Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төмәндәге "Татар морзалары мәҗлесе" вәкиле Данияр Әхмәтов: "Безнең күрсәтерлек әйбер күп, зур тарих, мәдәният бар, ә без аларны кулдан ычкындырабыз"

"Татар морзалары мәҗлесе"нең Төмән филиалы җитәкчесе Данияр Әхмәтов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы аша татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимнәрен җиткерә.

news_top_970_100
Төмәндәге "Татар морзалары мәҗлесе" вәкиле Данияр Әхмәтов: "Безнең күрсәтерлек әйбер күп, зур тарих, мәдәният бар, ә без аларны кулдан ычкындырабыз"

"Татар морзалары мәҗлесе" иҗтимагый оешмасы, барлык татар иҗтимагый оешмалары кебек үк, милли мәдәният, мәгарифне үстерүне максат итеп куя. Без ниндидер конференцияләр уздырмыйбыз, ә максатлы, төгәл эшлибез.

2014 елда Төмән өлкәсендә беренче татар-себер музен ачтык. Быел беренче тапкыр шәҗәрә бәйрәме уздырдык, аңа юнәлеш бирдек. Шәҗәрә бәйрәме ул үз нәселеңне җыю. Бу бәйрәмгә бөтен илдән, хәтта ерак чит илләрдән дә килделәр, революция вакытында киткәннәрнең оныклары килде. Бу бәйрәмне хәзер күп кенә татар авыллары уздыра башлады, алар, нәсел агачларын төзү өчен, үз нәселләре белән җыела башладылар. 2016 елда без беренче мөселман стеласын куйдык. Бу халыкны уятып җибәрде, шалтыратып, без дә куярга телибез диделәр. Шулай ук Төмән өлкәсендәге төрле мөфтиятләр белән эшләрне көйләдек. Бер берсе белән генә түгел, ә берьюлы бөтенесе белән дә эшлибез.

Эшләрне өлге итеп күрсәтеп биргәч, башкалар да уянып китә, без дә эшләргә телибез, диләр. Бары тик ниндидер концепция булдыру гына таләп ителә. Казаннан финанслау да кирәкми. Безгә бары рухи ярдәм, туплануда булышлык итүләре кирәк. Мәсәлән, без Татарстанга, Казанга нинди дә булса проект җибәрәбез. Безгә Татарстан хакимиятенең, Россия Федерациясе субъекты дәрәҗәсенә чыгып, татар халкы тыгыз урнашып яшәгән җирлек белән элемтә булдыруы кирәк. Хәзер төп проблема - күп кенә сорауларның, хокукый пространство җитмәү аркасында, хәл ителми калуы. 

Хәзер без борынгы Чинги Тура шәһәре буенча эш башладык. Төмән шәһәрендә Чинги Турага һәйкәл кую проектын башлап җибәрдек. Моңарчы бер генә татар иҗтимагый оешмасы да моның белән шөгыльләнмәде. Ә аны саклана торган археологик һәйкәлләр реестрыннан тешереп калдырдылар. “Патша шәһәре” (Царево городище”) – Чинги Тура 1459 елда Европа карталарында бар. 

Безнең күрсәтерлек әйбер күп, зур тарих, мәдәният бар, ә без аларны кулдан ычкындырабыз. Һәр ел саен конференцияләр уздырыла, аларга бик күп акчалар бетерәбез, ә нәтиҗәдә ниндидер кечкенә китаплар гына чыга. Халык белән, бездә булган зур кластер белән төгәл эш башкару юк. Шунысы күңелгә тия. Моны таләп итәргә кирәк, пропаганда ясарга кирәк. Бөтен стратегия пропагандага корылырга тиеш.

Мәсәлән, Музей бинасын эшләгәндә мин татар сугышчыларының борынгы шлемнарын кулга алганда, үз гаиләмнең тарихын укыганда зур горурлык кичердем. Минем бабамның әтисе Күчем ханның уң кулы булган. Себер ханлыгы җимерелгәннән соң Россия империясенә күчкән. Боларны укыганда миндә рух туа, нәрсәдер эшлисе, шушы тарихны күтәрәсе килә. 

Татарлар аз яшәгән төбәкләрдә татар ашларын күрсәтү дә юк. Сабантуйларда гына күрәбез. Бу мәсьәләдә Казанның консультатив рәвештә ярдәм итүе, тәэмин итүе, унитарлык күрсәтүе кирәк. Моны бит әле туристик итеп тә эшләп була, бу өстәмә финанслар китерәчәк дигән сүз. Әйтик, әгәр без рестораннар турында сөйлибез икән, җирлекнең үзенчәлеген күрсәтү кирәк - бездә сазлы җирләр, ә бу балык, ит. дигән сүз. Без үз кафе-рестораннарыбызда җирле милли продуктны тәкъдим итә алабыз. Шуннан башларга кирәк. Һәм безгә моны хәзер эшли башларга кирәк, ниндидер концепция көтеп ятасы түгел.

Тагын бер танылмаган өлкә - көрәш төрләре. Татар көрәше, каракаплан, бибарс – болар төрки хәрби сәнгате. Аларны күрсәтергә кирәк. Тарихка күз салсак, Кытайда, Кореядәге көрәшләр дә - төрки хәрби сәнгате икәнен күрәбез. Шул ук тхэквандо – төрки көрәш, без моны күрсәтергә тиеш. Ә без ничектер онытып җибәрдек, кулдан ычкындырдык. Көрәш аркылы балачактан ук мәдәният сеңә. Дзюдога, каратэга мәхәббәт рух тудыра. Шушы рухны, ныклы үзәкне яшьләрдә булдырырга кирәк. "Егетлек"не торгызырга кирәк. Казахлар аны саклап калган, үстергән, ә без боларны үзебездә калдырдык һәм оныттык. Безнең биюләр, тупас кына әйткәндә, матур итеп биедең дә, шул. Биюләрдә экспрессия, татар рухы җитеп бетми, без моны югалтабыз.

Без татар морзалары мәҗлесе буларак бу мәсьәләләрне күтәрергә тырышабыз. Кызганыч, хәзер борынгы гореф-гадәтләрне саклаган морзалар китә инде. Ә яшьләр моны бик эләктереп алмый һәм бу бик куркыныч. Без моны торгызырга тырышабыз, әкренләп эшлибез. Нәрсәдер килеп чыга, кайдадыр хокукый яктан күпмедер проблемалар бар, ләкин без җайлашабыз. Казанга ресторан комплексы проектын җибәрдек, тиздән аны эшләргә планлаштырабыз, иншалла. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100