Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Новгородның "Туган як" газетасы баш мөхәррире Олег Әндерҗанов: "Без үзебезнең казаныбызда кайныйбыз"

Түбән Новгород өлкәсенең "Туган як" газетасы баш мөхәррире Олег Әндерҗанов татар матбугатының киләчәге турында фикерләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Түбән Новгородның "Туган як" газетасы баш мөхәррире Олег Әндерҗанов: "Без үзебезнең казаныбызда кайныйбыз"

"Туган як"

Газета турында шуны әйтә алам: бүген Аллага шөкер. Тираж буенча без губернатор Глеб Сергеевич Никитинның канаты астында. Ул безнең газетаны гамәлгә куючы.

Төп мәсьәлә - тираж. Дәүләт заказлары үтәр өчен безнең тираж 2700 дән төшәргә тиеш түгел. Безгә шундый бурыч куйдылар.

Тираж җыю мәсьәләсе буенча анда барам, монда киләм. Авылдашлардан, белгәннәрдән яздыртам. Яшәргә тырышабыз.

Түбән Новгородта “Экойл” компаниясе бар, ярты ел саен сугыш һәм тыл хезмәте ветераннарын - 50-60 кеше яздырып килә. Мәскәүнең Җәмигъ мәчете 50, Тарихи мәчет 25 экземпляр ала.

Әле безнең 200 данә электрон вариантта язылучыларыбыз бар. Ул безнең рәсмиләштерелмәгән, без ул тиражны беркайда күрсәтмибез, тик ул безнең бар. Экземпляр Финляндия, Украина, Калифорниягә дә бара.

Газетаны саклар, тиражны киңәйтү өчен инде газетаның күләмен арттырдык. 8 битле иде, 12 битле эшләдек. Дүрт бите төсле. Тырышабыз инде укучыларыбызны югалтмас өчен кызыграк материаллар язарга, халыкны борчыган проблемаларны чыгарырга. Тиражны шуның белән алмак-салмак кына җыябыз.

Социаль челтәрләрдә ике битебез бар - Вконтактеда һәм Одноклассникида.

Сергач районында 7, Кызыл Октябрь районында 17, Гильна районында 4 авыл, тик алар зур авыллар. Татар авылларын исәплим мин. Спас районында 4 авыл.

Татар медиахолдингын булдыру - минем хыял

Минем бер хыялым бар. Беренче редакторыбыз, мәрхүм Рифат абый Ибраһимов вакытында ук туган иде ул. Аның хыялы бар иде – милли радио һәм телевидение ачу. Шуларны басма матбугат белән берләштерергә һәм татар медиахолдингы кебек эшләргә. Шулай итеп берләшеп кенә сакланырга була.

Безгә "Татар радиосы" килде. Телевидение бар Сергачныкы, анда татар бүлеге эшли. Тик алар акча эшләү мәсьәләсендә генә эшли - татарча реклама, котлаулар гына бирәләр. Анда журналист кирәк, ә журналистлар юк.

Нигә юк - аңлашыла. Бездә мәктәпләр ябылды. Сергач районында татар мәктәпләре бетте дияргә була. Укытучылар безгә килде. Без Казанга журналистика бүлегенә укырга җибәрергә дип чыгарылыш классларда укучыларны карадык, берәүне дә эзләп таба алмадык. Казан университетыннан Васил абый Гарифуллин безгә ярдәм итәргә дә риза, ләкин төп мәсьәлә – без монда кирәкле кадрлар таба алмыйбыз.

Журналист кәсебеннән яшьләр курка. Барысы да экономист, юрист булырга тели, ә журналист булырга теләүчеләр юк. Алар алдыра алмабыз дип курка микән? Бәлки күп йөрергә, кеше фикерен якларга кирәк дип куркалардыр.

Минем теге вариантым да шул максаттан иде - радио-телевидение-газетаны кушып, татар медиахолдингы эшләү. Шулай булганда, яшьләрне китерергә булыр иде, бәлки. Анда туры эфирлар бар, җанлы сөйләшү. Телевидение яшьләргә кызыграк.

Бездә телевизион, радио кыры буш. Бездә бары тик Татарстаннан сигнал алалар. Радиода җанлы аралашу юк, бөтенесе дә яздырылган. Һәм атна саен шимбә-якшәмбе без әзерләгән “Туган як” рубрикасы чыга. Ә телевидение ул бөтенләй эшләми бездә. Төш вакытында бер-ике сәгатькә керәләр реклама белән. Ялларда һаман шул котлауларны әйләндерәләр.

Телевидениедә тапшырулар юк. Элек бар иде, анда авылларның тарихларын сөйлиләр, кешеләр белән әңгәмәләр коралар иде. Ул апа пенсиягә чыкты, шуннан ташланды. Алмаш булса, иманым камил, ул тапшыру һаман да чыккан булыр иде.

Безгә бер-берсен финанслап, бер-беребезнең мөмкинлекләреннән файдаланып, соңга кадәр торырга кирәк. Чөнки кеше игъланны радиога бирә, аларга түлиләр акчаны. Бу безгә минус. Телевидение белән дә шулай ук - безгә минус. Дәүләт безне бит тулысынча финансламый. 60 процент бирсә, калган 40 процентын без үзебез эшләргә тиеш.

Интернет та килеп керде. Элек Сабан туе үткәрәселәре килә, элек безгә реклама бирәләр иде, хәзер үзләренең сайтларына элә авыллар. Артистлар килә Казаннан, башта туп-туры киләләр иде "Туган як"ка, хәзер туп-туры радиога баралар. Безгә тагын минус.

Без берләшсәк, бәлки бер бюджет, бер казна булыр иде дип әйтим инде.

Татарстан газеталарын укыйлар. Кимеде дөрес. Әмма “Сөембикә”не алдыралар, “Гаилә учагы”, “Юлдаш”, “Акчарлак”.

Татар матбугатының киләчәге томанлы

Татар матбугаты нинди булыр дигәнгә минем фикерем - яшәве бик томанлы. Башны аска иеп әйтергә мәҗбүр - без монда озак тора алмабыз. Безнең төп мәсьәлә - татарча укыту. Кемнәр татар мәктәбендә укыган - алар безнең клиентлар. Алар безнең газетаны укый ала. Ә хәзер инде татар авыллындагы балалар Әлифба укымый, рус мәктәбендә белем ала. Татар авылларында мәктәпләрне ябалар һәм алар балаларын рус авылына илтә. Әлифба укымагач, алар аңламый да татар телен.

Шундый нәрсә кереп бара - татар гаиләсендә русча гына сөйләшәләр. Аналары татарча сөйли, ә балалары - русча. Үзеннән-үзе бетәргә мәҗбүр без хәзер.

Хәзер 17-19, хәтта 20 яшьлекләр инде татар телен белми. Татарча сөйлиләр, әмма кухня дәрәҗәсендә генә – бар, кил... Укый алмыйлар, бигрәк тә яза белмиләр. Ә бу Әлифба укымаган яшьрәкләр алар инде бөтенләй - ә, ө, җ, ң хәрефләрен белмиләр хәтта.

Күпме яшәрбез, белмим инде. 5-6 ел тынычлап яшәрбез әле. Ә аннары киләчәк бик томанлы.

Безнең татар оешмалары яшьләр белән тулыланмый, анда картлар утыра. “Туган як” оешмасында бер бабай. Анда җәмәгатьчелек юк, шулай ук аксый башлады. Конгресста шулай ук пенсионерлар утыра. Бездә “Туган як” берләшмәсе эшләп килә, автономия һәм конгресс - өчесендә дә пенсионерлар. Сергачта төбәк татар милли үзәге бар, аның җитәкчесе яшь. Ул әле бераз кыбырсый.

Бу тенденция авылларның бетүеннән, мәктәпләрнең ябылуыннан һәм үзебезнең битарафлыктан килә. Безнең гаиләләрдәге әти-әниләрнең битарафлыгыннан. Алар балаларын рус мәктәпләренә укырга бирде, алар әйтте сезгә туган тел кирәкми дип. Ата-аналарны шундый шарт алдына куйдылар: татар телен укытсагыз, БДИ бирергә авыр булачак. Менә шундый сайлау алдына куялар да, алар барысы да информатика, физикага өстәмә сәгать алды, татар теленә калмады. Хәтта ата-аналар факультатив рәвештә укытырга авырсына. Ата-аналар гариза бирә ала иде балалар туган телдә укырга тели дип. Бер мәртәбә “Туган як” редакциясендә җыйдык без, хәтта конгресс та монда иде. Юк, әти-әниләр әйтә - безнең балалар болай да мәктәптә бик мәшгуль, әле алар дәрестән соң факультативка калсыннармы дип, каршы төште.

Шулай итеп без татар телен укытуны гамәлгә куя алмыйбыз. Нишләргә дә белмибез. Бу проблема инде, элек тә бу куркыныч бар иде. Хәзер бу куркыныч катлаулана бара, безне тагын да ныграк борчый. Чыгу юлын таба алмыйбыз.

Үземнең дә башым каткан “Туган як”ның тиражын ничек сакларга дип. Хәзер инде имамнарга чыгам - мохтаҗ авылдашларыгызны "Туган як"ка яздырыгыз дип. Җомгаларга барабыз, халык җыелган вакытка. Татар кибетләренә яздырабыз. Шулай бөртекләп тираж җыябыз.

Мин әйтер идем - Түбән Новгород өлкәсендә татар теле сагында “Туган як” кына тора. Чөнки радио, телевидение безнең туган телне саклап кала алмый. Телне саклар өчен басма сүз кирәк. Ә ул басма сүзне бары тик “Туган” як кына бирә ала. Чөнки кеше бездә генә хәрефне күрә, шуннан гына укырга мөмкин. Гади генә әйткәндә, “Туган як” хәзер Әлифбаны алыштыра Сергач татарлары өчен. Ул безнең Әлифба урынына калды.

Ә радио ул нәрсә? Ул һава сата. Мин орышышам да алар белән, дуслашам да. Телевидение дә шул ук. Аларның барысы коммерция нигезендә. Мәҗлес, ифтар – акчага.

Хәзер шундый тагын бер уебыз бар - татарлар өчен рус телендә чыгарга. “Туган як – Родной край” ике телдәге газета. Күбрәк аудиторияны алу өчен, безне укый алсыннар өчен.

"Без үзебезнең казанда кайныйбыз"

Мин Разил Вәлиев белән сөйләшкән идем. Безгә бер-ике атнага, бер айга татар телендә язучы журналистны китерәсе иде. Ике-өч көнгә һичьюгы! Бездә татар мәктәпләреннән киткән укытучылар эшли. Алар журналист түгел.Чын журналист безне матбугатны саклап калырга, язарга өйрәтер иде. Алар безгә берәр номерны чыгарырга ярдәм итсәләр иде, берәр материал әзерләргә. Мастер-класслар бирсеннәр иде. Кабул итә алабыз. Бездә аналитик материаллар юк дияргә була. Мәкалә һәм интервью. Хәбәр. Без үзебез дә белмибез матбугатны ничек саклап калырга мөмкин икәнен. Баш ватабыз. Разил Вәлиев кебек җәмәгать эшлеклеләре, тәҗрибәле журналистлар килсә, без бик шат булыр идек.

Үзебезнең сайтны бу заманга җанландыру өчен дә бер ярдәм ярый. Бу заманга юнәлдерүче кирәк безне.

Без монда үз казаныбызда кайныйбыз кебек. Сез дә анда үзегездә кайныйсыз, тик сезнең анда казаныгыз зуррак. Без бәләкәй генә казан, анда сугылып карыйбыз, монда сугылып карыйбыз.

Телне саклау хәзер сезнең өчен дә актуаль мәсьәләгә әйләнде. Безнең хәлгә калдыгыз дип әйтергәме инде сезне дә?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100