундый бай, матур тел. Мин андый телне белмим, шуңа күрә оялам татарча сөйләшергә.

Нәрсә соң ул “әдәби тел?”

Минем фикеремчә, татарның “әдәби тел” дип атаганы – ясалма рәвештә уйлап табылган, халыктан ерак, язучылар һәм журналистлар гына куллана торган ниндидер кирәкмәгән, ясалма бер тел. Әмма ул культ дәрәҗәсенә күтәрелгән һәм ниндидер бер изге әйбер кебек саклана. Халык бер телдә сөйләшә, ә матбугат һәм китаплар бөтенләй башка телдә яза. Халык “балалары туган” ди, матбугат “мәхәббәт җимешләре дөньяга аваз салды”. Кеше “үлде” дип сөйләшә, китапларда “бакыйлыкка күчте”.

Болары – күз алдындагы мисаллар. Боларын әле төртеп күрсәтеп була. Ә бар шундый мисаллар! Хәер, аларын сез дә беләсез. Күпсанлы әдәби премияләр лауреатлары, әллә нинди бөек исемнәре булган язучыларның китапларын алып карагыз – күпчелегенең әнә шул ясалма тел. Җөмләне укыгач, баш китә дә ярты сәгать хәл җыеп торырга кирәк. “Әдәби тел”. Минемчә, бу - әдәби тел түгел. Бу – ясалма тел. Әдәби тел ул – гомумхалык сөйләм теленең галимнәр тарафыннан эшкәртелгән, нормага салынган формасы.

Руслар бит “литературный язык” дип аерып чыгармый һәм аны культ итеп күтәреп чыкмый. Кеше аңлый торган телдә сөйләшәләр һәм ниндидер матур тел уйлап чыгарып маташмыйлар. “Литературный язык” дигән культ юк. “Литературный язык” дигән термин бөтенләй кулланылмый дип әйтергә була – алар ниндидер сандыкта саклана торган телне саклап маташмыйлар. Ә бездә халыкның күпчелеге сөйләшә торган телдә язуны “урам теле” дип атыйлар. Ә язучылар, журналистлар уйлап чыгарган ниндидер ясалма сөйләм - “әдәби тел”.

Татарның урам теле ул юк диярлек. Урам теле – ул сүгенү, жаргон теле. Кайчандыр Яңа бистә татарларыныкы булган, хәзер югалып беткән. Бездә урам телендә язган матбугат бөтенләй юк. Русларда урам телендә язган сайтлар бар, бездә урам телендә язган бер сайт та юк. Элегрә-әк бар иде, хәзер анысы да юк.

Минем фикерем шул – татар телен саклап калырга теләсәк, шушы ялгыш рәвештә “әдәби тел” дип аталган ясалма телне юкка чыгарырга кирәк. Күпчелек татар кешесе сөйләшә торган гадәти тел инде ул әдәби тел. Шуны әдәби тел дип атарга кирәк.

Бу әйбер белән күп тапкырлар очрашып, күп тапкырлар аптырашта калганым бар. Практика үтәргә дип яшьләр килә. 18-20 яшьләр боларга. Сөйләшәсең, бик матур итеп фикер алыша, фикерләре бар, татарчасы төзек. Язарга кушасың. Әле генә бик матур итеп татарча сөйләшкән егетебез-кызыбыз “Оныгы тугач, Габдулла абый яңа йорт сала башлаган” дигәнне боргалап-сыргалап, гирляндалар асылган ялгыз нарат кебек боргалап ыргыта: “Баланың баласы балдан татлы, диләр. Авылыбызның күркәм, мөрәүвәтле ирләреннән саналган Габдулла ага, яше олыгаеп барса да, типсә тимер өзәрлек егетләрчә егәрлек белән дөнья көтә. Мәхәббәт җимешләренең җимешләре дөньяга татлы аваз салгач, Габдулла ага өр-яңа йорт тергезергә алынды”.

Шаккатып утырасың – гади генә бер сүз бит инде, аны ничек шулай язып була? “Нигә шулай итеп язасың?” – “Матбугатка матурлап язарга кирәк бит инде”.

Мин совет заманында совет телевидениесен, совет гәзитләрен укып үскән кеше. Мин катлаулы телдә, буталчык итеп, “әдәби телдә” язарга лаек дип саныйм үземне. Чөнки мин шул совет заманыннан безгә мирас булып калган ясалма “әдәби тел”дә тәрбия алган кеше. Андый буталчык телдә язу ул мине бизәп кенә тора. Ә менә бу яшьләр – 18-20 яшьлекләр ул телне кайда өйрәнгән? Каян килгән ул аларга? Менә шуны мин һич белмим. Аңламыйм да.

Беркөнне журналистлар берлеге йортына кергәч, сугыш вакытында чыккан гәзитләрне укып карадым. Шул заманнарда ук булган икән инде “җиһаныбызда гөлләр үстерерлек батыр улларыбыз, матур кызларыбыз кирәк” дигән ниндидер ясалма тел. Ул ясалма телнең традицияләре шулкадәр көчле булып чыккан – дистә елларны үтеп, безгә килеп кергән. Һәм гаҗәп күренеш тудырган – татар язучылары, татар журналистлары бер телдә сөйләшә, халык икенче телдә. Шушы катлаулы телне аңлаган халык кына матбугатны, китапларны укый ала. Татарча белгән, әмма ниндидер катлаулы сүзтезмәләрдә башын катырасы килмәгәннәр русча укый. Руслар бит, әйткәнемчә, “литературный язык” белән баш катырып маташмый. Гадәти рус телендә яза.

Ясалма телдә икәне турында бер мисал. Ул - “Зифа Кадыйрова феномены” дип атала. Ул кеше аңлый торган гади татар телендә язып, исемле, калын-калын китаплар чыгарган шәп-шәп язучыларны чалкан салды. Чөнки халык аның китабын укый һәм аңлый ала. Зифа Кадыйрова бу хакта үзе дә әйтә. “Мин әдәби телне аңламыйм” дигән кешеләр дә аның китабын укый. Чөнки татарча белгән, әмма матбугатның, китапларның телен аңламаган кешеләр үзләрен татарча белми дип уйлый башлый берзаман. Зифа Кадыйрованың китабын ачалар – барысы да аңлашыла. Аңлаешлы, гадәти безнең татар телебез.

Ә менә миндә бер язучының китабы бар. Быел ул Тукай премиясенә кандидат та әле. Ул китапны теләсә кайсы битеннән укый башлап була. Чөнки барыбер берни аңлашылмый. Менә шундый универсаль китап. Тукай премиясен алса да, гаҗәп түгел – бездә шулай болгатып, мөмкин кадәр су кушып язу “әдәби тел” дип атала. Су язып, май чыкмый икәнне һич тә аңларга теләмибез.

“Әдәби тел”нең зыянлы икәнен кайбер шәхси басмалар да раслый. Шәхси матбугат баканың кайда кышлаганын белә - аларга укучылары кадерле. Шуңа күрә аларның күпчелеге “без әдәби стильдә язабыз, без – бутик” дигән татлы хыяллар белән үзләре уйлап тапкан әкияткә үзләре алданмыйча, гади татар телендә яза. Шәхси матбугатның зур тиражлары да шуның белән аңлатыла дип уйлыйм.

Минем фикерем шул. Татар кешесе татарча укудан туктамасын дисәк, “әдәби стиль”гә дөрес бәяләмә бирергә кирәк. Гади, аңлаешлы татар телен – әдәби тел дип атарга кирәк. Хәзерге вакытта ялгыш рәвештә “әдәби тел” дип аталган болганчык һәм катлаулы телне – яндырырга. Шулай булса, татар язучыларының укучылары да артыр иде. “Мин татарча белмим” дигән кешеләр дә бермә-бер кимер дип уйлыйм. Димәк, татар артыр иде!

Фикерләр








Татар блогерлары

Татар Швейцариясе яки Швейцария Татарстаны – Актаныш районы Сабан туе Магнитогорск татарлары күзлегеннән

Быел Актаныш Сабан туенда Магнитогорсктан “Татар рухы” дип аталган “Татарларның милли-мәдәният оешмасы” вәкиле Рафаил Мөхәммәдшин  беренче тапкыр катнашкан. “Интертат” электрон газетасы өчен язылган блогында ул Актанышның ни өчен Татар Швейцариясе исемен йөртергә лаек булганын аңлата.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла