Журналист Фәния Хуҗахмәт: Илһам абый Шакировның дөньяда бер үкенече дә калмады

27 февраль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Салават Камалетдинов
Мәшһүр җырчы Илһам Шакировның вафатына бүген кырык көн. Журналист Фәния Хуҗахмәт җырчыны сагынып искә ала.

Кырымнан Гөлзада Сафиуллина шалтыратты. «Илһам абый сине бигрәк ярата иде, берәр әйбер язмыйсыңмы», – ди. Язарга кирәктер инде, дип уйладым да, «Юктыр әле», – дидем. Икенче көнне иртәнге намазга кадәр Җәлил хәзрәт шалтыратты. «Кырыгы җитә бит, үзең белгәннәрне, мин сөйләгәннәрне дә өстәп, бик матур, җылы итеп бер мәкалә яз әле», - ди. Күрәм, салпы ягыма салам кыстыра. «Син әйтмәсәң дә язам», – дип булмый бит инде. Гөлзада ханым йөрәгемә чаткы ыргытса, Җәлил хәзрәт сүзләреннән соң бөтенләй кабынып киттем, кылт итеп исемә төште.

Бервакыт, Җәлил хәзрәт авырып киткәч, бер танышы аны Казанның обком больницасына китереп салган иде. Янына, хәл белешергә дип, телевизордан гына күргән кешеләр еш кереп тора. Иң җитезе Исламия Мәхмүтова булып чыга. Үзе кереп, хәл белешеп, белмәгәннәрен сорашып кына калмый, бар халыкны да бер тирәгә җыя. Җәлил хәзрәттән авыруларга вәгазь сөйләтә. Авырулары кем диген әле син: җырлаучылар, сөйләүчеләр, театр артистлары, Равил Шәрәфиев, Илһам Шакиров. Әллә авырулар, әллә сәламәтлекләрен ныгытучылар. Шулай да берәү дә ирекле баштан монда кереп ятмас.

Хәзрәтнең күңелдә йөрткән вәгазьләре бик күп, "хәтерләрен калдырмыйча гына нәрсәдән башларга?" - дип уйлый ул. Бу кешеләргә ураза, сәдака турында да сөйләп булмый. Яшәү, үлем турында сөйләргәдер. Әйе, әйе.

"Үлем бик табигый хәл. Яшәвебез табигый булган кебек, үлем дә шулай, үлемнән куркырга кирәкми", - дип сөйли ул. Ә беркөнне берәү бик борчылып хәзрәт янына керә: «Табиблар хатыныма диагноз куйдылар, әкрен-әкрен үләчәк диделәр», – ди икән. Җәлил хәзрәт, бу ирнең хәсрәтен уртаклашасы урында, «Ник, безнең барыбызда да шундый диагноз, әкрен-әкрен үлемгә барабыз, үлем ул үлдең дә беттең түгел, бер халәттән икенче халәткә генә күчтең дигән сүз» , – ди.

Хәзрәт сөйләгәннәрне иң артта, үзе бер дөнья булып утырган Илһам Шакиров әллә ишетә, әллә юк. Юктыр кебек, исе дә китми, бер керфеге дә селкенми. Югыйсә, хастаханәдә яткан барысы да бу тирәгә җыелды кебек. Кайсы елый, кайсы елмая, берәү дә битараф түгел кебек...

Байтак вакытлар үткәч, Илһам абый телевизордан матур ханым белән сөйләшеп утыра. «Үлемнән курыкмыйм, ул яшәү кебек табигый, – ди Илһам абый. – Төшенкелектән куркырга кирәк. Аллаһыны белергә, танырга кирәк», – ди. Ул инде Җәлил хәзрәт сөйләгәннәрне күптән белгән, иманлы булган икән. 

Илһам Шакировның җеназасын мөфти хәзрәт укыды. Җәлил хәзрәт тә бөек җырчы Илһам Шакировның җеназасыннан кала алмый иде. Бер адым да калмыйча, зиратка кадәр озата барды. Кайтып, беренче төн намазын Илһам Гыйлметдин улы рухына йәсин укыды. Беркем сорамады, ул үзе җаны, күңеле Илһам халкыбызның бәгырь җимеше, хөрмәтлесе, ихтирамлысы булган өчен, үзе ихтирам иткән өчен шулай эшләде. Киләчәктә дә аның исемен Габдулла Тукай, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин, Миншәех Зәбиров, Габделхак Саматовлар исемлегенә теркәп куяр да, иртәнге намаздан соң кылына торган догадан калдырмас...

Ә инде Гөлзада Сафиуллина әйткәнчә, Илһам абыйның мине яратуына килсәң, мин аны ныграк яратканмындыр. Әйдәгез сөйлим. 1972 елның 7 гыйнвары. Университетта укыган чакта безнең беренче имтихан иде. Без аның ничек булганын белмибез әле. Татар халык авыз иҗаты – фольклордан имтиханны Мөхәммәт абый Мәһдиев ала. Үзе лекция укыды, үзе үк семинар үткәрде. Семинарда икеме-өчме «2»ле алдым. Соңгы «2»лене куйгач, Мөхәммәт абый: «Хуҗахмәтова, сездән имтиханны да мин алачакмын», – диде. Шуннан соң мин укыдым да укыдым. Семинарларда, сөйлим әле дип, кул да күтәреп карадым. Абый бер мәртәбә дә сорамады. Иртәгә имтихан дигән көнне кич белән сабакташым Хәйдәр Гайнетдинов (соңыннан - атаклы тележурналист, инде мәрхүм - ред.) Маяковский клубына концертка чакырды. Иртәгә имтихан дигән көнне кем концертка бара инде! Илһам Шакировныкы түгел, ник шунда Мөслим Магомаевныкы булмый. Мин дә: «Кит, җүләрләнмә инде, әллә иртәгә имтихан икәнне оныттыңмы?» – дидем. Тулай торакта үзгә тынлык, барысы да әзерләнә. «Син әзер түгелмени әле? – диде Хәйдәр. – Анда бит Илһам абый концерты, син бит яратам дигән идең».

Без – беренче курс студентлары, группадаш Гүзәл, Хәйдәр, мин – бу концертка өчәү бардык. Күршеләргә, бүлмәдәшләргә әйтеп тә тормадык. Бу гамәлебезнең дөрес хәл түгеллеге барыбызга да аңлашыла да соң, барасы килә. Бардык, соңыннан да әле бу турыда кат-кат сөйләштек. Бу концерт минем өчен гаҗәп бер могҗиза булды. Бүген дә әле ул концерт яңа гына булган кебек күз алдымда тора, гомерем буе озата бара. Үзалдыма уйлап куям: әгәр мин аны онытсам, картайганлыкны шуннан белермен. Ул минем җанымны җылытмас, яшәвемә көч бирмәс, иҗатка илһамландырмас кебек. 

Концерттан соң Хәйдәр: «Әйдәгез сәхнә артына, рәхмәт әйтәбез», – диде. Чакыру билетларын ул бирде бит. Курка-курка, оялып кына без аның янына килдек, «Рәхмәт», – дидек. Ул исә гаҗәпләнеп безгә карады да: «Сез нишләп йөрисез монда?» – диде. Без егылып китә язып, чыгып йөгерерлек булдык. Аннары Илһам абый бары тик үзенә генә хас булганча елмаеп: «Иртәгә имтихан», – диде. Җиңел сулап куйдык, рәхәт булып китте. Тиз генә чыгып ычкындык. Урамда кыш уртасы, җып-җылы һәм яп-якты. Эре-эре кар бөртекләре биешә. Бездә – хисләр ташкыны, тулай торакка керәсе килми, дөньяда бездән дә бәхетле кеше юк. 

Без аның елмаюын күрдек! Ул электр тогы кебек безнең тәнебез аша үтте һәм нерв җепселләребезгә эленеп калды. Була бит шундый тирән мәгънәле, серле елмаюлар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сәлаллаһу галәйһиссәләм артыннан галәмгә чыгып исән-сау әйләнеп кайткан Гагарин елмаюы кебек. 

Ә икенче көнне, имтиханга беренчеләрдән булып кереп, өчебез дә аны бик яхшы тапшырып чыктык.

Илһам абый, без сәхнә артына кергәч, ничектер үз итеп аркаларыбыздан какты, «Иртәгә имтихан», – дип елмайды. Бу мизгелдә ул шундый үз һәм якын иде. Хәйдәргә, ярты елга якын бергә укып йөрсәк тә, Илһам Шакировның туганы икәненә никтер ышанып җитми идек әле. Ничек инде шундый кешенең туганы булырга мөмкин? Концерттан кайтканда: «Минем әнием Гыйлмесафа исемле, Илһам абыйның бертуган иң зур апасы», – диде. Бик якын туган булганнарын Хәйдәр әле соңрак та исбатлап күрсәтте. Тулай торак тынып торган бер мизгелдә коридорга чыгар иде дә, бар көченә «Иске кара урман»ны җырлап җибәрер иде. Күзгә-башка күренмәс, Илһам Шакиров килгән дигән хәбәр барысына барып җитеп, шап та шоп ишекләр ачылганда кинәт башланган җыр кинәт кенә туктап калыр иде. Без әле бик озак үзебез дә аны аера алмый йөрдек. Хәйдәргә нәкъ абыйсыныкы кебек зур, аһәңле, моңлы тавышны аңа эчтә генә саклап йөртү бер дә җиңел булмагандыр. Мин аны менә Илһам абый вафат булгач кына уйлый, аңларга тырышып карыйм. Хәйдәр җырламады, әгәр җырлаган булса... Ул шагыйрь, язучы булды. Шигырьләр, поэмалар, хикәя, повестьлар язды. Унар-унбишәр мең тираж белән китаплары чыкты. Илле яшьтә гомере фаҗигале төстә өзелде. 

Илһам абыйның өенә дә барган чаклар булды. Бервакытны ул безгә бер кызык әйбер сөйләде.

Аны Мәскәүгә чакырганнар. СССРның халык артисты исемен бирергә булганнар. Людмила Зыкинага, Мөслим Магомаевка биргәннәр. Мондый зур исемне бары тик коммунист булсаң гына биргәннәр. Соңрак Татарстан өлкә комитетында Илһам абыйга да шуны тәкъдим иткәннәр. Табеевнең үзенә: «Уйлармын», – дигән. Җавап бирер чак җиткәч, «әйе» дә, «юк» та димәгән. «Ник инде партиягә кермәдең, Илһам абый?» – дип сораганым истә. Яратып әйтә торган сүзен әйтүен әйтмәде, «Ике яшемнән атамны алып китеп аткан партиягә ничек керим соң мин? – диде. – Мин барыбер бөтен татарның, димәк, СССР халыкларының да җырчысы булам...»

Укуны тәмамлап, «Азат хатын» журналында эшләгәндә ул минем яныма гел кереп, сөйләшеп, үртәп йөри. Язган әйберләремне укый, фикерен әйтә. Тукайны ярата. Гаҗәпләнә, соклана, зурлый, яттан сөйли. Менә ничек аңлатырга, ничек өйрәтергә, укытырга, яраттырырга кирәк. Илһам абый безне Тукайны яратырга өйрәтте. Димәк, шигъриятне дә. Ул үзе дә шигырь ярата иде. Яхшы шагыйрә булганы өчен Лена Шагыйрьҗанны ярата. Аның туган көне җәй башында, Илһам абыйныкы – кыш ахырында, алар аны бергә билгеләп үтәләр. Лена да матур җырлый. Бервакыт мондый туган көннәргә эләгү бәхете безгә дә насыйп булды. Әй җырлап та карадылар. 

1995 елда Илһам абыйга 60 яшь тулды. Аны опера һәм балет театрында зурлап үткәрделәр. Затлы, зәвыклы булды. 1993 елда беренче календаребыз чыкты. Һәм ничек күргәндер, язмыштыр инде, Сарманнан Сәлимхан (ул вакытта "Петровский спиртзавод" җитәкчесе) күреп алды, кунакка чакырды. Сүз иярә сүз чыгып, Илһам абый турында да сүз чыкты. Үзенең дә Илһам абыйның бәйрәмендә катнашасы килүен әйтте. «Акча, акча», – дип әйтеп куйдым бит. Һәм ул инде Илһам абый өчен акчасын бер дә кызганмады кебек. Илһам абыйның матур рәсеме, Флера Низамованың аңа багышлап язган шигыре белән 100 мең стена календаре чыгарып тараттык, бушка, Сәлимхан акчасына. Шунда Сарман районы башлыгы җырчыга ак «Волга» бүләк итте. Итүен итте дә, ачкыч бит Сәлимханда, ул аны Илһам абыйга үзе тапшырды. Концерт-тантанадан соң «Тулпар» ресторанында бик якын туганнар, дуслар өчен шул ук Сәлимхан затлы табын корды. Ул да вафат инде. Дөнья малына бер дә исе китми иде бугай.

Язмышымны, тормышымны үзем хәл итә алгач, бер кешегә дә йомышым төшмәде, күбрәк үзем кешеләргә яхшылык эшләргә яраттым. Бервакыт Илһам абый: «Нишләтергә инде сине?» – диде. «Бәреп үтереп булмый бит инде», – дип шаярттым. «Анысы шулай, – ди. – Әйдә, «Яхонт»ка (Казан үзәгендәге зәркән кибете - ред.) кереп чыгыйк әле», – ди. «Кеше көлдереп йөрмик әле, – дидем. – Бүләк бирәсең килсә, концертларыңа чакыр», – дидем бар көчемне җыеп. Үз кулы белән чакыру язып, берничә мәртәбә чакырды, «Зәбир белән хатыны Фәниягә, 8 нче рәт, 15-16 нчы урын» дигән чакыруын, 2005 елда чыккан автографлы альбомын бик кадерләп саклыйм. Анда 200 нче биттә бер фото бар. Аны Г. Камал театрында Илһам абый фотографтан үзе төшертте. Мин читтән генә аның белән фотога төшәргә чиратка баскан, бер-берсен төрткәләшкән кешеләргә карап тора идем, Илһам абый күреп алды, яныма бас, диде. Мин әле йөгереп килеп басасы урынга китә башладым. Ул янындагы Шамил Зиннур улына (Шамил Закиров - Камал театрының элекке директоры - ред), алып килеп бастыр, диде. Шамил дә шуны гына көтеп торгандай, мине Илһам кулына китереп бирде. Үзе исә: «Төшер», – диде. Рәсемдә мине кочаклап, бик зур максатына ирешкәндәй, бәхетле елмаеп тора. Рәхмәт инде үзенә, мин фотога төшәргә ояла идем, бердәнбер истәлек калды. Истәлек кенә түгел инде ул. Ниндидер бер кисәтү, васыять, онытма, шуларны-шуларны эшлә дию.

Илһам абый җырлый-җырлый мәңгелеккә китеп барды. Аның дөньяда бер үкенече дә калмады. Ул булдыра алганның барысын да эшләде: дөнья буйлап таралган татарлар арасында җырчы да, илче дә, көрәшче дә булды. 

Илһам абыйны киңәш рәисләре татар зиратының капка төбенә киңәшмичә генә куйдылар. Югыйсә, урыны Тукай һәйкәле янында иде. Анда аңа урын да бар иде. Хәтта бөек Тукаебыз бер гасыр элек (1908 ел) аның кабер ташына язарга шигырь дә иҗат иткән иде. Һәр юлын аерым-аерым язарлык мәрсия ул: «Шат бул кабереңдә! – без онытмабыз сине» – беренче юлы, яз да куй. Икенче юлда шагыйрь: «Белмәсәк вакытында кадрең, инде котлыйбыз сине», – ди. Бусы инде Илһам абыйга бөтенләй туры килми. Соңгырак әңгәмә, сөйләшүләрдә ул үзен кадерсезрәк итеп тойганын сиздерде. Яшьлеген искә алып иркәләнеп аласы да килде. Авыз тутырып әйтә алам, ул беркайчан да кадерсез булмады. Үзе теләгәнчә яшәде. Түрәләргә йөрмәде түгел, йөрде. Үзенә беркайчан бернәрсә сорамады. Ә кем өчендер сорарга кертсәләр, беркайчан да буш чыгармадылар. Ул әле 70 яшьләрдән соң да филармониядә эшләп йөрде. Аңа иң күп ала торган министрның хезмәт хакын биреп баручы кешеләр табылды. Бер миллион бирсәләр дә, беркем бер сүз әйтмәс иде. Бирүчеләренә рәхмәт. Җанында моң булган татар халкы аңа һәрвакыт рәхмәтле. 

Инде менә ничә көн Кольцодан метрога керү юлында сукыр, бәлки күрмәүче, бәлки начар күрүче Альберт исемле музыкант баянда Илһам абый көйләрен, җырларын гына уйный. Җаның тупаслана башласа, әйләнеп чык, яшәү матурланып китәр. Кем кушкан, кем әйткән инде аңа. Халык Илһамны ярата. 

Хушлашканда Президентыбыз өч айдан аның исемендәге концерт залы өлгерә, диде. Бирсен Ходай. Илһам Шакировның урамы да күптән аның исемен көтә. Ул Зур Кызыл – Большая Красная урамы. Шундый исем буламыни? Мин аңа йә Табеев, йә Батыев, йә Япеевкә алыштырсалар, күчеп китәм, дип уйлый идем. Кирәк икән, урамыбызда яшәүче һәр кешедән рөхсәт сорап чыгам. Тиз арада алыштырырга кирәк. Ул бары тик Илһам Шакиров урамы гына була ала. Калган эшкә кар ява, ди халык. Музее да әзер. Ул аның мәңгелеккә чыгып киткән, соңгы көннәрен үткәргән Каюм Насыйри урамындагы йорты. 

Һәйкәлен кая куярбыз, дисезме? Булгач, урынын гына табарбыз инде. Ә һәйкәл бар, үз вакытын гына көтә. Ул сынчы – икенче зур бөегебез Бакый Урманченың «Сагыш» дигән хезмәте. Ул татар халкының үзе кебек. Ул татар моңы, татар җыры, ул Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче, Илһам Шакиров кебек. Аны зур итеп, матур итеп ап-ак мәрмәрдән, Казан өстеннән самолетта китеп барганда озатып калырлык, кайтканда каршы алырлык итеп куярга кирәк. Татарда анлык кына акча бар. «Син бит намаз укыйсың, һәйкәлләр безнең диндә тыела», – диярләр. Әйе, потлар, потпәрвәрләр тыела. Дүрт мәзһәбнең галимнәре җыелышып уртак фикергә килгәннәр, кайсылары ярый, кайсылары ярамый. Баш казыйлар белән киңәшсеннәр.

Тиз кирәк, бик тиз кирәк. Илһам Шакировның урамы да, музее да, концерт залы да, һәйкәле дә кирәк. Бернинди каршылык та юк бит әлегә. Күңел никтер курка, кемнәрдәндер рөхсәт сорарга калмасак иде. 

Ә нигә сузарга?! Каршылар юктыр бит?

Болар әле мәңгеләштерүнең бер өлеше генә. Үземчә, Разил Вәлиев бу эшләрне башлап йөрер дип уйлыйм, Илһам абый аны да ярата иде...

Җырлый-җырлый мәңгелеккә китеп барды...


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Татар блогерлары

Зиннур Хөснияр: Урык-сурык тәрбия, яки безнең балалар кемгә кирәк?

Шәйхи Маннур, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, танылган язучы, "Салават купере" журналы җитәкчесе Зиннур Хөснияр татар балалар әдәбиятын үстерү өчен аерым программалар булдырырга кирәк дип саный. "Татар-информ"га язган махсус мәкаләсендә ул балалар әдәбиятының бүгенге бурычларын билгели.

Татар блогерлары

“Болгар кызлары” триосын оештырган Заһидә Зәйнуллина: “Ләйсәнгә күп тапкырлар тормыш рәвешен үзгәртергә, үзен тыйнак һәм лаеклы тотарга куштык”

"Болгар кызлары" төркеме солисткасы Лəйсəн Басыйрова күптəн түгел интим җирлəрен күрсəтеп төшкəн фотоларын инстаграмга урнаштырды. Әлеге адымы өчен кызны төркемнән кудылар. Триога нигез салучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Заһидә Зәйнуллина “Интертат” аша бу хәлләргә ачыклык кертергә һәм нокта куярга тели.

Татар блогерлары

Маузир Гыйниятуллин: Ике республикада яшәүче милли җанлы фидакярларыбыз бергә эшләсә генә алга китеш булыр

Бу көннәрдә Татар халкының үсеш стратегиясе буенча татар җәмәгатьчелеге белен фикер алышу бара. "Агыйдел" Татарстан һәм Башкортостан арасында дуслык һәм хезмәттәшлек иҗтимагый оешмасы рәисе Маузир Гыйниятуллин, фикер алышудан читтә калмыйча, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә "Татар-информ" аша үзенең тәкъдимнәрен җиткерә.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла