" /> Язучы Ркаил Зәйдулла: Язык ул татарда да язык

Язучы Ркаил Зәйдулла: Язык ул татарда да язык

24 Марта 2018

Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, язучы, публицист Ркаил Зәйдулла журналист Рәмис Латыйповның "әдәби тел" турындагы фикерләренә үз карашын белдерә.

Исегезгә төшерәбез, Рәмис Латыйпов язучылар, журналистлар тарафыннан уйлап чыгарылган, махсус рәвештә матурланган, бизәкләнгән ясалма телне "әдәби тел" дип атауга каршы чыга. Ул "әдәби тел" дип күпчелек халык сөйләшкән гади татар телен атарга кирәк дигән тәкъдим әйтә.

Рәмис Латыйфның хәзерге әдәби телгә кизәнгән мәкаләсе каләм әһелләрен бераз кузгатып алды. Кайберләрен. Ләкин элекке гадәт буенча “аксакал” дип йөрткән каләмдәшләремнән, шулай ук без “өметле” мөһере сугылган бәгъзе яшьләрдән сорашып караган идем, алар бу бәхәс һәм фикер алышулар турында ишетмәгән дә икән. 

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының да әлеге мәсьәләгә мөнәсәбәтләре сизелмәде. Эш урыннарын югалту янагач, бер кымшанып алганнар иде, югыйсә. Әллә Рәсәй президентын сайлау мәшәкате белән вакытлары калмадымы?

Битарафлык.

Ә бит әдәби тел мәсьәләсе милләтнең киләчәктә нинди юлдан китәсенә ишарә ясый.

Рәмиснең мәкаләсен укыгач, студент чакта язылган бер шигырем искә төште. Төгәл кануннарга буйсынган кырмыска оясын сурәтлим дә, “Никтер шушы кырмыска оясын Таяк тыгып болгатасым килә”, - дип шигырьне тәмамлап куям. Шул басылгач, Туфан абый “ Казан утлары”нда (1983, №5) махсус мәкалә (“Шигырь язарга өйрәтәм”) чыгарды. Ул теләсә кая таяк тыгып йөрмә, дигән киңәштән гыйбарәт иде.

Тик мин хәзер дә мәрткә китә язган гавамны гел кузгатып, борчып тору ягында. Рәмис нәкъ шундый омтылыш ясаган да.

Ләкин...

Әдәби телнең торышы турында фикер алышканда без аны нигәдер матур әдәбият теле белән тәңгәл куябыз. Әдәби тел ул гомумирәк төшенчә. Милләтеңнең мәдәни кимәлен билгеләргә теләсәң, аның әдәби телен барла. Грамматик нормалары аныкланган, төгәл кысаларга кергән, бөтен милләткә аңлашыла торган телне әдәби дип атап буладыр. Матур әдәбият теле аның бер өлеше генә һәм ул бертөрле була алмый. Һәр язучының үз теле, үз өслүбе. Әдәби телне тагын фәнни, дини, сәяси, канцеляр, публицистик (газеталар теле)  һәм башка өлешләргә бүләләр. Шартлы рәвештә, әлбәттә. Ләкин татар милләте сәяси җәһәттән мөстәкыйль булмаганга, бездә аның матур әдәбият теле һәм публицистик өлеше генә күпмедер гамәлдә. Әлегә. Монда әлбәттә дини телне дә кертеп булыр иде, чөнки ул Риза казый Фәхретдин заманында шәкелләшеп җитә. Без аны кайбер муллалар авызыннан ишетәбез дә. Ләкин бүген безнең дин галимнәре хезмәтләрен асылда урыс телендә яза.

Шуңа күрә интернеттагы бәхәсләр матур әдәбият теле тирәсендә бара, дип уйлыйм. Ул да бертөрле генә түгел: бар шигърият теле, чәчмә әсәрләр теле. Драма әсәрләренең теле шулай ук проза теленнән нык аерыла. Әле, әйткәнемчә, һәр язучының үз өслүбе! Мин, әлбәттә, чын әдипләрне күздә тотам. Үз өслүбен булдырган язучы гына әдәбият мәйданында урын тота ала. Андыйлар һәр заманда да күп булмаган.

Хәзерге әдәби телнең ясалмалыгы турында шактый теш агарттылар. Әлбәттә, әдәби тел җанлы сөйләм теленә нигезләнә. Ләкин ул үзе асылы белән ясалма. Бүгенге төрек әдәби телен генә искә төшерик. Ул бит үткән гасырның егерменче елларыннан соң гына, Ататөрек заманында, барлыкка килә. Аңарчы анда “госманлы” дип аталган корама тел гамәлдә булган. Гарәп-фарсы сүзләре белән чуарланган әлеге телдән баш тартып, төрек телчеләре, Ататөрек әмере белән, өр-яңа тел “ясыйлар.” Борынгы төрки сүзләрне тарих төпкеленнән чокып чыгаралар, яңа сүзләр уйлап табалар. Еракка китмичә, хәзерге башкорт әдәби телен дә мисалга китерергә мөмкин. Аңа, татар әдәби теленнән күпмедер аермалы булсын өчен, Урал аръягындагы куакан кабиләсенең шивәсе нигез итеп алынган.

Татар әдәбиятының теле дә егерменче еллардан соң сизелерлек үзгәрешләр кичерә. Турысын гына әйткәндә, аның әдәби кыйммәте бик нык кими.

Егерменче гасырга кадәр барлык төрки халыклар өчен (чуаш, якут кебек кайбер ераграк тармакларыннан кала) әдәби тел уртак була. Әлбәттә, аны мәдрәсә тәмамлаган укымышлылар гына аңлаган. Исмәгыйль Гаспралы “Тәрҗеман” газетасы үрнәгендә әлеге иске төрки телне яңартырга теләсә дә уңышка ирешми, чөнки, күрәсең, андый эшне башкарырга дәүләт кодрәте, дәүләт мөмкинчелеге кирәк.

Халыкның сөйләм теленә нигезләнгән әдәби тел үз нәүбәтендә халык сөйләменә тәэсир итә башлый. Без хәзер бик күп гарәп-фарсы сүзләрен нәкъ үзебезнеке дип кабул итәбез. Бу иске әдәби телебезнең халык тормышына бик тирән үтеп керүе нәтиҗәсе.

Унтугызынчы гасырда ук, әле матбугат булганчы, җанлы сөйләмгә якын телдә язучы шагыйрьләр була.  Иң беренче булып Габделҗаббар Кандалый күз алдына килә. Ләкин аның фәлсәфи-дидактик поэмалары укымышлыларга гына аңлаешлы шул заман өчен гадәти әдәби телдә иҗат ителгән. Ә менә мәхәббәт шигырьләре гап-гади “урам телендә”. Чөнки Габделҗаббар хәзрәт аларның һәрберсен диярлек берәр кызга атап язган һәм үз хисләренең алар йөрәгенә барып җитүенә өмет тоткан. Аңлаешсыз телдә кыз күңелен аударып булмый.

Әдәби әсәрләр сурәтле тел белән язылырга тиеш. Бу иҗатның төп шарты. Тел никадәр коры булган саен әсәрнең әдәби кыйммәте дә түбән була. Һәм киресенчә… Бүген матур әдәбият булырга дәгъва иткән күп язмаларның теле шаблон сүзләр, җөмләләр, калькалар белән шыплап тулган. Аларны, әлбәттә, тәнкыйтьләргә кирәк. Рәмиснең шундый телне яндырасы килә дә. Мин дә шул ук теләк. Ләкин моның өчен орлыкны кибәктән аеру сәләте булырга тиеш. Юкса көл өемендә утырып калуыбыз бар.

Сурәтле тел белән язу өчен аерым талант кирәк булса, дөрес җөмләләр белән әдәби телдә язарга һәркем өйрәнә ала. Моның өчен исә татар халкына татар мәктәпләре кирәк. Татар мәктәпләре! Татарстан җитәкчелеге мәктәпләрне милли нигездә бүлмибез, дип бик нык ялгыша. Уртак мәктәпләрдә татар баласы бик тиз урыслаша. Без холык-фигыль белән ул халыктан бик нык аерылабыз. Без басынкы һәм мокытрак. Бу сыйфатлар урыслашкан сурәттә дә берничә буынга сузыла әле. Сегрегация! Безне аерымлану гына коткара ала.

Әдәби телебезнең чишмәләре күз алдында корый. Хәзер авылларга өмет итеп булмый. Беренчедән, анда балалар аз, икенчедән, телевизор, интернет аларны да урыслаштыра бара. Халыкның күбесе хәзер асыл татар телендә сөйләшми, аның теле – суржик. Ләкин тамырлардан аерылып бетмәгәннәр әле. Үз теленә битараф булмаганнары “Мин татар языгы белән интересоваться итәм!” – дип еш кына безнең ишеләрне ничек әдәби телдә язарга өйрәтә башлый. Әйе, “язык” безнең татар телендә дә бар. Әйтелеше бүтән дә, мәгънәсе үзгә.

Язучылар бездә байтак. Югары өслүбтә язган берничә кешене исәпкә алмаганда, чәчмә әсәрләрнең күбесе “мәкалә прозасы”. Җанлы сөйләмнең ярлылана, корамалана баруы әдәби телгә дә тәэсир итә. Әлбәттә, без барыбыз да әсәрләребез укучыга барып ирешсен өчен язабыз. Ләкин әсәр укылышлы булуы өчен нәкъ бүгенге халык сөйләгәнчә яза башласак, кая барып чыгарбыз соң? Гасырлар дәвамында чарланган әдәби тел бөтен милләтнең уртак байлыгы ул. Әгәр дә инде милләт дигәнебез шул байлыкның кадерен белми, аннан баш тартырга тели икән... Анысы инде бүтән мәсьәлә. Афәт җибәрәсе булса, Тәңре башта халыкның зиһенен ала, имеш.

"Татар блогерлары" сәхифәсендә язылган фикерләр редакция фикерләре белән туры килмәскә мөмкин. 

Фикерләр








Татар блогерлары

Илдус Фазлетдинов: “Язучы”, “журналист” һөнәрләре тарихта калса, безне аяныч киләчәк көтә

Башкорт дәүләт университеты доценты, Башкортстанда нәшер ителүче "Тулпар" журналы баш мөхәррире урынбасары Илдус Фазлетдинов әдәби иҗат белән шөгыльләнүче яшьләрнең кимүенә борчыла. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла